Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә күпчелек халыкара кредитларны алу яклы


"Биш ел ул (Германия финанс министры) сезнең каныгызны эчә, аңа ЮК дип әйтегез!" диелгән референдумга әзерлек шигарендә
"Биш ел ул (Германия финанс министры) сезнең каныгызны эчә, аңа ЮК дип әйтегез!" диелгән референдумга әзерлек шигарендә

Грециядә 5 июль үтәчәк референдум алдыннан халыкның күпчелеге кредит бирүчеләр куйган шартларга ризалашу ягында. Фикерләр бу көннәрдә генә үзгәрде.

Грециядә халыкара кредитлар алу шартларын кабул итү-итмәү мәсьәләсендә 5 июль үтәчәк референдумда халыкның 44.8% уңай җавап бирергә җыена. 43.4% кредитлардан баш тартырга тели. 12% әле ничек тавыш бирәчәген карар итмәгән.

Референдумда Греция икътисадын тагын да кырысрак экономия шартларына әзерләү турындагы сорау тавышка куелачак. Аңа кадәр Афинның бурычлары турында барлык сөйләшүләр туктатылган.

Грециягә кредит биргән төп өч оешманың берсе - Халыкара валюта фонды белдерүенә караганда, илгә алдагы елда бөлгенлеккә төшмәс өчен тагын 50 миллиард евро кирәк булачак. 30 июнь Грециягә ярдәм програмы тәмамланды. 1 июльгә кадәр Афин Халыкара валюта фондына 1.5 миллиард евродан артык бурычны түли алмады. Бу атнада илдә банклар һәм биржалар эшләми, банклардан акча алу чикләнгән.

XS
SM
MD
LG