Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Соңгы кыңгырау" зур тамаша белән бәйрәм ителде


Миңнеханов "Соңгы кыңгырау" тантанасында катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

21 майда Казанда “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең иң зурысы “Казан-Арена” стадионы янында үтте. Әлеге шоу тамашада катнашкан 5555 чыгырылыш сыйныф укучыларын котларга Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килде.

Гадәттәгечә, Казан күләмендәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен рәсми шоу-тамашалар рухында шау-гөр килеп уздырырга тырыштылар. Моның өчен “Казан-Арена” стадионы янына оештыручылар әйтүенчә 5 меңләп чыгарылыш сыйныф укучылары, шәһәрнең урта һәм югары белем бирү уку йортлары җитәкче-мөгаллимнәре, әти-әниләр, Суворов училищесы кадетлары җыеп китерелде.

Тантанага Казан мэры Илсур Метшин чакыруы белән Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килгән булып чыкты. Һәрхәлдә бу хакта ул үзе сәхнәдән әйтте. Шуңа да, беренче рәхмәтен Метшинга җиткерде.

Алып баручылар исә Рөстәм Миңнеханов сәламли башлаганчы халыкны сәхнә тирәсенә җыеп, бәйрәм рухы бирергә, укучыларны шаулатырга тырышты. Мәктәп укучыларының бу тамашаларга әллә ни исләре китмәде, чөнки Казан укучыларын мондый тыйнак, рәсми “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән шаккатырып булмавы ачыкланды. Президент сөйләгән вакытта һәм егетләр-кызлар үзләрен зур экраннан күргәндә генә халыкта бергәлек сизелеп алды.

“Безнең максат сезнең бәхетле тормышыгыз өчен уңайлы шартлар тудыру. Безнең башкалабыз башка шәһәрләргә конкурент булып тора. Сез Татарстанның киләчәге һәм иң әһәмиятле кешеләре. Мәктәп сукмаклары артта кала, алда олы юл көтә сезне, кадерле укучылар. Кемдер калабызда калачак, кемдер Мәскәүгә, кемдер Петербурга, кемдер чит илгә юл тотачак. Шулай да безнең шәһәребез лаеклы, югары уку йортларында, ширкәтләрдә барлык уңайлы шартлар да бар һәм алар сезнең киләчәгегезгә мохтаҗ.

Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм. Без үзебезнең соңгы кыңгырауны искә төшерәбез дә, сезнең өчен шатланабыз. Бездә бу бәйрәм бик гади итеп кенә уздырыла иде. Бәйрәм белән сезне! Исәнлек-саулык сезгә! Уңышлар!” дип сәламләде аларны Рөстәм Миңнеханов.

Тантананы татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Укучылар шулай ук ике телдә җырлар һәм шигырьләр башкарды. Җырчылар арасында булган “Тавыш” (“Голос”) проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады. Укучыларга бүләк итеп, Мәскәүдән “Пицца” төркеме чакырылган иде. Әйткәнебезчә, укучыларның аларга исе китмәде, Татарстан президенты сөйләп киткәч, сәхнә янындагы халык тарала башлады. “Казан-Арена” янында бәдрәфләр булмау да кыенлык тудырды.

Бәйрәм кысаларында “Зур тәнәфес” (“Большая перемена”) гомуми белем бирү уку йортлары фестивале җиңүчеләре бүләкләнде, “Киләчәккә караш” ("Взгляд в будущее”) күргәзмәсе узды. Барлык укучылар белән мәйданчыкта флешмоб та үтте, 5 меңләп шар һавага очырылды.

“Соңгы кыңгырау”га Казан югары уку йортлары ректорларына да эш табылды һәркайсысы үзенең университетын, институтын, академиясен мактап укырга керергә чакырды. Медицина университы җитәкчесе сүзләре үтә дә истә калырлык булды. “Гомер буе укырга теләгегез юк икән, медицина университетына укырга кереп тә тормагыз”, диде Алексей Созинов. Кайбер ректорлар яшьләр телендәге жарган сүзләр белән уку йорты стендына җәлеп итеп карады.

Шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников балалар иминлеген һәм тәртип тәэмин итү максатыннан 600-дән артык полиция хезмәткәре, хосусый сак оешмасы һәм әти-әниләр комитеты вәкилләре җәлеп ителгәнлеген әйтте. Чара башланганчы барлык корылмаларны кинологлар этләр белән тикшерде. Татарстанның югары түрәләре килгәч бигрәк тә сак хезмәте нык булды.

Әлбәттә, Казанның чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бу рәсми шоу әле бәйрәмнең башы гына иде, төп өлеше башкала паркларында, Казансу елгасы, “Казан” милли-мәдәният үзәге яннарында хәмерле эчемлекләр, музыка белән таңга кадәр үтте.

Казан укучылары "Соңгы кыңгырау" кичен хәмер эчеп озатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

XS
SM
MD
LG