Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Прага фестивале Татарстан дәүләт театрларының консервативлыгын күрсәтә"


Prazske Quadriennale фестивалендә Мехико тамашасы
Prazske Quadriennale фестивалендә Мехико тамашасы

Прагада Prazske Quadriennale фестивале тәмамланды. Татарстан сәнгать белгечләре һәр театр үз кыйбласы белән яшәргә тиеш дигән фикердә.

Күптән түгел Чехия башкаласында тәмамланган Prazske Quadriennale театр фестивале быел табигать, музыка һәм сәясәткә багышланды. Бу фестиваль Прагада дүрт елга бер тапкыр була һәм Татарстанның сәнгать әһелләре дә һәрберсендә диярлек катнаша. Быелгы Prazske Quadriennale-га ИЯЛИ хезмәткәре, сәнгать белгече Рауза Солтанова, Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева һәм режиссер Ильяс Гәрәев, Чаллыдагы рус драма театрының баш рәссаме Елена Сорочайкина килгән иде. Театрларның кыйбласы кайда, алар кая таба йөз тотарга тиеш? Дөнья театрларының табышлары нинди? Татарстан ник бу фестивальгә үз иҗат җимешләре белән килми? Татарстаннар белән Азатлык студиясендә әлеге сорауларга җавап эзләдек.

– Бу фестиваль сезне нәрсәсе белән бигрәк тә гаҗәпләндерде?

Рауза Солтанова: Дөньядагы үзгәрешләр театрларда да чагылыш таба. Бу фестивальдә 64 илнең театрларын уч төбендә кебек күрә алдык. Элек бу фестиваль бер генә урында үтә иде, ә быел 14 җирдә булды. Театрлар үзләренең тамашаларын урамда да, музейларда да, идән астында да, чиркәүдә дә, гомумән, безне әйләндереп алган бөтен җирдә күрсәтте. Бу театрның сәясәттә, икътисадта һәм башка өлкәләрдә, гомумән, җәмгыятьтә роле зур булуны күрсәтә. Шул ук вакытта театр үзенең асылын тагын да ныграк ача бара.

– Бүген театр халыкка, аның яшәешенә күбрәк якыная бара дип әйтә алабызмы?

Рауза Солтанова
Рауза Солтанова

Рауза Солтанова: Театр халык тормышына якынайганнан-якыная бара һәм бу дүртенче диварның бетүе турында да сөйли. Быелгы фестивальдә тамашаларны караган һәркем үзен театр кешесе, шул вакыйга эчендә итеп хис итте.

– Бу хәл театрның электән килгән кануннарына йогынты ясамыймы соң? Театр югары сәнгать дип белдерә килделәр бит.

Елена Сорочайкина: Төрле театрлар бар бит. Театр үзенең югары сәнгать вазифаларын үтәгәндә, кайда гына куелмасын, төп бурычларын саклап кала. Театр төрле булу – искиткеч күренеш. Бүген театрның халыкка якынаюы шулай ук бик яхшы. Ул мәйданнарга чыга, халыкка якыная. Ниндидер затлы театрны аңлау өчен бик күп укырга кирәк, бу да әйбәт бит! Театр төрле булырга тиеш, чөнки без барыбыз да төрле-төрле. Шул ук бөтен кеше аңлый торган әйберләр барлыгын да онытмаска кирәк. Әгәр затлы театр бик яхшы итеп эшләнгән әсәрләр куя икән, аны бар кеше дә аңлаячак.

– Ничек уйлыйсыз, сәясәткә багышланган темалар да шулай ук халык арасына чыгып уйналган тамашада уңыш казана аламы?

