Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб": Рәдиф Кашапов "Тамгалар" альбомын тәкъдим итте


Рәдиф Кашапов "Тамгалар" альбомын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:18 0:00

Рәдиф Кашапов "Тамгалар" альбомын тәкъдим итте

Журналист, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов "Калеб" проекты кысаларына Казанда “Тамгалар” исемле беренче альбомын тәкъдим итте. Яңа буын яшьләренең бу тамашасы ачык һавада – “Черек күл” паркында тере тавышлы альтернатив кичә рәвешендә үтте.

"Калеб" проекты, Yummy Music төркеме, Казан дәүләт консерваториясе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27 майда “Черек күл” паркында альтернатив автор-башкаручы Рәдиф Кашапов һәм музыкантлар гадәти булмаган тамаша оештырды. Һәрнәрсәнең тамгасы булган кебек, “Ә минем тамгам нинди? Ул чынлап та үз асылыма тәңгәл киләме?” дип бер төркем татар яшьләре үзенчә җыелырга булды. Заманча, яңача яңгырашлы музыка һәм Йолдыз Миңнуллинадан стандарт булмаган шигърият дөньясына күмелер өчен концерт ачык һавада беренче тапкыр оештырылды. Рәдиф Кашаповның "Тамгалар" исемле беренче татарча альбомы башка җырчыларның концерт-тамашаларыннан нык аерылып торды. Моны хәтта сүзләр белән дә аңлату кыен, аның өчен анда булырга, башкаручыларның ни рәвешле үз иҗатларын тәкъдим итүләрен күрү кирәк иде.

Моңа кадәр күпчелек татар яшьләре Рәдиф Кашаповны журналист буларак кына белүе ачыкланда, бу кичне ул музыкант, автор буларак балкыды. Концертта булган һәр кеше аны яңа яктан ачты. Ул исә тамашачыларга артык игътибар итмичә үз дөньясында җырлый бирде. Рәдиф кебек үз-үзен тотышы белән читтән сәер тоелган, оригинал, форматсыз шагыйрә Йолдыз Миңнуллина “Черек күл” паркы үзәгендә эмоцияләре белән җылы һәм көчле атмосфера тудырды. Бер мизгелдә җанлы музыка һәм шигырь тәэсире шулкадәр артты, хәтта тәннәр чымырдап куйды, диде аларны тыңлаган тамашачы.

Рәдиф Кашаповның презентация кичәсенә хәйран гына кеше җыелды. Әлбәттә, меңләп түгел, йөзләп саналды. Кем велосипедта йөреп, кем чирәмгә утырып яңача яңгырашлы татар җыр-көйләрен тыңлады.

Әлеге яңа буын татар яшьләре концертына Казан мэриясенең дә катнашы булганлыгы әйтелде, чөнки тиешле шартларны үтәтеп, оештыручыларга “Черек күлдә” “Тамгалы” тамаша үткәрергә алар рөхсәт биргән.

“Бу шәхси иҗат, шәхси проект, моңарчы беркайда да ишетелмәгән иде әле. Минем үземнең форматым бар. Үземнең язылган текстларга музыка чыгарабыз. Татар музыкасы – ул консерватив музыка, татар мәдәнияте традицияләренә таяна. Бездә ниндидер яңа караш кертергә кирәк дигән фикер туды. Шуннан соң мин шундый кешеләрне эзли башладым. Йолдыз Миңнуллинага рәхмәтемне җиткерәм. Ул гади концерттан ниндидер бер театраль номерлары белән могҗиза ясады, кеше игътибарын күбрәк җәлеп итте. Концертыбызны оештыруда “Калеб” проекты зур көч куйды”, диде автор-башкаручы Рәдиф Кашапов.

“Калеб” яңа буын җыены җитәкчесе, телевидение алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, “Калеб” беренче тапкыр ачык һавага чыкты һәм бу тәҗрибә бик кызыклы, үзенчәлекле булып чыкты кебек.

“Рәдифнең альбомның үз тамгасын да уйлап таптык. Тамгага күз төшерсәк, анда “К” хәрефе түгәрәккә алынган һәм очлары кысалардан чыккан. “К” – ул Кашапов һәм “Калеб”, ә түгәрәк – җир шары. Бу тамгалар битләрдә, асфальтта, кулларда. Ул ниндидер кысаларга сыймаган иҗатны күрсәтүче тамга. Аның белән без бераз гына тамашачының игътибарын җәлеп итә алдык кебек. Әлбәттә, бу – яшьләрчә очрашу. Рәсми сүзләрсез, рәсми чыгышсыз, үзебезчә, формаль булмаган кичә. “Калеб” очрашуының ачык һавада беренчесе һәм соңгысы түгел дип ышанабыз”, ди Гүзәл. Алга таба да альтернатив татар яшьләре белән яңача яңгырашлы кичәләр оештыруны дәвам итәргә теләвен белдерде.

XS
SM
MD
LG