Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Килер вакыт, Акмәчеттә федераль Сабантуе үткәрербез"


Акмәчәт Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Акмәчәт Сабантуе

6 июнь Акмәчәттә Сабантуе үтте. Быел аны Татарстанның Кырым һәм Акъярдагы вәкиллеге оештырды. Бәйрәм һәр елдагыча Воронцов бакчасы дип аталган урында, Салгыр елгасы янында үтте.

Татарстан президентының Сабантуйга юллаган котлавын Казаннан килгән дәүләт шурасы депутаты Рафил Нугуманов укып ишеттерде. “Вакыт килер, Кара диңгездән Кырымга күпер төзелсә монда бәлки федераль Сабантуйны да үткәрербез” диде ул.

Бу юлы да Кырым Сабантуена Татарстаннан артистлар килде. Алар арасында Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, баянчы Рамил Курамшин һәм яшь жырчылар да бар иде. Алар Сабантуйның беренче өлешендә чыгыш ясаган булсалар, Сабантуйның икенче өлешендә инде Кырымдагы үзешчән коллективлар, “Кырым” кырымтатар дәүләт ансамбле жырчысы, Украина атказанган артисты Зарема ханым чыгыш ясадылар.

Кырым Сабантуен Кырым Дәүләт шурасының рәис урынбасары Ремзи Ильясов та котлады. “Мин Татарстан президентын Акмәчәт Сабантуена чакырдым, ләкин бүген Оренбурда бөтенрусия авыл Сабантуе уза, президент анда барачак. Красноярскида Федераль Сабантуй уза. Европа Сабантуе исә Германиядә узачак. Шулай итеп, без бөтен дөньяга бездә бәйрәм булганын күрсәтәбез һәм бу бәйрәмгә барлык халыкларны чакырабыз. Мин сезгә Татарстан президентының сәламнәрен җиткерәм. Сабантуй котлы булсын!” диде ул.

Акмәчәт Сабантуена Акъяр, Алушта, Ялтада яшәүче татарлар да килде. Бәйрәм барышында Кырым билбаү көрәше федерациясе балалар һәм үсмерләр арасында көрәш, авырлыклар күтәрү, аркан тарту буенча ярышлар үздырды. Сабантуй оештыручылары килгән һәммә катнашучылар өчен пылау пешерде.

Кызганычка каршы, узган елларда Кырым Сабантуен Акмәчәт шәһәр җитәкчәләре килеп котлый торган булсалар, бу ел ни өчендер шәһәр хакимиятеннән котлаучылар күренмәде. Шулай ук Кырымның милләтләр эшләре буенча дәүләт комитетыннан да беркем күренмәде. Узган елларга караганда Сабантуйда ни өчендер кеше дә әзрәк жыелган иде.

7 июньдә Сабантуй Акъярда (Севастополь) узачак. Татарстан артистлары бу Сабантуйда да катнашырга җыеналар.

XS
SM
MD
LG