Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себердә татар мәдәниятенә игътибар аз"


Гөлнур Хәкимованың бию төркеме
Гөлнур Хәкимованың бию төркеме

Төмән районының Талымхан мәдәният үзәгендә балаларга бию серләрен төшендерүче чирек гасыр гомерен мәдәнияткә багышлаган Гөлнур Хәкимова мәдәниятнең авыр хәлдә калуы турында борчылуын белдерде.

Тумышы белән Татарстан ягыннан – Казаннан ул үзе, шәһәр кызы. Заманында – 1994 елларда “Казан кызы” вокаль-инструменталь ансамбльдә биюче булып эшләгән. Төмән өлкәсенең Вагай районына Птицы авылына Сабантуйга чакырылгач, Талымхан мәдәният үзәге директоры Раиф Сабиров белән таныша. Ул Себергә эшкә чакыра. Казан финанс-экономик институтын тәмамлаган, җиде ел банкта эшләгән кызның мәдәнияткә кереп китүе дә кызыклы. Бу турыда “Азатлык радиосы” хәбәрчесе Гөлнур Хәкимова белән әле генә район күләмендә үткән “Төрле төсләр күргәзмәсе” халык иҗаты фестивалендә әңгәмә корды.

Сабантуйда Ислам Сафин һәм Гөлнур Хәкимова (у)
Сабантуйда Ислам Сафин һәм Гөлнур Хәкимова (у)

– Мәдәният белән мин кечкенәдән дус. Бала чактан ук Авиация заводы клубындагы бию түгәрәгенә - 16, җырларга 12 ел йөрдем. Ялгыш кына “Казан кызы” ансамбле белән гастрольгә чыгарга туры килде. Сәхнә ошап китте миңа. Шулай мәдәнияткә кереп киттем. Эшемне калдырып, концертлар белән йөри башладым. Шунда булачак тормыш иптәшем Ислам белән якыннанрак танышып киттек. Себергә дә бергә килдек. Ул вакытта авылның идарәчесе мәрхүм Шамил абый Юскаев та исән иде. Ул нык булышты безгә.

Ике елга дип килгән җирдән 20 ел яшәп куйдык. Бу юлдан китүемә бер дә үкенмим. Монда үз эшемне таптым. Янымда Ислам булды, ул ярдәм итте. Түгәрәктә, гастрольләрдә йөрүемнең дә файдасы зур булды. Аннары кечкенә чактан ук төрле биюләрне кызыксынып күзәтә, концертларга да еш йөри идек. Әтием – авылның беренче гармунчысы булган, өйдә дә гел гармун тавышы булды безнең. Шулай сеңгән ахрысы.

– Нинди уңышлар яуладыгыз монда килгәч?

Балалар сәхнәдә
Балалар сәхнәдә

– Коллективлар күп булды минем. Хәзер дүртенче коллектив үсеп килә, бишенчеләре кечерәкләр. Һәр татар чараларында катнашабыз. Тагын да “Дуслык күпере”, “Салават күпере”, Тубылда үткән “Алтын куполлар”, “Искер җыены” фестивальләренә гел барабыз. 2008 елда Чаллыда халыкара балалар конкурсында икенче урын алып кайттык. Ул балаларга бик истәлекле сәяхәт булды. Казанны, Чаллыны күрделәр. Авыл баласы өчен бу бик әһәмиятле. Бүгенге көндә дә поездда утырып баруларына кадәр искә алып сөйлиләр. Бу җиңү – коллектив яулаган иң югары дәрәҗә булды. Аннары да чакырулар алдык, тик һәркайсына бару мөмкинлегебез юк шул. Авылда кешенең акчасы күп түгел. Чаллыга бару өчен район хакимияте ярдәм иткән иде. Казакъстанда да ел саен фестиваль үтә. Тик тагын да шул, матди ягыбыз кысанрак.

– ​Иганәчеләр юкмы?

Бию барышында
Бию барышында

– Ярдәмчеләр юк шул хәзер, Тубылга барганда гына авыл хакимияте дә, үзебезнең совхоз да азрак биргәннәр иде. Авылда автобус булмагач, әти-әниләрне яллап, шул акчага алып барып кайттык. Элегрәк җиңелрәк иде ул, Шамил абыйга балаларның зур дәрәҗәләр яулавы бик куаныч була торган иде. “Укытып, эшләтеп кенә булмый, аларны мәдәни яктан белемле итеп итеп үстерергә кирәк”, дип кызыксына иде.

– “Өлкәдә татар мәдәнияте” көннәрендә дә, әле яңа гына булып үткән “Төрле төсләр күргәзмәсе” район халык иҗаты фестивалендә дә бик матур киемнәрдән иде балаларыгыз...

Фестивальдә милләтләр үз тирмәләрен кордылар
Фестивальдә милләтләр үз тирмәләрен кордылар

– Үткән ел авылда мәчетнең 20 еллыгы булды, аннары ике елдан бирле район күләмендәге дини бәйрәмнәр оештырыла. Шуның өчен алган акчаны бераз эшебез өчен үзебезгә дә калдырып, тагын да ике иганәче бераз акча биргәч, аппаратура алдык, балаларга яңа киемнәр тектем. Кайбер вакыт искеләрен үзгәртебрәк яңартырга туры килә. Аппаратура гел ватылып тора, искерә, кием дә шулай ук. Балаларның гел матур булып күренәселәре килә. Булдырган, тырышкан чаклары. Кеше арасында алар да матур булып күренсеннәр дип кайгырткан идек, җай чыкты. Бу, әлбәттә, аларга да, безгә дә канатлар үстерә, эшләргә дәрт бирә. Алайса, балалар репетицияләргә йөриләр, ә бәйгеләргә барырлык киемнәре булмаса – бик кызганыч. Алар җыр-бию белән шөгыльләнеп, бәйгеләргә йөреп күпмедер тәрбия дә алалар, дөнья да күрәләр, буш вакытлары да файдалы үтә. Начар гадәтле балаларны ансамбльгә алмыйбыз.

– Соңгы елларда Талымхан коллективлары бәйгеләрдә һәм җиңүчеләр арасында да азрак күренә башладылар шикелле?

Талымханнар уеннар уйнаталар
Талымханнар уеннар уйнаталар

– Әйе, бу шулай. Чөнки бер балалар коллективым чыгып китте, яңаларын тиешле дәрәҗәгә җиткергәнче вакыт кирәк. Аннары яңа киемнәребез юк. Биюче кешегә бит чыккан саен яңа кием кирәк. Чөнки бию – ул телсез жанр, аны сөйләп тә, әйтеп тә бетереп булмый, күрсәтергә генә кирәк. Күз белән күрсәң, аның көе, киемнәр матур һәм биюченең осталыгы булырга тиеш. Хәзер менә яңа киемнәр белән бәйгедә катнашырга булдык. Киләсе елга тагын да ныграк тырышырбыз.

– Бию хәрәкәтләрен каян аласыз?

– Аларны күбрәк үзебез уйлап чыгарабыз инде. Әгәр матуррак бию күреп алсаң, шул биюне куясың. Төрле яктан эзләнергә, үсәргә тырышабыз. Монда илһам килү дә үзенекен итә. Менә хәзер миңа Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективындагы биюләр ошый. Аларны кулланабыз. Җырларын рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Халык көйләрен саклыйсы иде шулай.

– Сез тәҗрибәле остаз буларак, өлкәдә татар мәдәнияте өлкәсендә үсеш сизәсезме?

"Күлмәкләрне дә үзем тегәм"
"Күлмәкләрне дә үзем тегәм"

– Үсеш бер яктан бар кебек, икенче яктан төшеп тә киткән. Мин моны район, өлкә хакимиятләренең мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмнәре азрак булудан күрәм. Безгә үзегез табыгыз, үзегез эшләгез диләр. Без завод түгел, әйбер чыгармыйбыз. Безгә ярдәм, терәк кирәк. Коры җирдә мәдәниятне үстереп булмый. Дискотека үткәреп күпме генә акча эшлисең?

Мәдәният матур булырга тиеш, ә матур әйбер кыйммәт була ул. Финанс як сыната. Ил күләмендә мәдәният өлкәсенә игътибар җитми. Яхшы анысы, мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен күтәрәләр. Ә менә мәдәният гел икенче планда кала. Әллә мәдәниятнең дә башка юнәлешләренә китеп каламы ярдәмнәре, белмим, әйтә алмыйм. Авылдагы, үзәктән читтә торган мәдәният йортларына игътибар җитәрлек түгел. Без тырышабыз. Тик финанс ягы да кирәк. Хәтта күлмәкләрне дә үзем тегәм.

– Күлмәкләрне сез монда эшкә килүгә үзегез тегә башладыгызмы?

Чираттагы яңа биюдән соң
Чираттагы яңа биюдән соң

– Әйе, безнең авиация заводы клубына киемнәр Мәскәүдә тегелә иде. Шуларны күз алдында тотып, булдырганча тектем. Ательега бирсәң, бик кыйммәткә төшә. Мәдәният көннәрендә генә гала-концертта да җитәкчеләр белән сөйләштек бу турыда.

Кайберәүләрнең күлмәкләре искитмәле, бәяләре дә 15-20 мең. Ә мин шул акчаны бөтен ансамбльгә җиткерергә тырышам. Тукымаларны, башкасын сатып алам, вак эш белән төннәр буе утырам. Зарланмыйм, балалар сәхнәгә чыксын өчен барысын да эшләдек. Алар бит сәхнәгә чыгып ныгыйлар, тәҗрибә туплыйлар. Тормышта да ныграк басып торсыннар, юллары туры булсын дигән өметләр белән яшибез.

XS
SM
MD
LG