Accessibility links

Ринат Бекташев: "Кырымтатар театры депортацияләрдән зур зыян күрде"


Ринат Бекташев: “Кырымтатар театры депортацияләрдән зур зыян күрде”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

Ринат Бекташев: “Кырымтатар театры депортацияләрдән зур зыян күрде”

Казанда “Нәүрүз” фестивалендә Кырымтатар театрының баш режиссеры Ринат Бекташев журналистларда зур кызыксыну уятты. Ул Украина театр әһелләре белән элеккечә дус булуларын, бердәнбер кырымтатар театрының депортацияләрдән зур зыян күрүен әйтте.

2 июньдә Камал театрында "Нәүрүз" фестивале кысаларында Кырымтатар дәүләт академик музыкаль-драма театры баш режиссеры Ринат Бекташев белән очрашуга журналистлар зур кызыксыну белән килде. Матбугат чаралары вәкилләрен Русия-Украина арасында барган сәяси вакыйгаларның мәдәнияткә, сәнгатькә, иҗатка йогынтысы, Кырымдагы халыкның бүгенге халәте, аларның кем хисабына яшәүләре кызыксындырды. Дөрес, кырымтатар режиссеры әйткән мәгълүматларны күпчелек рәсми журналистлар Камал театрының матбугат үзәгеннән ары алып чыгып яза алмады.

"Кырымтатар театрына якынча 250 яшь. Ханнар дәверендә Бакчасарайда ханның үз акапелласы булган һәм ул Мольерны яраткан", дип башлады сүзен Ринат әфәнде. Казанда татар театрлары берничә, ә Кырымда ул бердәнбер. Шуңа да Кырымтатар театрының премьераларына халык бәйрәмгә килгән кебек йөри, рухландырып торырга тырышалар, ди Бекташев. Алга таба матбугат очрашуы сорау-җавап рәвешендә дәвам итте.

– Рәсми сайтыгызда “Украинаның театр эшлеклеләре берлеге” дигән сүз язылган. Элеккәчә Украинадагы хезмәттәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә яшисезме?

– Әйтегез әле, сәясәт иҗатка комачаулый аламы? Әлбәттә, юк. Без алар белән моңарчы да якын дуслар идек. Хәзер дә дуслар булып кала бирәбез. Әгәр алар чын дуслар булса, без һәрвакыт алар белән дус.

– Финанс ягыгызны кем кайгырта, нинди акчага яшисез?

– Безгә Кырым хөкүмәте булыша.

Русия шартларында яшәү дәверендә театрның хәле ничек үзгәрде? Гомумән, үзгәрешләр бармы? Булса, шатмы сез аларга?

– Татарстан президентына безгә ярдәм иткәне өчен мең рәхмәтлебез. Ул безгә нык булышты. Ләкин, алай гына проблемнарыбыз чишелде дип әйтә алмыйм. (Залдан, “Без сезне аңлыйбыз, дәвам итмәсәгез дә була” дип башка театр әһелләре рухи ярдәм күрсәтергә теләде. – ред.)

Иң борчыган мәсьәлә – тел югалу. Яшьләр рус телендә генә аралаша. Кырымда татар мәктәпләрен яптылар...

Аңлыйсызмы, иң төп борчыган мәсьәлә – тел югалу. Яшьләр рус телендә генә аралаша. Кырымда татар мәктәпләрен яптылар... Барысы да җиңел генә түгел. Шуны аңларга кирәк: кеше чиста, матур итеп кырымтатар телендә язсын өчен башта ул филолог булырга тиеш. Аннары театр тормышын тарихыннан, башыннан башлап белергә тиеш. Диалогта образ, характер чагылырга тиеш. Өч җөмлә эчендә генә төп идеяны күрсәтә белү мөһим. Депортацияләр нәтиҗәсендә бөтен кырымтатар драматургия өлкәсе, искиткеч тәрҗемәләр юкка чыгарылды. Шиллерның, Шексприның тәрҗемәләреннән бернәрсә дә калмады. Шуңа күрә без барсын да яңадан эшли башладык.

* * * *

Сөйләшү барышында Русиягә кертелмәүче кырымтатар шәхесләре, ATR каналы турында да сүз чыкты, Ринат әфәнде “Хайтарма” фильмының режиссеры Ахтем Сейтаблаевны Кырымга кертмәүләренә гаҗәпләнүен белдерде, ник кертмәүләрен аңламавын әйтте. Кырымтатар телевидениесенә килгәндә дә, режиссер хәлләрнең бик үк яхшы булмавына ишарә ясады.

“Милли телевидение эшләми. Ә ATR каналы журналистлары уңай якка үзгәрешләр булмасмы дип көтә”, диде Ринат Бекташев журналистларның бу хәлләргә зур игътибар бирүләренә аптырап.

Бу көнне дәүләт карамагындагы татар журналистлары да аңа теләктәшлек күрсәтеп кырымтатарларга бәйле сораулар бирде, әмма берсе дә Украина белән дуслык, депортация зыяны, кырымтатар теле югалу мәсьәләләре хакында язма-материалларында телгә алмады.

XS
SM
MD
LG