Accessibility links

Финляндия татарлары арасында иске тәҗрибәгә таянып ураза тотучылар да бар


Рамил Беляев
Рамил Беляев

Мөселманнарны уразадан аермас өчен Финляндия татарлары мәхәлләсе вәкилләренә элекке тәҗрибәгә таянып, кыскарак Мәккә вакыты белән дә ураза тоту рөхсәт ителә. Хәтта элекке елларда Мәдинә вакыты белән дә ураза тоту календарьләре булган.

Кояш бөтенләй батмаган Финляндиянең төньягында ураза тоту тәҗрибәсе турында узган ел Азатлык инде язган иде. Быел төннәр тагын да кыскарак. Финляндия татарларының быел ураза тоту тәртибе турында ислам җәмәгатенең имамы Рамил Беляев белән сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, сез узган ел уразаны ике вакыт – Һелсинки һәм Мәккә вакыты белән тоту рөхсәт ителүен сөйләгән идегез. Быел да бу тәртип сакланамы?

– Алдан ук әйтәм, бу тәртип Финляндия татарлары мәхәлләсенә генә кагыла, чөнки төньяктагы кояш яктысы бетмәгән илләрдә Мәккә вакыты белән ураза тоту ярамый дип санаучылар да бар. Төрле методлар белән бу вакытларны санап чыгарган башка мөселманнар да очрый. Шуңа фикерләр төрле.

Безнең мәхәлләбездә Финляндиядәге татарлар бишенче тапкыр яз-җәй вакытында ураза тота. Әгәр татарлар Финляндиягә 1870-1880 елларда килгән дип расласак, татарларга шундый озын уразаны бишенче тапкыр тотарга туры килә. Аларның соңгы икесе менә җәйге вакытка туры килә. Әүвәлге заманда җәй вакыты дигән төшенчә булмаган. Уразалар бер вакыт буенча гына тотыла торган булган. Ул безнең кыш вакытына туры килә. Финляндиядә жәй вакыты 1981 елда кулланышка алына.

Әгәр "кышкы вакыт"та ураза тотканда аерым кагыйдәләр кирәк булмаган булса, "җәй вакыты"нда Русия, Европа илләрендә ифтарлар бик соңга калу сәбәпле яңа карар чыгарырга мәҗбүри була. Мисал өчен, бүген авыз ачу кичке 22.50 тирәсенә туры килә. Бу психологик яктан бераз авыр. Шуңа элекке елларда нинди вакыт белән ураза тоту иң уңайлысы булыр иде дип уйлана башлаганнар. Әлбәттә инде Финляндиянең үз вакыты кала, шул ук вакытта уразаны озын көннәрдә тота алмаучылар өчен төрле фәтваларга таянып Мәккә, Истанбул, Мәдинә, Каһирә вакыты белән календарьләр әзерләп мөселманнарга белгертә торган булганнар. Бу шундый тәҗрибә.

Быел без Һелсинки вакытын һәм шулай ук иске тәҗрибәгә таянып Мәккә шәһәренең кояш чыгу һәм бату вакытларын да хәбәр иттек.

– Мәккәгә таянып ураза тоту тәртибен кем булдырды?

– Әйткәнемчә, мәсәлә 1981 елга барып тоташа. "Жәй вакыты" кабул ителгәч, мәхәллә идарәсе халыкыбыз уразасын тотсын, бу гыйбәдәттән ваз кичмәсен, Рамазан ае бер бәйрәм ае буларак тоелсын дип хәл итү юлларын уйлый башлагач, алар төрле фәтваларны өйрәнгәннәр. Безнең тарихи кәгазьләребез арасында 1980 елларның башында ураза тоту өчен Һелсинки һәм Мәдинә шәһәре вакытлары бирелгәне күренә. Ни өчен Мәдинә дигәндә, бу мөгаен пәйгамбәребезгә ураза тоту фарызлыгы Мәдинә шәһәрендә иңдерелгәне белән бәйледер. Әмма бүгенге көндә без икесен генә калдырдык. Берсе - Һелсинки, икенчесе пәйгамбәребезнең туган шәһәре - Мәккә вакыты.

– Хәзер Һелсинки вакыты белән сәхәр һәм ифтар ничәдә?

– Без үткән елда кояш чыкканчы 1,5-2 сәгать әүвәл сәхәрне тәмамлый идек, быел Төркиянең дини эшләр министрлыгыннан җәдвәл сораттык һәм аның нигезендә кояш чыгарга бер сәгать калды дигәндә ашавыбызны туктатабыз. Шушы җәдвәлне быел гына кулланышка керттек, чөнки уразада булмаган вакытыбыз бик аз кала. Мисал өчен тәравих бүген 0 сәгать 19 минутта башлана. Ул бер сәгать барса. Инде вакыт 1 сәгать 20 минут булды, ди. Әле өйгә кайтасы бар. Шул сәгать 2ләрдә өйгә кайтсак, инде ашарга вакытыбыз калмас иде, ә менә бу сәгатькә күчергәч безнең әле тагын бер сәгатькә якын вакытыбыз ашап алырга, ял итәргә җитә. Шул 2 сәгать 40 минутларда инде сәхәрне тәмамлыйбыз. Авыз ачу 22 сәгать 50 минут тирәсендә.

– Төркия диния эшләре министрлыгы махсус Финляндия татарлары өчен җәдвәл булдырдымы?

– Юк. Алар һәр елны Европа илләре өчен үзләренең җәдвәлләрен төзи. Мәчетләр аларны халыкка тарата. Анда аерым шәһәрләр вакыты бирелгән. Финляндиянең дә биш аерым шәһәр өчен ураза вакытлары күрсәтелгән.

– Мәккә вакыты белән ураза тоту ничек?

– Сәхәр сәгать иртәнге дүртләрдән соң тәмамлана һәм кичке җидедән соң инде ифтар вакыты җитә.

XS
SM
MD
LG