Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Татарстанны таныткан элекке президенты вафат


Төркиянең 9нчы президенты Сөләйман Демирель (1924-2015)
Төркиянең 9нчы президенты Сөләйман Демирель (1924-2015)

Сөләйман Демирель чорында Татарстан белән Төркия арасында бизнес һәм мәгариф бәйләнешләренә нигез салынды.

Узган төндә Төркиядә Сөләйман Демирель вафат булды. 1965-1993 елларда биш тапкыр премьер-министр, 1993-2000 елларда президент булган Демирель хакимияте татарлар өчен дөньяга чыгу чоры булып тарихка кереп калачак.

Татарстан һәм Төркия президентлары Миңтимер Шәймиев һәм Сөләйман Демирель
Татарстан һәм Төркия президентлары Миңтимер Шәймиев һәм Сөләйман Демирель

Демирель Татарстанда беркайчан да булмаган. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән ул беренче тапкыр премьер-министр булганда 1992 елда Әнкарада очрашкан. Октябрь аенда булган ул очрашу вакытында Татарстан эшкуарлары да катнашкан, беренче уртак татар-төрек ширкәтен төзү турында килешенгән.

1995 елда ике хөкүмәт арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәч Шәймиев Демирель белән Анталиядә очрашканда Төркиядән кредитлар һәм Taturos ширкәте аша икътисади хезмәттәшлек сорады. 1992-1996 елларда Татарстан беренче тапкыр Мәскәүне уратып чит илләргә нефть сатты. 1996 елда соңгы бер заказ өчен Татарстанга акча түләнмәгәч мәхкәмәләр башланды. Татарстанга ул акча барыбер түләнмәде, аның урынына Казанга Merсedes автобуслары һәм төзелеш материаллары китерелде.

1996 елда Казанда Төркия консуллыгы ачылды. 1997 елда Демирель һәм Шәймиев кабат очрашып мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килеште. Шул ук вакытта Татарстанның Истанбулдагы вәкилчелеге ачылды. Шәймиев Төркиядә ял иткән вакытларда да Демирель белән очрашты. Татарстан Төркиягә югары уку йортларына һәм төрле тел өйрәнү програмнарына укучылар җибәрә башлады, Татарстанда татар-төрек лицейлары ачылды, сәнгать һәм иҗади бәйләнешләр корылды.

Кырымтатарларның сөрген фаҗигасен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрде

Сөләйман Демирель 1994 елның маенда Төркия парламентында кырымтатарларның сөргенгә куылу фаҗигасе турында чыгыш ясый. Сөргеннең 50 еллыгы билгеләнгәндә бу вакыйгалар турында мондый югары мөнбәрдән беренче тапкыр яңгыраган чыгыш була бу. Демирель дәүләт җәмәгатьчелегенә Кырым һәм кырымтатарларның милли мәсьәләләре Төркиянең дәүләт сәясәтенә әйләнә дип игълан итте.

Сөләйман Демирель Бакчасарайдагы Хан сараенда, 1998 елның 23 мае
Сөләйман Демирель Бакчасарайдагы Хан сараенда, 1998 елның 23 мае

Демирель чорында Кырымда милли мәктәпләргә нигез салынды, Зынҗырлы мәдрәсәсе, Исмагыйль Гаспыралы китапханәсе һәм музее төзекләндерелде. Моннан тыш Төркия Кырымда “кырымтатарларга 1000 йорт” исемле төзелеш проектын тормышка ашырырга ярдәм итте. Проект кысаларында кырымтатар гаиләләренә фатирлар алырга, йортлар салырга ярдәм ителде. Дистәләгән уртак мәдәни һәм социаль проектларны гамәлгә куелды.

Мостафа Кемаль Ататөрк идеяларына тугры булган, Төркиядә икътисади реформаларны гамәлгә ашырган Демирель акыллы һәм дипломат сәясәтче буларак истә калачак.

XS
SM
MD
LG