Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июнь аенда "Камаз" ширкәте җиде көн генә эшләяәчәк


Tatarstan -- Trucks "Kamaz".
Tatarstan -- Trucks "Kamaz".

Чаллыда урнашкан КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтияҗ кимиячәк дигән фаразларын белдергән иде.

Июнь анда "Камаз" ширкәте бары җиде көн генә эшләячәк. Ширкәтнең үз газетасы язуынча, җитәкчелек шундый карар кабул иткән.

"Базарда хәл көндә диярлек үзгәрү сәбәпле, кызганычка, без озак вакытка планнар төзи алмыйбыз. Июньдә базар бездән берничә машина көтә һәм бу заказны үтәү өчен бары җиде эш көне генә кирәк", ди ширкәтнең урынбасары Александр Ушенин.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан иде.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, белгечләр фикеренчә, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре, икътисад начарлану, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшү "Камаз" машиналарын сатып алучыларны киметкән.

2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28% төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51 мең машина дигән сүз. Шулай да берләшмә 26 меңләп машина ясап сатарга җыена. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 20%ка азрак, дип язды РБК-Татарстан.

Узган ел Русиядә 32 мең 600 машина сатылган. Аннан бер ел элек КамАЗ 2 миллиард сумнан артык табыш алган булса, 2014 елда берләшмә 423 миллионнан артык сум югалткан.

Европадагы бизнес ассоциациянең 1 апрель игълан иткән хисабында Русиядә машина базарында ихтияҗ 40% кимегән диелгән.

16 марттан КамАЗ кыска эш атнасына чыкты. 30 март эшчеләр Чаллы коммунистлары уздырган урам җыенында катнашты.

XS
SM
MD
LG