Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге татар активистлары Кашаповны иреккә чыгарырга таләп итә


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Җомга 26 июнь көнне Чаллыда Рәфис Кашапов эше каралды. Төркия татарлары, кырымтатарлары Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповны сак астында тоту сәясәтләштерелгән дип белдерә.

Җомга 26 июнь көнне Чаллыда Рәфис Кашапов эше каралды. Мәхкәмә утырышы 3 июль дәвам итәчәк. Узган атнада Кашапов Казан изоляторыннан Минзәләгә күчерелгән иде.

Төркиядәге татарлар, кырымтатарлар Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфиковка, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиевкә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсе рәисе Ринат Галләметдиновка Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповны иреккә чыгару үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Алар Кашаповны тикшерү эшләре һәм аны сак астында тоту сәясәтләштерелгән дип белдерә.

"Без Кашаповның Төркиядән кайтуга ук, 2014 елның декабрь ахырында, сак астына алынуына бик борчылабыз. Ул Төркиядәге татар, кырымтатар диаспора вәкилләре һәм илнең сәясәтчеләре белән очрашкан иде. Татарстанда Кашаповка социаль челтәрләрдәге дүрт мәкаләсе өчен җинаятьләр кодексының 282 маддәсе нигезендә "нәфрәт һәм дошманлык тудыруда" гаепләү белдерелде (-).

Без Кашаповка карата ачылган бу эш сәясәтләштерелгән һәм аны эзәрлекләү белән сугарылган дип саныйбыз.

Кашапов кебек күренекле активистларны эзәрлекләү республика абруена да тискәре йогынты ясарга мөмкин", диелә мөрәҗәгатьтә.

Төркиянең казан татар, кырымтатар активистлары бу низаглы эшне караганда объектив булырга, мәхкәмәне кешлеклелеккә, ә иң яхшысы, сәламәтлеге какшаган Кашаповны иреккә чыгаруны үтенә.

Рәфис Кашапов 28 декабрьдән бирле ябылуда. Аны гаепләү карарында Кашаповның 2014 елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә язмалар чыгаруы әйтелә. Ала "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата узган елның 15 декабреннән психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә.

Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG