Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар милли музыка кораллары оркестры концерты узды


Акмәчеттә кырымтатар милли музыка кораллары оркестры
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:44 0:00

20 майда Акмәчеттәге Кырымтатар театрында Кырым дәүләт инженер-педагогия университеты сәнгать кафедрасының кырымтатар милли музыка кораллары студентлар оркестры йомгаклау концерты бирде.

Дирижер, педагогия фәннәре кандидаты, Рустем Комурджи җитәкләгән бу оркестр кырымтатар музыкаль коралларны саз, кавал, свирель, зурна, сантыр, цимбалы, дудук кебек коралларны җанландыру, аларны кырымтатар музыкаль тормышына яңадан кертүне максат итеп куя.

Оркестр кафедрада укучы студентлардан торса да, концертта төрле халыкларның кырымтатар, азәрбайҗан, әрмән, яһүд, украин, урыс композиторларының әсәрләрен башкарды кебек композиторларның әсәрләре яңгырады.

Кырымдагы кырымтатар музыкаль оркестрлар арасында бу оркестр үзенә хас бер урын тота. Иң мөһиме оркестр уйнаган бөтен әсәрләр инструментлаштырып кырымтатар оркестры өчен жайланган. Бу инде кырымтатар милли уен кораллары оркестрының төрле композиторлардан торган репертуарын булдыру мөмкинлеге тудырды. Кырымтатар театрында узган концертта кырымтатар музыкасының классиклары И.Бахшиш, А.Каври, Р.Ибадлаев, яшь композитор Э.Эмир, С.Абкеримов, шулай ук М.Глинка, А.Геворгян, Х.Рзаев, Н.Нариманидзе, А.Маляров кебек композиторларның әсәрләре башкарылды.

Тагын бер мөһим нәрсә оркестрда уйнаган студентларга инде традицион булып киткән Европа инструментлары ягъни кларнет, скрипкалалар, быргы, аккордеон кебек интструментлар белән бергә кырымтатар музыка коралларын да өйрәнергә мөмкинлек тудырыла кафедрада. Димәк, киләчәктә алар бу өйрәнгәннәрен университетны тамамлап, эшли башлаганда куллана алачак.

Кырымда хәзер булмаган, кулланыштан чыккан кырымтатар музыка коралларын күбрәк Төркиядән китерәләр. Бу эштә инде кафедрага Төркиядә яшәүче кырымтатар диаспорасы вәкилләре Джелял Ичтен, Ибраим Араджы, Төркиянең Кырымдагы ТИКА агентлыгы Украина заманында күбрәк ярдәм итеп тордылар. Хәзер бу юллар бикле булмаса да, Төркиядән яңа музыка коралларының китерелүе икеле.

Шулай итеп, 2002 елда кечкенә кырымтатар уен кораллары ансамбленнән башланган бу төркем бүген инде 25-30 кешелек оркестрга әверелде.

Акмәчеттә узган концертта тамашачылар күбрәк кырымтатар галимнәре, композиторлар, студентлар булды.

XS
SM
MD
LG