Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR каналы иярчендә күрсәтә башлады


ATR медиа холдингы җитәкчесе Ленур Ислямов
ATR медиа холдингы җитәкчесе Ленур Ислямов

ATR һәм Lale балалар каналлары вә кырымтатар "Мәйдан" радиосы тапшыруларын Киевтан башлады.

"Безне яңадан карый һәм тыңлый аласыз. Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын", дип сәламләде бүген Киевта җыелган журналистларны ATR медиа холдингы җитәкчесе Ленур Ислямов.

17 июнь кичке 9нчы яртыдан ATR һәм Lale балалар каналлары Киевтан күрсәтә башлады. Тапшыруларны иярчендә һәм интернетта карап була. “Мәйдан” радиосы үз тапшыруларын интернетта алып бара. Ислямов телевидение үз эшен мөселманнар өчен изге айда башлануы өчен аның бәрәкәтле булачагына өмет итә. Бу хакта ул берничә тапкыр матбугат очрашуында кабатлады. Канал барлык архивларын һәм җиһазларын Киевка китергән. Эш өчен ике бина арендага алынган.

Канал хезмәткәрләренең зур өлеше Киевка күчеп килгән. Ислямов тапшырулар җәдвәлендә үзгәрешләр булмаячак диде. Каналның "Заман" хәбәрләр чыгарылышы һәм "Гравитация" кебек сәяси ток-шоу эфирда булачак дип ышандырды Ислямов. Кырымда калган журналистлар даими басым астында яши. Каналның биш хезмәткәре шушы көннәрдә сорау алуга чакыртылган. Ике ай изоляторда тотылган оператор Эскендер Нәбиев бүген иреккә чыгарылды. Ислямов Кырымдагы журналистлар өчен борчыла. Алар тапшыруларда катнашмый диде ул. Бүген Мәгълүмати сәясәт, элемтә һәм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Сергей Шувайников АTR журналистларын тапшырулар әзерләгәндә Русия кануннарын бозмау турында кисәтте.

"Кырымда әзерләнгән һәм Кырымда күрсәтелгән тапшырулар мәсьәләсендә аларның Русия кануннарына каршы килүе турында кисәтүләр ясалырга мөмкин. Ул ватандашлар моның өчен үзләре җавап тотачак", диде комитет башлыгы. Үзе ул ATRның Киевтан күрсәтүенә каршы булуын әйтте. "Украина Русиядәге Кырым белән мәгълүмати сугыш алып бара," диде Шувайников.

Аннексиягә кадәр ATR һәм Lale балалар каналларын Украинада 4.5 миллион кеше карый иде, аларның 1.5 миллионы Кырымда иде. Ислямов караучыларның бер өлешен югалтачагын фаразлый. Барлык кырымтатар гаиләләрнең дә иярчен яки интернеты булмаска мөмкин.

Халык яратып караган АТR телевидение каналы 1 апрель күрсәтүдән туктагач хакимиятләр яңа радио һәм телевидение ширкәте төзеләчәген игълан итте. АТR һәм аның белән бер медиа холдингка кергән тагын берничә канал Русиянең мәгълүмат чараларын контроль итүче Роскомнадзор оешмасында теркәлә алмады.

XS
SM
MD
LG