Accessibility links

Халкы чиста су күрмәгән Нефтеюганскида елгага нефть аккан


Ханты-Манси өлкәсендәге Нефтеюганскига экология һәлакәте янарга мөмкин дип белдерүчеләр дә бар.

Ханты-Манси автоном бүлегесендәге Нефтеюгански шәһәре янындагы елгада үткәргеч тишелеп зур күләмдә нефть суга таралу уңаеннан Росприроднадзор "Юганскнефтегаз" ширкәтенә карата җинаять эше ачкан. "Юганскнефтегаз" "Роснефть"нең кече ширкәте. Кайбер чыганаклар суга таралган нефть мәйданы 10 гектар тәшкил итә һәм экология һәлакәте янарга мөмкин дип белдерә. Интернетта фатирлардагы краннардан нефтьле су ага башлаган дип язучылар да бар.

Хакимиятләр бу хәбәрне дөньяга чыгармаска тырышты. Ханты-Манси автоном бүлгесендәге гадәттән тыш хәлләр идарәсенә суның пычрануы турында 23 июнь көнне үк хәбәр иткән булганнар. РБК язуынча, җинаять эше дә 24 июнь көнне үк ачылган. Әмма 29 июньгә кадәр бу хакта хәбәрләр булмады.

Тишеге 40 сантиметр булган торба аша нефть куу тукталганлыгын гадәттән тыш хәлләр идарәсе дүшәмбе көнне белдерде. Табигатькә күпме зыян килгәне һәм пычранган җирләрнең күпме мәйдан биләве дә әлегә тулысынча ачыкланмаган. "Юганскнефтегаз" нефть каплаган су өсте 4 гектар тирәсе булырга мөмкин дип белдерә. Хакимиятләр нефтьчеләр хәзер су өстендәге нефтьне җыюлар, яр буйларын махсус суырткыч җайланма белән чистартулар дип тә хисап тота.

Нефтеюганскида яшәүче композитор Венер Мөхәммәдиев нефть җәелгән урыннардан машина белән үтеп киткәндә исе борынны ярып керә дип әйтә. "Нефть суга таралган, быел су бик нык күтәрелде", дип әйтә Мөхәммәдиев. Объ елгагы җәелеп бик күп бакчаларны, кешеләрнең өйләрен дә баскан.

Нефтеюгански янында елга өстен каплаган нефть элпәсе
Нефтеюгански янында елга өстен каплаган нефть элпәсе

Мөхәммәдиев сүзләренчә, Нефтеюгански халкының гомер-гомергә чиста су күргәне юк. "Монда су гел сап-сары булып ага. Шәһәр халкы өчен суны элек-электән Объ елгасы кушылдыгы Юганнан алалар. Әмма аны эчәргә ярамый, күпләр бу су белән юынмый да. Бер хосусый ширкәт суны чистартып шешәләргә туртырып сата. 10 литрлы буш шешәне алып барып чиста сулыга алыштырган өчен 50 сум түләргә кирәк", ди Мөхәммәдиев.

Аның сүзләренчә, хакимиятләр күптән инде халыкны менә-менә чиста суга тиенәчәксез дип ышандырып килә. Су чистарту корылмасы төзелеп беткән, торбаларны да чистарта башлаганнар. "Гомер буе сары су аккан торбалар пычрак бит, аларны чистартмый торып чиста су килмәячәк", ди Мөхәммәдиев.

XS
SM
MD
LG