Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрне күпләп ябып, чиркәү-мәчетләр ачу нәрсәгә китерер?


Мәскәүнең Төньяк бүлгесендә чиркәү төзелеше
Мәскәүнең Төньяк бүлгесендә чиркәү төзелеше

Русиядә күпләп мәктәпләр ябыла, күпләп гыйбадәтханәләр төзелә. Галим Искәндәр Гыйләҗев моны борчу уята торган күренеш ди. Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова урыс мәктәпләренең чиркәү ролен дә үти башлавына борчылу белдерә.

Соңгы 15 ел эчендә Русиядә 20 меңгә якын чиркәү һәм гыйбадәтханә ачылган, шул ук вакытта 23 меңнән артык мәктәп ябылган. Бу саннарны Русиядә җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) китерә.

Мәскәүдә 2010 елда 837 чиркәү һәм часовня булса, 2014 елда аларның саны 2014кә җитте. 2014 ел ахырында Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада махсус програм нигезендә тагын 350 чиркәү төзеләчәген белдерде. Элек бу програм "200 чиркәү"гә генә исәпләнде һәм ул вакытта ук Собянин гыйбадәтханәләрне төзүгә бернинди тоткарлык та булмаячак дип әйткән иде.

Татарстанда да чиркәү һәм мәчетләр артуга, ә мәктәпләр кимүгә таба бара. Моннан биш ел элек Татарстанда күпме мәчет һәм күпме христиан гыйбадәтханәсе булу турында Азатлык Татарстан мөселманнары диния идарәсеннән дә, Татарстан митрополиясеннән дә мәгълүмат ала алмады. Алар республикада хәзер 1430 мәчет, 460тан артык чиркәү, христиан гыйбадәтханәсе бар дип кенә белдерде.

2010 елда Татарстанда 1949 мәктәп булган. Моның эченә башлангыч, тугыз еллык һәм урта мәктәпләр дә керә. 2015 елда республикадагы мәктәпләр саны 1403кә калган. Белем учакларының быел тагын күпкә кимү ихтималы бар.

Февраль аенда Татарстан вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов республикада укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш, дип белдергән иде. Җәйгә таба инде ябыласыз дип кисәтелгән мәктәпләр турында да хәбәрләр тарала башлады, әмма, алда президент сайлау торганга, районнарның мәгариф бүлекләре бу хакта Азатлыкка мәгълүмат бирүдән баш тартты.

​КФУ галиме, Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев мәктәпләрне күпләп ябу, гыйбадәтханәләрне күпләп ачуны бик тә борчу уята торган күренеш дип атады.

"Бер яктан, диннең күтәрелүе, аның җәмгыятькә кире кайтуы яхшы күренеш, ләкин, икенче яктан, дин белән генә җәмгыять үсә алмый. Дини белемнән тыш дөньяви белем дә тормышның нигезе булырга тиеш. Кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, аның җәмгыятькә китергән файдасы мәктәп белеменә нигезләнә.

Диннең эше – кешенең рухы, кешенең җаны. Дин әһелләре асылда кеше белән шөгыльләнергә, сәясәт һәм иҗтимагый эшләр алар өчен читтә торырга тиеш. Хәзер дингә генә ышану тенденциясе бар. Рус дәүләтен православ дәүләт дип игълан итеп, бер яктан, аңлашыла да ул, элекке традиция дә, әмма дәүләт дини дәүләт була алмый. Дәүләтнең башка вазифалары да, максатлары да җитәрлек.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Бу очракта меңләгән чиркәү ачылу һәм меңләгән мәктәп ябылу ул бик тә борчу уята торган күренеш. Кеше бу тормышта әле дин белән генә яшәми, аның башка эшчәнлекләре дә җитәрлек. Чиркәүләр һәм гыбадәтханәләр ачылу, ә мәктәпләр ябылу нормаль уйлый торган кешедә борчу уятырга тиеш. Дингә генә ышанып яшәсәк, без кая барырырбыз икән? Диннең үзенең бик матур урыны бар. Бөтен нәрсә дә параллель барырга тиеш.

Русия тарихында бик еш кабатлана торган күренеш бу, параллельләр дә уздырып була. Бер яктан икенче якка ташланырга яратабыз. Совет чорын ташладык та, совет чорында кара булганны ак дип игълан иттек, акны кара иттек. Әмма чын тарихта андый нәрсә булмый ул. Кичә дин юк иде, калкып чыгып аның бөтен дөньяны каплавы мөмкин дә түгел. Онытырга ярамый, урысларда да һәм татарларда да дини белем дигән нәрсә бик түбән дәрәҗәдә. Кешенең ышануы да бик түбән дәрәҗәдә. Ул аңлап ышанамы, әллә күп очракларда модага гына ияреп барамы?

Русиядә соңгы 20-25 ел эчендә белемгә омтылыш кимү бик ачык сизелә. Бер яктан, ул бар да шикелле. Бигрәк тә югары уку йортларында кергәндәге бәйгеләрне алсак. Икенче яктан, җәмгыятьтә белемнең әһәмияте бик нык кимеде дип әйтергә мөмкин. Хәзер балалар мәктәптә бик түбән белем алып югары уку йортларына килә. Мин университет системасында 1985 елдан эшләп хәзер балаларның дөньяны белүе, күпкырлы тирән белеме юк дәрәҗәсендә дип әйтер идем.

Без хәзер БДИ (ЕГЭ) белән мавыгып балаларда бөтен мәктәп белемен механик ятлауга калдырдык. Бу – коточкыч зур хата. "БДИ, БДИ", дип сөйләнәбез, ә ул – ятлап өйрәнү һәм бер төймәгә генә басу дигән сүз. Кая соң уйлану, кая соң фикер йөртү, кая нәтиҗә ясау, кая анализ? Кызганыч, хәзерге балалар цирктагы маймыллар шикелле. Нәрсәнедер яхшы итеп күрсәтәләр, бөтен кеше кул чаба шикелле. БДИдан 90 бал җыялар һәм укырга керәләр. Ә карасаң, алар бөтенләй уйлый да, нәтиҗә ясый белмиләр, чын мәгънәсендә нормаль тормышка әзер дә түгелләр", ди Гыйләҗев.

Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова мәктәпләр ябылып, гыйбадәтханәләр ачылу куркыныч түгел, ә иң куркынычы –мәктәпләрнең чиркәү ролен үти башлавында дип әйтә.

"Русиядә мәктәпләр ябылуның сәбәбе дә бар, бу очракта объектив булырга тырышам. Авыл беткән икән, аның мәктәбе дә ябыла. Биш-ун бала өчен мәктәп тотмыйлар. Хәзер Русия буйлап йөрисең, Себер булсын, Киров өлкәләре булсын, мин барсында да булдым бит инде, анда бит пенсия һәм ипи көтеп ята торган әбиләр генә калган. Беренче сәбәп – Русиядә авыллар бетә, мәктәпләр бетә, балалар юк.

Инде чиркәүләргә килсәк, алар беренче чиратта тарихи-архитектура һәйкәле булган чиркәүләрне торгызалар. Владимир тирәсендә дә, Мәскәү өлкәсендә дә шушы хәл. Мин һәрхәлдә җиң сызганып яңаларын салган чиркәүләр әзрәк дип әйтер идем. Күп урыннарда 30нчы елларда туздырып ташланган, таралып, бетеп яткан чиркәүләрне торгызалар да, ул да санга керә. Әле аның торгызылмаганнары да бик күп. Русия булап йөрисең, күрәсең – монсы-тегесе җимерелгән, йөрүче кеше дә юк.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Мин Русиядә чиркәүләр күп салына һәм болар көтүләре белән дингә килерләр дә, дини булып китәрләр дип уйламыйм. Болар да (руслар) безнең татар кебек, татарда "этник мөселман" дигән әйбер бар, теге милләте белән генә, динне тотмыйча гына мөселман булалар хәзер, урыслар да "этник православлар". Урыс булган өчен генә болар православ, әмма алар урыс динен дә тотмыйлар һәм чиркәүләренә дә йөрмиләр.

Европада, Америкада ул алай түгел бит. Минем бит Европада булганым бар. Анда ял көне җитте исә, ире-хатыны балаларын җитәкләп үзләренең гыйбадәтханәләренә барып басалар. Алар инде күңелләрен дингә беркеткәннәр. Монда (Русиядә) чиркәүләргә карыйсың, анда әбиләр генә, хәтта бабайлар да юк, алары эчеп үлеп беткәннәр инде.

Русиядә хәзер христиан динен радио, телевидение, матбугат чаралары һәм шәһәр мәктәпләре аша кертергә тырышалар. Менә алар шәһәр мәктәпләре ябылмый да һәм бу урыс телле мәктәпләр киләчәктә чиркәү ролен үтәргә мөмкин. Төп куркынычны менә шуннан күрәм мин. Русиядә мәктәпләр ябылуга да исем китми, бала булмаганга мәктәп тотмыйлар. Чиркәүләр ачылганга да исем китми, чөнки анда йөрүче юк.

Хәзер мәктәпләрне чиркәүләргә әйләндерә баралар, идеология (христиан) мәктәпләргә керә һәм иң куркынычы менә шушы. Хәзер бөтен Русия буйлап шәһәр мәктәпләрен чиркәүгә алмаштыралар. Яңа гыйбадәтханәләр шул булачак, чөнки аларның чын чиркәүләренә халык йөрми. Ә балалар куып кертсәң дә чиркәүгә кермәячәкләр.

Мәктәпләрдә кечкенәдән идеологиясен сеңдереп, аңа мәхәббәт уятып эшкә тотыналар. Аларның поплары шартлап тора, икешәр югары белемле, алар философлар, алар галимнәр һәм тарихчылар. Алар теләсә нәрсәне дөнья урыстан башланган дип, православ дин ягына борып әйтә торган кешеләр. Менә нидән куркырга һәм нидән сакланырга кирәк.

Архитектура бизәге булган, яңадан музейга әйләнеп бара торган һәм карчык-корчык йөри торган чиркәүләрдән түгел, ә мәктәпләргә христиан динен кертүдән куркырга кирәк. Хәзер ул Русиянең күп өлкәләрендә керде инде. Татар балалары да шунда укып йөри", ди Бәйрәмова.

XS
SM
MD
LG