Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театры Казанга "Нәүрүз" фестиваленә бара


Кырымтатар театры 1 июньдә Казанда үтәчәк "Нәүруз" ХII халыкара төрки телле театрлар фестиваленә китте.

1 июньдә Казанда үтәчәк "Нәүруз" ХII халыкара төрки телле театрлар фестиваленә Кырымнан Кырымтатар дәүләт академик музыкаль-драма театры бара. Кырымтатар театры фестивальгә Азәрбайҗан композиторы Узеир Гаджибековның "Аршин мал-алан" спектаклен алып бара.

Спектакльдә баш рольләрне Асан Билялов һәм Әминә Джевдетова башкара. Режиссер Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев, балетмейстер Украинаның атказанган артисты Мунир Аблаев, театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билял Билялов.

Фестивальдә Төркия, Казакъстан, Башкортстан, Төрекменстан, Татарстан театрлары катнаша. Спектакльләр режиссерлары арасында - Барзу Абдуразаков, Айрат Абушахманов, Фәрид Бикчәнтәев, Йонас Вайткус, Сергей Потапов бар.

Фестиваль барышында Истанбул театры белән очрашу, "Нәуруз-2015: казакъ театры" исемле түгәрәк өстәл һәм "Театр үсеше юнәлеше: Көнчыгыш-Көнбатыш" исемле халыкара конференция узачак.

Узган ел Татарстан Кырымтатар театрының сәхнәсен, тамашачылар залын төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәтте һәм автобус бүләк итте.

2013 елда узган XI фестиваль курчак театрларының күп катнашуы белән аерылып торган иде. Ул елны Казан 700ләп кунакны кабул итте.

XS
SM
MD
LG