Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус җәмгыяте Казан урамына Янка Купала исемен бирергә чакыра


Янка Купала
Янка Купала

Татарстанның беларуслар оешмасы Казандагы урамнарның берсенә беларусларның күренекле шагыйре Янка Купала исемен бирү тәкъдиме белән чыгарга җыена.

Татарстанның халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм беларусларның "Спадчына" оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко бу хәбәрне Татар-информга раслаган.

"Ул сугыш вакытында Татарстанда иҗат иткән һәм монда үз эзен калдырган. Икенчедән, шәһәрдәге бер урам элек Янка Купала исеме белән аталган булган инде. Бүген бу исемне кайтарырга дигән фикерләр дә бар", ди Шәрипов.

Беларус җәмгыяте башлыгы сүзләренчә, Җиңү паркы янындагы хәзерге Бондаренко урамы элек Купала исемен йөрткән булган. Купала сугыш вакытында Югары Ослан янындагы Печищи авылында яшәгән һәм иҗат иткән. Татарстан беларуслары Купалага якын арада Казанда һәйкәл куячакларын да белдерә.

Маруденко Беларус президенты Александр Лукашенконың Казанга сәфәре вакытында урам исемнәрен алыштыруга каршы икәнлеген белдерүен әйтә.

Казаннар интернетта Эсперанто урамы исемен үзгәртмәскә, ә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исемен яңа төзелә торган шәһәрчекләр Иннополис йә булмаса Смарт-Ситидагы урамнарның берсенә бирергә дип имза җыйганда, хакимиятләр шимбә төнендә бу урамга "Нурсолтан Назарбаев ур." дип язылган такталар куеп чыккан.

Казаннар бу хәлне халык белән киңәшмиләр, халыкны кешегә санамыйлар дип бәяли.

XS
SM
MD
LG