Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Юстиция министрының улы Илдар Корманов кулга алынды


Илдар Корманов
Илдар Корманов

Леруа Мерлен кибетен төзегәндә канун бозуда гаепләнгән Корманов мәхкәмә карары белән 13 сентябрьгә кадәр кулга алынды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның элекке Юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Кормановның бүгенге утырышка килмәвеннән соң кулга алу турында карар чыгарды. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат вәкиле Татьяна Салова хәбәр итә.

"Леруа Мерлен" кибете белән бәйле эшне тикшерү барышында Корманов өйдә сак астында тотылды. Бүген аның мәхкәмәгә җиде шаһитне тыңларга килүе көтелгән иде. Кормановның адвокаты Надежда Моратова Илдар Кормановның кулын бәреп имгәтүе сәбәпле килә алмаячагын белдерде, мәхкәмәгә табиблардан дәлил китермәде. Корманов Япеев урамындагы изоляторда тотылачак дип хәбәр ителә.

Илдар "Леруа Мерлен"га канунны читләтеп кенә ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларны "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министр җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек иткән.

XS
SM
MD
LG