Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 75 еллыгын билгели


Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 75 еллыгын билгели
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 75 еллыгын билгели

28-30 май Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 75 еллыгына багышланган чаралар уза. 28 май Фәннәр академиясендә "Һуманитар фәннәрне үстерүдә фәнни тикшеренү институтларының роле" дигән форумда Гаяз Исхакый мирасының 15 томлыгы, татарча этимологик сүзлек тәкъдим ителде.

Галимҗан Ибраһим исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 75 еллыгына күптәннән, эзлекле рәвештә әзерләнеп килгән. Юбилей чаралары кысаларында форумнар, презентацияләр, түгәрәк өстәлләр, утырышлар үтә, киләчәккә максат-бурычлар куела.

“Һуманитар фәннәрне үстерүдә фәнни тикшеренү институтларының роле һәм урыны” исемле халыкара форумында Кыргызстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән һәм шулай ук Русия төбәкләрендәге милли-фәнни тикшеренү институтларының җитәкчеләре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә һуманитар фәннәрнең алгарышы нинди юнәлештә булырга тиеш дигән темаларга фикер алыштылар. Шуннан соң фәннәр академиясенең институлары кунакка килгән вәкилләрне, галимнәрне, институт җитәкчеләрен үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Оештыручылар белдергәнчә, форумның максаты – Русиядәге һәм кардәш республикадагы фәнни тикшеренү институтларының, академияләрнең эшчәнлеген берләштерү, уртак проектлар белән чыгу һәм институтта нәшер ителгән китапларны таныту.

Филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров әйтүенчә, форум кысаларында Гаяз Исхакыйның 15 томлык әдәби мирасын туплаган җыентыкны презентацияләү һәм татарның билгеле галиме Рифкать Әхмәтҗанов авторлыгында төзелгән ике томлык этимологик сүзлекне тәкъдим итү булды.

“Соңгы елларда һуманитар фәннәргә игътибар берникадәр кими төшә. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Җәмгыятьнең алгарышында, аның әхлакый нигезен тәшкил итүче төп чыганаклар булып һуманитар өлкә, тел, әдәбият, филология, сәнгать тора. Бу шушы юнәлештә эшләүче галимнәрне, фикердәшләрне берләштерүче төп чараларның берсе. Алла боерса, моның уңай нәтиҗәләре булачак”, ди Илһам Гомәров.

Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институның лексикография бүлеге мөдире Айнур Тимерханов исә әлеге җыен кысаларында татар теленең этимологик сүзлеген тәкъдим итте.

“Әлеге сүзлек татар халкы өчен фәнни эшчәнлекнең зур бер күркәм нәтиҗәсе. Аны бастыру һәм әзерләү тарихы да бик озын, катлаулы булды. Шушы дәрәҗәгә килеп җиткәнче, ул өч еллап Татарстан китап нәшриятында яткан. Анда басмага әзерләү эшләрен берникадәр башкарып караганнар. Ләкин хөкүмәт, тиешле оешмалар тарафыннан игътибар, финанс ярдәм булмаганлыктан бу сүзлек күп еллар дәвамында басылмады. Автор авырлыкларга карамастан үз эшен дәвам итте. Ниһаять, фәнни эшне хәл итүгә ирештек. Шушындый авырлыклар белән фундаменталь хезмәт барлыкка килде. Ул дөньякүләмендә тюркологиядә үзенең лаеклы урынын алуына ышанабыз” диде Айнур Тимерханов.

29 майда галим-белгечләр Болгарга һәм андагы Халыкара археологик эзләнүләр үзәгенә бара. 30 майда чит илләрдән килгән милли академияләрнең президентлары Татарстан парламентына 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашачаклар. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтәчәк җыенда республикада президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG