Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан кайткач уйланулар: татар галимнәре үз телен санламый


Надир Дәүләт Казаенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 75 еллыгына багышланган җыелышта
Надир Дәүләт Казаенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 75 еллыгына багышланган җыелышта

Татарстанның үз рәсми шәхесләре, түрәләре, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләре, зыялылары һәм аларга ияргән халкы үз ана телен кайгыртмаганда, битараф калганда, татар теле бетә дип чаң кагу гомумән кирәк микән?

Май азагында Казанда булып, 28 май көнне Татарстан Фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төзелүенә 75 ел тулуга багышланган фәнни җыелышта булырга туры килде. Анда Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан белән бергә Русиянең төрки субъектлары һәм Идел буе республикалары вәкилләре дә катнашты.

Шушы утырыш вакытында минем өчен гаҗәеп бер нәрсә - Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлаховның бер сүз дә татарча белмәве аныкланды. Президент булып президент Татарстан Конституциясенең ике теллелек принцибы нигезендә татарчадан имтихан тотканда, башка оешма җитәкчеләре өчен дә шундый ук шартлар кирәкми микән дигән табигый сорау туды.

Сәлахов җыелыш барышында тик урысча гына сөйләде һәм әле алай гына да түгел - татарча чыгыш ясаган профессор Җәүдәт Сөләймановны шелтәләп тә алды, аның сүзен тупас рәвештә бүлергә тырышты, чит ил кунаклары алдында оятта калдырды. Казакъстан делегаты, Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырәли исә татарча сөйләп татарларга үзенчә бер бүләк ясады. Төркия Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Аҗар Татарстан фәннәр академиясе президентының урысча гына сөйләвенә шаккатты. Ул ачыктан-ачык "Чыгышы татарча булса, 75 процетын аңлаган булыр идем", дип белдерде.

29 майда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Йосыф Акчурага багышланган халыкара конференция ачылды. Халыкара дигәне - шул Төркиядән дә катнашучылар булган өчен иде инде. Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов һәм Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дильмач татарча сөйләделәр. Хәкимов үзе шуннан соң югалды. Казанда ясалган чыгышлар вакытында Төркиядән минем белән бергә килгән Исмәгыйл Төрекулы гына татарча, калганнары төрекчә чыгыш ясады. Татарлардан бик сирәге, булса бер, йә икесе генә татарча сөйләде, ә инде конференциянең Сембердә дәвам иткән өлешендә исә чыгышлар гел урысча гына булды. Татар галимнәре күренекле татар шәхесе турында урысча сөйләүне өстенрәк күрде.

Шушы дүрт көнлек тәҗрибәдән соң татар теленең киләчәге турында беркадәр анализ ясау дөрестер дип уйладым. Соңгы айларда Русиядә милли телләрне тәмам бетерү өчен көчле хәрәкәт башланды.

Мәгариф белгече Сторчков фаразына күрә, Путинның оптимизация програмы мәгариф бюджетын кыскарту һәм берүк вакытта укыту дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Шулай булгач, милли телләрдә укыту әллә ни кирәкмәгән бер "люкс"ка әйләнә булып чыга. Гадилеккә, экономиягә омтылган базар шартларында бу милли мәктәпләрне бетерү дигәнне аңлата.

Мин Казанга беренче мәртәбә 1990 елның маенда кайткан идем. Анда мине бер конференциягә алып бардылар. Чыгыш ясаучыларның барысы да татар иде, ләкин берсе дә татарча сөйләмәде. 25 ел узганнан соң карыйм: хәтта милли тарих белән шөгыльләнгән тарихчыларыбызның, тел һәм әдәбият белгечләребезнең зур күпчелеге бүген дә урысча сөйли. Татарстан парламентында бер Разил Вәлиев кенә татарча чыгыш ясый.

Төркиягә килгән рәсми шәхесләр, төрекләрнең татарчаны яхшырак аңлау ихтималын белә торып та, урысча гына сиптерә. 1990 елда туган бала бүген 25 яшьтә. Димәк, аны шушы елларда татарча тәрбияләмәгәннәр. Татар зыялыларына, сәясәтчеләренә, эшкуарларына, гомумән күпчелеккә татар теле “ни бар, ни юк” кебек, булса да була, булмаса да. Биредә инде Мәскәүнең татар теленә каршы ниндидер өстәмә чаралар күрүенә ихтыяҗ да калмаган. Татарлар ана телләреннән үзләре үк ваз кичә.

Дөрес, татар теле әле 25 елдан соң да бетмәс, әмма аны кулланучылар саны кискен кимер. Русиядә байтак милли телләр куркыныч астында. ЮНЕСКОның телләр атласында бу хакта киң мәгълүмат бирелә. Күрзбез ки, төрки телләр арасыннан сойот теле юк булган, бик көчле куркыныч астында чулым белән тофа телләре тора. Көчле юк булу ихтималы бараба татарчасына, төньяк алтай һәм шор телләренә яный. Шиксез, юк булачак дип фараз ителгән алабуга татарчасы, долган, карагаш, хакас, нугай, себер татарчасы, көньяк алтай, труһман һәм йорт татарчасы бар. Әлегә кинәт югалу янамаса да, үзләрен саклый алырлык көчләре булмаган телләр дип исә башкорт, чуаш, карачай-балкар, тува һәм якут (саха) дип исәпләнә.

Инде сорау шул - мондый шартларда, ягъни Татарстанның үз рәсми шәхесләре, түрәләре, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләре, зыялылары һәм аларга ияргән халкы үз ана телен кайгыртмаганда, битараф калганада, татар теле бетә дип чаң кагу гомумән кирәк микән? Чит илләрдә татар телен саклаган бер уч карт-коры гына калды. Илнең үзендәге хәлләрне күреп кайтканнан соң, Татарстанда да шулай булырмы дигән шикләрем зур.

Татар мәдәниятен Сабантуйлар уздырып, бер шигырен дә аңламаганнарга Тукайны искә алу җыелышлары оештырып, яки чыгыш ясаучылардан башка беркем катнашмаган конференцияләр җыеп коткарып булачак дип уйлаучылар хыял дөньясында гына яши түгелме? Йә инде аларга шундый күрсәтмәләр биреләме? Ничек кенә булмасын, хәлләр аяныч.

Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә университеты профессоры

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG