Accessibility links

Исмет Йылмаз Төркия парламенты рәисе булды


Исмет Йылмаз
Исмет Йылмаз

Төркия парламенты рәисе итеп АК партиядән Исмет Йылмаз сайланды.

Төркия Милли мәҗлесендә ике көндә булган дүрт тавыш бирүнең соңгысында 550 депутатның күпчелеге парламент рәисе итеп Исмет Йылмазны сайлады. Соңгы тавыш бирүдә өч депутат тавыш бирүдән баш тартты, 29 бюллетень буш чыкты.

Милли хәрәкәт партиясеннән Әкмәлетдин Ихсаноглу һәм көрдләр яклы Халык демократик партиясеннән Денгир Мир Мәхмәт Фират өченче тапкыр тавыш бирүдә төшеп калды.

Төркиянең 26нчы парламентының рәисе Йылмаз көнчыгыштагы Сивас вилаятеннән сайланган, аңа 53 яшь. 2011 елда илнең ул чагындагы премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Йылмазны саклану министры итеп билгеләгән иде.

XS
SM
MD
LG