Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бәби тартмасы әлегә ачылмады


Чаллыда бэби-бокс
Чаллыда бэби-бокс

Русиякүләм "Ата-аналар каршылыгы" оешмасы бэби-боксның канунилыгын тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Ата-анасы баш тарткан сабыйлар өчен Татарстанда беренче бэби-боксны Чаллыда 1 июнь көнне ачарга тиешләр иде. Бәби тартмасы шәһәрнең Бала тудыру үзәгендә куелган. Бу эшне үз өстенә "Яңа буын" ("Новое поколение") исемле хәйрия оешмасы алган.

"Тартма әзер, җиһазландырылган. Аны 13 июнь ачарга дип карар кабул иттек. Кемдер безнең өстән прокуратурага шикаять иткән. Аларның кем икәннәрен дә, нәрсәгә каршы чыгуларын да белмибез. Безгә мөрәҗәгать итүче булмады", диде Азатлыкка хәйрия оешмасы вәкиле Ринат Шәехов.

Прокуратурага "Ата-аналар каршылыгы" оешмасы мөрәҗәгать иткән. Алар бэби-бокслар урнаштыру Русия гаилә кодексының 121 маддәсенең 1нче өлешенә каршы килүен дәлил итеп китерә. Анда ата-анасыз калган балаларның язмышын дәүләтнең багучы структуралары гына хәл итә ала диелгән. Шулай ук баланы калдырып киткән кешенең кем булганы сер итеп саклау канунсыз, чөнки һәр бала үз ата-анасын белергә тиеш. Бэби тартмаларын "чүп чиләге" дип атаучылар шулай ук БМО Балалар хокуклары конвенциясенә дә таяна. Анда яңа туган һәр баланың исем, фамилия, ватандашлык һәм ата-анасын белү хокукы бар диелгән. Оешма балалардан баш тарту сәбәпләрен бетерергә чакыра.

"Рухи яктан сәламәт ана беркайчан да баласына зыян китермәячәк, аны үлемгә ташламаячак. Үз баласының гомерен өзәргә теләгән ананы исә андый бәби тартмасы туктата алмаячак. Ул барыбер аны эшләячәк. Нигә соң бэби-боксларга шул кадәр күп акча тотарга? Җәмгыятьне тагын да әхлаксызлыкка таба этәрергә?" диелгән "Ата-аналар каршылыгы" оешмасының социаль челтәрендәге белдерүендә.

Соңгы айлардагы барлык эшчәнлеге Донбасс балалары өчен акча җыюдан гыйбәрәт булган бу оешма тырышлыгы белән Екатеринбур һәм Кировта бэби-бокслар ябылды.

Чаллыдан Ринат Шәехов сүзләренә караганда, бала тартмасын тантаналы рәвештә ачу кирәкми.

Ринат Шәехов
Ринат Шәехов

"Тантаналы чара түгел ул. Аның кирәге чыкмаса бигрәк тә яхшы. Без аны барыбер ачачакбыз. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм президент Миңнеханов безне хуплый", диде ул Азатлыкка.

Чаллы балалар тудыру йортында тартма кеше күзенә күренеп тормаган аулак урында урнаштырылган. Аңа бала салынгач та 30 секунд үтүгә кизү торган табибларга, баш табибка һәм министрлыкның бер кешесе телефонына сигнал килә. Тартма эчендә видео камера бар. Террорчылыктан саклану өчен аны балалар тудыру йорты урнаштырырга сораган. Баланы кем куйганы камерага күренми. Чаллыда тартманы урнаштыру 250 мең сумга төшкән. Анда кулланылган барлык җиһазлар Русиядә эшләнгән. Акча ике ел җыелган. Бу вакыт эчендә халык арасында андый тартманың ни өчен кирәк булганын аңлату эшләре барган.

"Ике ел элек кышын Казанда коймага (7нче хастаханә коймасында – ред.) эленгән букчада яңа туган сабыйның өшегән мәете табылган иде. Шуннан соң Татарстанның Тикшерү комитеты Рөстәм Миңнехановка чаралар күрергә дип мөрәҗәгать иткән. Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгына күрсәтмә бирде, министрлык безгә мөрәҗәгать итте", диде Шәехов.

Кировта 3 май губернатор урынбасары, сәламәтлек саклау департаменты вәкиле һәм Рим папасының Русиядәге вәкиле катнашында ачылган бэби-боксны өч көннән прокуратура кисәтүе килгәч ябарга мәҗбүр булганнар. Прокуратура Кировның католик гыйбәдәт үзәген бу эшнең "канунсыз булуы турында" кисәткән. Бәби тартмаларны "әхлаксызлык" дип санаган Русиядә балалар хокукларын яклаучы Павел Астахов андый тартмаларның нинди файда китергәнен күрергә теләми ди хокук яклаучылар.

Бэби-бокслар кемгә комачаулый?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Чаллыда исә тартманың ачылачагына өмет күбрәк. Беренчедән, тартма балалар тудыру үзәгендә ачыла, икенчедән, аңа хөкүмәт һәм президенттан хуплау бар, өченчедән "балалар һәм чарасызлыктан акылдан язган аналарга ярдәм кирәген, бәлки, ниһаять, аңларлар" диде Шәехов.

Ике ел чамасы вакыт эчендә бэби-бокслар Русиядә 33 баланың гомерен саклаган. Аларның бишесе кире үз гаиләләренә кайтарылган. Бер ай эчендә баласын ташлап киткән ата-ананың кирәкле анализларны биреп, үзенә җинаять эше ачылуыннан курыкмыйча баласын кире алу мөмкинлеге бар.

Ата-анасы баш тарткан балаларның исән-сау булачагына, яңа гаиләдә тәрбияләнәчегенә өмет биргән бу җиһазлар Сочи, Пермь, Екатеринбур, Арзамас һәм башка шәһәрләрдә куелган.

XS
SM
MD
LG