Фәридә Исмәгыйлева: Мин бу фестивальдә сигез ел элек булган идем инде. Ул вакытта ниндидер купшылык ярылып ятты. Хәзер мин бу фестивальдә бөтенләй икенче әйберләр күрәм. Беренчедән, гадиләштерү димәс идем, ә киресенчә, креатив, иҗади якын килү тагын да көчәйгән. Икенчедән, табигыйлык. Театрның элекке кануннары сакланып калырмы дигәннән, театр үзе булгач, аның кануннары да калачак. Театрның электән килгән кануннары бүгенге үзгәрешләргә яраклаша һәм театрлар үсешендә табигыйләшү процессы да бара.

Үзебезнең тамашачыны искә төшерсәк, алар артистка тагын да якынаеп, сәхнәдәге тормышның эченә үк кереп китә. Безнең Әлмәт сәхнәсендә дә халык иҗатка бик якын булган, үзе дә катнаша торган әсәрләр куела.

Фестивальнең быелгы темасына килгәндә, мине сәясәт темасы нык гаҗәпләндерде. Мисал өчен, Эстониянең президент сайлавын күрсәтү һәм башка вакыйгалар, минемчә, алар халыкка тагын да кызыклырак темалар. Без кайчандыр театрны сәясәттән аерып куярга да тырыштык. Әмма җәмгыятьтә сәясәткә бәйсез әйбер була алмый.

Ильяс Гәрәев: Бу фестивальдә гел яшьләр, оештыручылар да яшьләр, яшьләр тормышын сурәтләгән яшьләр спектакльләре дә күп булды. Яшьләр һәрвакытта да алдынгы сулыш белән алга бара. Сәхнә бизәлешенә багышланган макет һәм эскизларны карап торасың да, миңа бездәге татар халкы боларны аңлар иде микән дигән уй да килә. Бу фестивальдә оештыручылар һәм күргәзмәдә катнашучылар арасында да өлкән рәссамнар юграк. Мин үзем мондагы театрларны карагач, безнең тамашачыга ерак әйберләр дә бар, һәм шулай ук, бәлки, безнең тамашачы кабул итәрдәй әйберләр дә бар дип уйладым.

Ильяс Гәрәев
Ильяс Гәрәев

Әлмәт театры күп кенә фестивальләрдә катнаша, халыкара фестивальләрдә дә чыгыш ясаганыбыз бар. "Алтын битлек" фестивале програмына да кергән идек. Без бүгенге көн адымы белән яшәргә тырышабыз, шулай да бу күргәзмәне күргәч, безгә нәрсәдер җитмәгәнлеге сизелә, без традицион театрлар рәтендәрәк калабыз.

Безнең театр репертуарында төрле әсәрләр бар, кайберләре халык, кайберләре яшьләр һәм балалар өчен. Монда караган әйберләр безнең өчен зур әһәмияткә ия. Кечкенә театрлар өчен алар. Без кечкенә шәһәрдә яшибез. Кечкенә шәһәрдә рәссамнар юк та, аларны чакырып китерәбез.

Безнең өчен Европа театрларының нинди юлда икәнлеген күрү файдалы булды. Халыкара фестивальләрдә гадәттә 6-7, күп дигәндә 10 театр катнаша. Ә монда 64 илдән килгәннәр! Шулай булгач, бу бик тә зур форум. Бу фестиваль бөтен җир шарының театр көзгесе булып тора.

Рауза Солтанова: Милли театрларның үз проблемнары бар. Бу күргәзмәне карагач, әлеге чараның театрларга, куелган спектакльләргә иҗади якын килергә өндәгәнлегенә инандым. Бу күргәзмә безнең дәүләт театрларының әле консерватив театрлар икәнлеген күрсәтә. Монда без төрле экспериментларны күреп, чын сәнгатьнең ничек булырга тиешлеген дә аңлыйбыз. Гади генә әйбер белән, кулда нәрсә бар, аларны кулланып шул секундта импровизация корырга өнди. Ә моңа без әзер түгел.

– Татар халкы гомумән тормышта театр куя торган халык бит ул. Өйдә уклау белән дә, бәрәңге казыганда көрәк белән дә ниндидер театрны шунда ук күрсәтеп алырга мөмкин. Театрның тормышчанлыгы татар халкына ят әйбер түгел дип уйлыйм мин.

Рауза Солтанова: Әйе, һич кенә дә ят түгел.

– Казанда "Нәүрүз" фестивале алдыннан Камал театрының режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чын театр асылы Шәрыкта ныгыячак дигәнрәк фикер әйткән иде. Театрда кыйбла эзләү бүген дөрес әйберме?

Рауза Солтанова: Һәр театрның үз мәккәсе бар. Һәр театр үз тарихыннан, үз мохитеннән, үз халкының мәнфәгатьләрен күздә тотып үз кыйбласына омтыла. Әгәр Фәрит Бикчәнтәев алай дип әйткән икән, татар театры өчен, билгеле, безнең менталитет, фикерләвебез Көнчыгышка тартымрак. Икенче яктан, татар театры – Көнчыгыш һәм Европа театрлары синтезы да.

Фәридә Исмәгыйлева: Мәккә дигәннән, мин дә уйлап утырам. Дөньяда театр сәнгатенең үзәкләре бар, иң көчле театрлар бар. Мин, барыбер, Русия беренче урында дип исәплим. 2007 елда Русия бу Прагада үткән бәйгедә иң югары бүләкне алып китте. Ә киләчәктә акцентлар күчүгә килгәндә, бу хәл барадыр ул мөгаен. Мин үзем бүген мәккә менә монда дип исәпли алмыйм.

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

Киләчәктә көчле-көчле үзәкләр булыр. Бу күргәзмәдә дә Көнчыгышка таба көчәеп китү тенденцияләре сизелә. Әйтик, Кытай, Филлипин, Һонгконгларны алсак та. Япония театры да бик кызыклы, ул һәрвакытта да үзгә бер сәнгать үзәге булып торды һәм тора. Бу очракта мин каян нәрсә алып була, Көнбатышка да, Көнчыгышка да йөз тотарга кирәк дип уйлыйм.

Русиягә килсәк, бүген анда төбәкләрдәге театрлар иҗади үсеш кичерә. Без, Әлмәт театры "Кече шәһәрләр театрлары" фестиваленнән кайттык. Анда дүртенче тапкыр катнашабыз инде. Узган ел Коломнада үткән фестивальдә Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сы белән Гран-при яулаган идек. Бу фестивальдә шулкадәр кызыклы табышларны күреп гаҗәпләнәсең. Русиянең театр белгечләре хәзер ачышларны Мәскәүдә, Питерда түгел, ә төбәкләрдә эзләү кирәк дип әйтә.

– Прагада узган фестивальдә Русия күргәзмәсе бар иде. Ә Татарстан кайчан үз күргәзмәсе белән килә башлаячак соң? Килә алмаса, ни комачаулый?

Елена Сорочайкина
Елена Сорочайкина

Елена Сорочайкина: Татарстан бу күргәзмәгә килә аламы? Алдан Прагадагы бу күргәзмәдә катнашу өчен бәйге игълан ителде. Мин бу хакта интернетта белдем һәм шулай ук рәссам буларак, мин дә бу бәйгедә катнаша ала идем. Әгәр бәйгедә катнашу өчен куелган шартларда җиңсәк, Quadriennale-да катнаша ала идек. Әмма моңа вакытыңны да, көчеңне дә бирү кирәк иде. Мин үз вакытымны моңа багышламадым, тагын кемнәрдер шулай ук игътибар бирмәде. Монда чакырдылармы, әллә чакырмадылармы дигән сорау тормый. Чакырдылар. Бу Татарстандагы көчләрнең эшләү-эшләмәвеннән һәм бу дәрәҗәгә күтәрелү-күтәрелмәвеннән дә тора. Әгәр күтәреләләр икән, алар да монда Quadriennale-да булалар иде.

XS
SM
MD
LG