Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән шахматчыларына бәйгеләр җитми


Шахмат ярышында
Шахмат ярышында

Төмән районы Ямбай урта мәктәбендә укытучы Сөләйман Биктимеров истәлегенә багышланган IVнче район балалар шахмат турниры узды. Анда ун авыл хакимиятеннән 71 укучы катнашты.

Шахмат белән әле яңа гына шөгыльләнә башлаган балалар өчен ярышлар бик аз үткәрелә. Төмән районы Ямбай урта мәктәбендә ел саен оештырылган турнирны алар түземсезлек белән көтеп алалар.

Ямбайдагы бөйгене ачу вакыты
Ямбайдагы бөйгене ачу вакыты

Шахмат бәйрәменең тантаналы өлешендә килүчеләрне сәламләүчеләр арасында өлкә шахмат федерациясе рәисе Геннадий Шантуров, Анатолий Карпов исемендәге өлкә шахмат үзәге җитәкчесе, халыкара гроссмейстер Евгений Прокопчук, әлеге турнирның төп оештыручысы, район татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәмзә Биктимиров та бар иде. Геннадий Шантуров: “Соңгы ике елда районда өлкә шахмат үзәге теләктәшлеге белән уннан артык мәктәп һәм балалар бакчаларында шахмат уены түгәрәкләре эшли башлады, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрелә. Әмма мондый очрашулар ешрак оештырылуын теләр идем”, - дип сөйләде.

Тәҗрибәлерәк уенчылар уйный
Тәҗрибәлерәк уенчылар уйный

Балалар, гадәттәгечә, ике төркемгә бүленеп, 7 турда ярыштылар. Ябылу тантанасында өлкә шахмат үзәге традициясе буенча, иң нәни катнашучы Яңатарман авылыннан 6 яшьлек Семен Жемков, Ямбай авылыннан 8 яшьлек Ирина Антипина махсус призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. 10 яшькә хәтле малайлар арасында 1нче урынны Марсель Рафиков (Винзили поселогы), кызлардан – Арина Трапезникова (Ямбай), 11-16 яшьлекләр арасында егетләрдән Сергей Кунцевич (Яңатарман), кызлардан- Әминә Хәбибуллина (Ямбай) яуладылар. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, кубоклар тапшырдылар.

Шунда бу юлы укучылары гел икенче урыннарны гына алган Сөембикә Вәлишина белән сөйләшеп алдык.

Сөембикә Вәлишина укучылары белән
Сөембикә Вәлишина укучылары белән

– Безнең мәктәптә Анатолий Карпов исемендәге шахмат үзәгенең бер бүлеге ачылганга да өч ел вакыт узып китте. Аның ачылу тантанасына танылган шахматчы үзе килгән иде. Дәресләргә йөзләгән бала йөри, әле спорткомплекста олылар белән дә эшлим. Күптән түгел генә Евгений Прокопчук үзе килеп, балаларга шахмат уены буенча дәрес бирде. Мөмкин булган кадәр булышып торалар. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева да башлангычлардагы сыйныфтан тыш сәгатьләрнең берсен алырга рөхсәт итте.

Шахмат бит ул фикерләргә, план корырга, уйларга өйрәтә, хәтерне яхшырта. “Тормыш – ул шахмат тактасы” диючеләр дә күп. Тик менә һөнәри осталыкка ия булучыларга гына ярышлар үткәрелә. Ә безнең кебек башлангыч чордагыларны аз чакыралар.

Бүләкләр
Бүләкләр

Үткән елларда күбрәк уздырдылар анысы. Монда район түрәләренең дә игътибары булырга тиеш, финанс як әһәмияткә ия монда. Ярышта балалар тәҗрибә туплыйлар, остараклар белән көчләрен сынап карыйлар. Бу ярышларга барып җитү дә бер сынау: машина эзләп кемгә генә мөрәҗәгать итмисең, авыл җитәкчесенең дә, мәдәният һәм ял үзәге директорының да аңлыйсы килми. Барырга теләүчеләрем дә күп, алып бара гына алмыйм. Ата-аналарга рәхмәт, алар хәлгә керәләр.

XS
SM
MD
LG