Accessibility links

Казанда Тукайның туганнары җыелды


Казанда Габдулла Тукайның туганнары җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Казанда Габдулла Тукайның туганнары җыелды

22 майда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр бөек шагыйрьнең туганнары, аның дәвамчылары җыелды. Аның 200ләп туганы барлыгы билгеле.

Тукай әдәби музеендагы кичәгә бөек шагыйрьнең өченче буыннан башлап җиденче буынга кадәр туганнары килде. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Елена Тябина сүзләренчә, бөек шагыйрьнең әти-әнисе ягыннан (Тукаевлар һәм Әмировлар) 200ләп туганы барлыгы билгеле. Алар Балтачта, Арчада, Чаллыда, Казанда, Уральскида һәм башка төбәкләрдә яшиләр.

Тукай шәҗәрәсен электрон вариантта төзер өчен, биш елдан артык нәселләрен өйрәнү процессы барган. Бу эшкә туганнарның берсе - Лилия Фатыйхова үзеннән өлеш керткән.

“Казан дәүләт университетында укыган вакытта ук Тукай шаҗәрәсен төзи башладым, “Үткәннән бүгенгә күпер” дигән фәнни эш тә алып бардым”, диде ул очрашуда. Лилия ханым Арчада татар теле укытучысы булып эшли. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан туган. Тукайның әнисе ягыннан иң өлкәне, сигез дистәне тутырган ак яулыклы әби –Әнисә апа катнашты.

“Элек белмәгәннәр, хәзер Тукай кирәк булды”, дип төрттереп әйтүчеләр дә бар”, диде ул гаҗәпләнеп. Туганнары белдергәнчә, ак яулыклы Әнисә әби - хезмәт ветераны, Казанда яши. Оныклары, балалары аны хөрмәт итеп, шундый кичәләргә очрашуларга йөртеп, көч-куәт биреп торалар.

“Бу очрашуның максаты - экскурсияләр барган вакыта Тукайның туганнары исәнме, алар арасында шагыйрьләр бармы, сез алар белән элемтә тотасызмы, дип сораучыларга җавап йөзеннән оештырылды. Элек кыска-кыска гына элемтә иде. Бүген исә, алар белән якынрак таныштык, бу элемтә якынрак тыгызрак булыр дип өметләнәбез. Пушкин, Лермонтов, Толстой нәсел дәвамчылары күптән шулай очрашалар. Бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар”, ди Тукай музее хезмәткәре Елена Тябина.

Бу очрашуга алар озак еллар әзерләнгәннәр. Моңа кадәр музейда Габдулла Тукай туганнарының бергә җыелганы булмаган, бу беренче тапкыр. Әлеге очрашуга да барсы да түгел, бер төркеме генә килгән. Алга таба да Тукай музее алар белән очрашып, кызыклы кичәләр оештырырга уйлый.

XS
SM
MD
LG