Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ХI Ваһапов фестивале тәмамланды


Казанда ХI Ваһапов фестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Казанда ХI Ваһапов фестивале тәмамланды

Ваһапов исемендәге ХI халыкара татар җыры башкаручылар бәйгесенең гала-концерты быел да яңа көчле тавышларны ишеттерде. Аларны тыңнарга Татарстан түрәләре дә килде.

18 майда Казанның Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестиваленең йомгаклау тамашасы үтте. Оештыручылар фестивальне сәламнәргә килгән түрәләрне һәм тамашачыларны көчле, яңа тавышлар белән сөендерә алды. Башы ук югары нотада, мактау чыгышлары белән башланып китте.

“Татарстан республикасы президенты, Дәүләт шурасы депутатлары исеменнән, шәхсән үзем дә кушылып, җыр, моң бәйрәме белән тәбрик итәм. Ваһапов исемендәге фестиваль республикадан читтәге төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, җыр, моң тирәсенә җыя. Фестиваль иҗтимагый инициатива, Рифат Фәттахов, халык инициативасы белән башланып китте. Элек төрле фикерләр ишетелде. Республикабызда төрле мәдәни, музыкаль чараларыбыз бик күп. Тагын берсе кирәкме икән дигән фикерләр булды. Ә менә ничә генә ел үтте, андый фикерләр бүген тынды. Алар бөтенләй дә яңгырамый. Чөнки Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль чыннан да безнең милли тормышыбызда, музыкаль тормышыбызда бик матур, лаеклы урынын алды”, диде Татарстанның дәүләт шурасы рәисе урынбасары, журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Әлеге мактаулар әйтелеп беткәннән соң, Ваһапов вакыфы җитәкчесе, фестивальнең “әтисе” Рифат Фәттахов сүз алды. Ул залда утырган Илһам Шакировны, фестивальгә ярдәме тигән Татарстан президентын зурлады.

“Рәшит Ваһапов фестивале 11 ел эчендә Русиянең 49 төбәгендә һәм дөньяның 11 илендә үтте. Шулар арасында; Казан, Мәскәү, Петербур, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Самар, Оренбур, Ижау, Сембер, Екатеринбур, Төмән, Чиләбе, Түбән Варта, Иркутски, Берлин, Гданьски, Киев, Стокһольм, Рига, Таллинн, Кытайның Өремче шәһәре, Сан-Францискода уздырылды.

Бүген исә сәхнәдә 200дән артык кеше катнаша. Әлбәттә, ул зур хезмәт. Моңа ярдәм кирәк һәм ул ярдәмне без республикабызда тоябыз.

Хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Миңнехановка ярдәм иткән өчен бик рәхмәтлебез. 11 ел инде безнең бергә Рәшит Ваһапов фестивален яклап, саклап килүче, гомумән татар җырын, татар моңын саклап килүче татар халкының бөек җырчысы Илһам ага Шакиров безнең арада”, диде Фәттәхов.

Жюрида билгеле шәхесләрдән шулай ук Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Искандер Биктаһиров, Резеда Ахияровалар катнашты. Араларында “Мәйдан” каналы вәкиле, музыкаль тапшырулар алып баручы Айгөл Набиуллина да күренде.

Гала-концертта махсус кунаклар буларак Петербурдан Тимур Абдикеев һәм Екатиринбур шәһәреннән Илһам Вәлиев чакырылган иде. Алар "Казан нуры" һәм "Новая музыка "оркестрлары белән чыгыш ясады.

Оештыручылар белдергәнчә, әлеге бәйге татар җырын башкаручы яшь җырчыларны барлау, аларга ярдәм итү, төбәкара бәйләнешләрне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

“Халык җыры” номинациясендә Уфа сәнгать академиясеннән Рифат Шәрфетдинов, “Эстрада җыры” номинациясендә Казанның мәдәният һәм сәнгать университетыннан Әмир Әхмәдишин, “Камера-инструменталь иҗаты” номинациясендә Җиһанов исемендәге Казан консерваториясеннән Гүзәл Зиһаншина, “Вокаль ансамбль” номинациясендә мәдәният һәм сәнгать университетыннан Инсаф Бәдретдинов һәм Алсу Сәйфуллина дуэтлары беренче урынга лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар, акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG