Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов аклану карарына өмет итә


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов мәхкәмәдән аклану карары көтә.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе 24 июнь ”Башнефть”нең элекке башы Урал Рәхимовның дәгъвасы буенча эш караячак. Элегрәк хәбәр итүебезчә, ул “Башнефть”нең акцияләрен канунсыз кулга төшереп, аларны “Система” компаниясенә сату юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнгән иде.

Урал Рәхимов мәхкәмәдән читтән торып кулга алу турында карарны көченнән чыгартмакчы. Аның адвокатлары фикеренчә, мондый гаепләр өчен кулга алу артык каты җәза булып тора. Урал Рәхимовның адвокаты Илнур Сәлимов фикеренчә, җинаять эше Башкортстан хакимияте соравы буенча ачылган булган. Анда акцияләр урланудан республиканың зыян күрүе әйтелгән булган.

Декабрь аенда Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе чыгарган карарга караганда, республиканың ул акцияләргә хокукы булмаган, чөнки алар Русия милке булып тора. Милек кире казнага кайтарылган, зыян күрүче юк. Шул сәбәпле Урал Рәхимовка дәгъва да була алмый.

Урал Рәхимовның икенче адоваты Сергей Макаренко сүзләренчә, Урал Рәхимов тикшерүчеләрдән качмаган, тикшерүгә каршылык күрсәтмәгән. Ул Австриягә биш ел элек чыгып киткән, ул вакытта аңа җинаять эше ачылмау сәбәпле, моны илдән качу дип бәяләү дөреслеккә туры килми. Макаренко гаепләнүченең “Салават Юлаев” хоккей такымына ярдәме һәм башка уңай эшләрен искә төшереп, кулга алу турындагы карарны көченнән чыгартмакчы. Мәхкәмә андый карар чыгарса, шуның белән Урал Рәхимовны Русиягә тапшыру таләбе дә бетә.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, май аенда генераль прокуратура Австриягә Урал Рәхимовны Русиягә тапшыру турында мөрәҗәгать иткән иде. Ул эш Венаның җирле мәхкәмәсендә июль уртасында каралачак. Русиядә исә Урал Рәхимовның җинаять эшен карау вакыты 28 июльгә кадәр озайтылган иде.

Тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, адвокатлар дөреслектән читкә өстерәмәкче:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Урал Рәхимовка җинаять эше республика соравы буенча ачылмады, ул генераль прокуратура таләбе буенча эшләнде. Дөрес, милек кире Русиягә кайтты. Ләкин милек хуҗасы үзгәрү белән генә Урал Рәхимовныү кылган җинаяте юкка чыкмый. Мин Австрия мәхкәмәсеннән дә гадел карар өмет итәм, алар “Кечкенә Рәхимовны” Русиягә тапшырыга тиеш. Мин иртәме соңмы, Урал Рәхимов илгә кайтарылыр, мәхкәмә алдына басып, җинаяте өчен җәзага тарттырылыр дип өмет итәм. Гаделлек әкиятләрдә генә җиңәргә тиеш түгел”.

XS
SM
MD
LG