Accessibility links

Кабан Арты мәчете үзенчәлекле ифтар оештырды


Кабан Арты мәчете үзенчәлекле ифтар оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Кабан Арты мәчете быелның беренче ифтарына Казандагы төрле дин әһелләрен дә чакырды. 250 ләп мөселман авыз ачкан ифтарга башкаладагы католик һәм яһүди дине башлыклары да катнашты.

Ифтар гадәттәгечә Корән уку белән башланды. Аннан кичке намаз укылды. Намаздан соң беренче булып сүз алган Татарстанның баш раввины Исхак Горелик сүзен шаломуалейкум, дип башлады, залдагылар исә аның сәламен вәгаләйкумәссәләм дип кабул итеп алды. Баш раввин ризыктан бик авыз итмәсә дә бу ифтарга чакырганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

"Бар кешенең тәне һәм җаны бар. Аллаһы Тәгалә безнең күпчелек вакытны тәнебезне кайгыртыр өчен дип яралткан. Кешеләр, тәнебезгә шул кадәр вакыт бүленгәгә күрә, димәк ул аныбыздан әһәмиятлерәк дип уйлый һәм ялгыша.

Рамазанда кеше күбрәк җаны турында уйлый һәм җанның тәнгә караганда кадерлерәк икәнен аңлый башлый. Кеше бу көннәрдә икенче төрле яши башлый.

Мин сезгә үз ишекләрегезне безгә ачканыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Шул хәтле кешенең тормышны туктата алуын һәм җаннарына әһәмият бирүен күрергә мөмкин булды", дип белдерде ул.

Татарстанның католиклар вәкиле ифтарда чыгыш ясап үз фикерләрен белдерде.

"Мондый мйһим көннәрдә безне бергә күрүләре бик мөһим. Чөнки кешелек дөньясы ул бер гаилә. Без бу дөньяда барыбыз да хаҗ кылучылар һәм без бергә барырга тиешбез.

Мин монда сезнең янда ифтарда катнашып үземнең сезгә карата хөрмәтемне белдерергә теләдем.Мин сезгә шушы изге көннәрдә куелган максатларыгызга ирешүегезне телим", дип сүзен тәмамлады ул.

Соңыннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Кабан Арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин да Рамазанга кагылышлы чыгышлары белән җыелган халыкны вәгазләп үтте.

Ифтар барышында мөнәҗәтләр дә әйтелде, балалар иҗатына да урын бирелде. "Рамазан чатыры" исеме астында оештырылган ифтарның башка көннәрдә дә дәвам итәчәге һәм кайбер көннәрдә төрле милләт көннәре итеп оештырылачагы һәм ул милләтнең ризыкларыннан авыз ачырга мөмкин булачагы да искәртелде.

"Рамазан чатыры" 15 июльгә кадәр килгәннәрнең диненә һәм милләтенә карамастан һәркем өчен ачык булачак.

XS
SM
MD
LG