Accessibility links

"Юл казасында һәлак булган Эльвина Фәттахова бик сәләтле кыз иде"


Эльвина (уртада) үзенең тренеры Искәндәр Шагин белән (ул да һәлак)
Эльвина (уртада) үзенең тренеры Искәндәр Шагин белән (ул да һәлак)

21 май көнне Казаннан Петербурга барган автобус казасында өч кеше, шул исәптән 12 яшьлек Эльвина Фәттахова, һәлак булды.

Түбән Новгород янында юл казасында үлгән кыз бала – Эльвина Фәттахова бик күп сәләтләргә ия иде, дип искә ала укытучылары. Каратэ буенча медальләре генә дә – 46 данә. 9 май парадында биеп чыгыш ясаган, Су төрләре дөнья чемпионаты ачылышында җыр башкарырга тиеш булган. Моннан тыш ул кул эшләре белән яратып шөгыльләнгән. Чәч каптырмалары ясаган, сабын кайнаткан, җыр дәресләре алган.

“Ул ниләр генә эшләми иде. Миндә ул ясаган әйберләр һаман да саклана, - дип, сөйләде кызның мөгаллимәсе, Казанның 20нче санлы татар гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гөлсәрия Нәбиуллина. - Матур кул эшләре ясый иде ул – чәчкә куярга резинка, сабыннары миндә бар, әле башланмаган да”.

Эльвина Фәттахова
Эльвина Фәттахова

“Мәктәп коллективы бу яңалыкны бик авыр кабул итте. Эльвинаның бертуган абыйсы Раушанның бүген “Соңгы кыңгырау” тантанасы иде. Тик, әлбәттә, бернинди бәйрәм дә булмады”, - дип сөйләде мөгаллимә.

Укучылар да, укытучылар да уртак тирән кайгыда – гимназия завучының ике улы да казага очраган автобуста булган. Хәзер алар икесе дә хастаханәдә.

“Соңгы кыңгырау”ның рәсми өлешеннән соң балалар бөтен сыйныфлары белән Мәрҗәни мәчетенә, казада зыян күргәннәргә сәламәтлек теләп һәм гомерләре өзелгәннәр рухына дога кылырга киттеләр”, - ди Гөлсәрия Нәбиуллина.

Эльвина әтисенең кулында җан биргән. Ата кеше үзе дә авыр хәлдә калып, реанимациядә ята – аның баш мие селкенгән һәм кабыргалары сынган. Эльвинаның әнисе “кызымны үзем алып кайтам”, дип Түбән Новгородка чыгып киткән.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртә таңда Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Петербургка балалар илтүче автобус юл казасына очрады. Автобуста 20 кеше, шуларның 12се – балалар була. 11-14 яшьлек балалар, өлкәннәр җитәкчелеге астында, каратэ буенча ярышларга юл тоткан.

Каза урыны
Каза урыны

"Мерседес" автобусы йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелгән. Фаразларның берсе буенча автобус йөртүче руль артында йокыга китеп, каршы юнәлештәге юлга чыккан. Нәтиҗәдә өч кешенең гомере өзелә, шуларның берсе – бала, Казанның 20-нче татар гимназиясе укучысы 12 яшьлек Эльвина Фәттахова. Тагын 17 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.

Һәлак булучылар арасында шулай ук Татарстан республикасының каратэ Федерациясе рәисе Искәндәр Шагин да бар. Аның улы да авыр хәлдә. Яраланган балаларның баш миләре селкенгән, сөякләре сынган. Бер баланың хәле аеруча авыр, икенчесе комада. Күбесе авыр хәлдә Түбән Новгород хастаханәсенә китерелгән.

Юлга чыгар алдыннан
Юлга чыгар алдыннан

Санкт-Петербургка балаларны ярышка алып баруны Татарстан каратэ Федерациясе үзе оештырган. Татарстанның яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы бу эшкә катнашмаган. Бу турыда “Татар-информ” мәгълумат агентлыгына министр урынбасары Алмаз Мингулов белдерде.

Ярышка баруны Федерация үзе оештырды – акча ягыннан да, алып баручы компанияне сайлаганда да. Юлга чыгып китү вакыты һәм башка сораулар да оешманың үз җаваплылыгында”, дип аңлатты ул. Димәк, поезд яисә очкыч белән барырга спорт министрлыгы акча бирмәгән.

Түбән Новгород өлкәсендә булган әлеге юл фаҗигасен Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астаховның ярдәмчеләре тикшерә. Һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәге турында да хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG