Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам фәлсәфәсен үзебезчә, татарча тәкъдим итү халыкка ошый”


Руфинә Габдрахманова
Руфинә Габдрахманова

Рамазан аенда интернетта бу айның әһәмиятен ассызыклаучы матур дизайнлы татарча рәсемнәр күпләп таралды. Бу эшкә алынучыларның берсе – “Җан азыгы” сәхифәсе.

Социаль челтәрләрдә ислам темасына булган сәхифәләрнең күпчелеге рус телендә эшли. Шул ук вакытта татар телле ислам югалып баруына борчылу белдергәннәр күп. Мисал өчен, бу күренеш белән риза булмыйча, татар яшьләре “Җан азыгы” паблигын ачып җибәргәннәр. Азатлык аларның эшчәнлеге белән якыннан танышты.

Татар телле исламның халәте социаль челтәрләрдә ачык күренә. Шөкер, исламга багышланган язмалар, аудио һәм видео, Коръән аятьләре, хәдисләр һ.б. төрле мәгълүматлар күп, ләкин аларның абсолют күпчелеге рус телендә. Татарча ислам тематикасына багышланган сайтлар, сәхифәләр бик аз. Булганнары арасында да күпчелеге гамәли мәгълүматлы түгел, ә бары тик ислам дөньясы яңалыкларын яктырту максаты булган сәхифәләр.

Рамазан аенда социаль челтәрләрдә айның әһәмиятен ассызыклаучы матур дизайнлы татарча рәсемнәр күпләп таралды. Бу эшне “Җан азыгы” дип аталган паблик башкарып чыгара икән. Төркем тематикасы “Аятьләр. Хәдисләр. Догалар. Вәгазьләр” дип билгеләнгән. Барлык мәгълүматлар саф татар телендә бирелә, матур, отышлы һәм күзгә ятышлы бизәү белән башкарыла.

Азатлык радиосы татар телле исламны үстерү юнәлешенә баскан “Җан азыгы” сәхифәсе хуҗаларының берсе Руфинә Габдрахманова белән элемтәгә кереп, сәхифәнең максатын һәм эш тәртибен белеште.

Руфинә, “Җан азыгы” сәхифәсен ни өчен оештырырга булдыгыз?

Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж
Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж

Мин “Җан азыгы” проектына дусларым чакыруы белән кушылдым. “Иҗтимагый файдалы” булырга теләү үзенекен иткәндер. Кеше үзен ниндидер бербөтеннең кисәге, өлеше итеп тойса гына, акыл һәм иҗат потенциалын кирәгенчә файдалана башлый. Минем белән дә шулайрак булды.

Сезнең пабликның максаты нәрсә?

Аллага шөкер, җәмгыятебездә исламны аңларга тырышучы яшьләр арта бара, тик, ни кызганыч, динне аңлау теле урысча. “Җан азыгы” проекты күңелләребезгә шулкадәр тансык булган иман турында татарча сөйләү. Бу паблик пропаганданы максат итеп куймый. Без, кешеләр өчен җан азыгы булырдай гыйбарә, канатлы сүз, Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез хәдисләрен билгеле бер сурәт рәвешендә китереп, халыкны уйландырырга телибез.

Моның нәтиҗәләре бармы соң, ничек уйлыйсың?

Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж
Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж

Миңа калса, “Җан азыгы”ның эшчәнлегенең нәтиҗәсе бар. Сәхифә барлыкка килүенә әле ярты ел гына, шуңа да карамастан, язылучылар саны көннән көн арта бара. Сәбәбе турында мин еш уйлый идем. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, ВКонтакте, Instagram кебек социаль челтәрләрдә яңалыклар тасмасын карап чыкканда, дин турында гыйбарәләр, Коръән аятьләре, Рәсүлебез хәдисләренә юлыгасың. Һәм алар хәзерге маркетингка туры килерлек сыйфатта ясалган: зәвыклы сурәттә матур шрифт белән сүзләр языла.

Андый “постларны” карау, охшату билгесе кую, үз сәхифәңә урнаштыру шактый актив бара. Ләкин алар русча. Татар телендә шундый ук паблик ясау кирәклеге көн кебек ачык иде. Ясадык, һәм ул үз нәтиҗәсен бирә, ислам фәлсәфәсен шулай үзебезчә, татарча тәкъдим итү халыкка ошый. Кеше якты уйларга, инанычка сусаган икән дигән тәэсир кала.

Мондый матур рәсемнәрне ничек ясыйсың?

Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж
Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж

Эшли башлаганда гына әле Microsoft Power Point програмында ясый идем. Хәзер инде Adobe Photoshopка күчтем. Пост ясау гадәттә ничек бара? Китаплар актарганда, дини китаплар укыганда, яисә интернетта социаль челтәрләрдә эзләнгәндә, үземә ошаган, күңелемә билгеле бер йогынты ясаган, уйланырга мәҗбүр иткән сүзләргә юлыгам. Тематик яктан туры килгән сурәт табам. Һәм шуңа төс коррекциясе ясап, яки бераз кисеп, яңа элементлар, табылган сүзләрне өстәп, композицион яктан тулы сурәт барлыкка китерергә тырышам. Шулай барлыкка килә дә инде. Миңа бу эш бик ошый.

Програмнарны ачканда һәрвакыт ниндидер бер дәрт, илһам белән тотынам аңа. Бәлки, кулланучыларга безнең эш кирәк икәнен аңлау үзенекен итәдер.

Гомумән, синеңчә, татар телендә исламга багышланган мәгълүматлар җитәрлекме? Син татарча нәрсәләрне кулланасың?

Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж
Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж

Шөкер, татар телендә исламга кагылышлы мәгълүматлар бар, алар күп. 1000 елдан артык тарихы бар бит исламның безнең халкыбызда! Ләкин, ничек йомшаграк әйтергә микән, алар инде искергән. Сәхифәгә сеңгән мәгънә, сүзләрдәге эчтәлек турында әйтмим. Теле, тәкъдим итү рәвеше искергән.

Хәзерге җәмгыять кешесе алай уйламый да, алай фикер дә йөртми, сөйләшми дә. Татарның дини лексикасын заманчалаштырырга кирәк кебек.

Соңгы арада үзем тәрҗемә итү яклырак кебек. Аятьләр булса, берничә тәфсирне (русча да, татарча да) чагыштырып, татар телендә тәкъдим итәргә тырышам. Чөнки халыкка сүзләр йогынты ясасын өчен, ул кешенең җаны, күңеле телендә булырга тиеш, минемчә. Шәхсән үземә Шамил хәзрәт Галәветдиннең исламны аңлату рәвеше ошый. Хәзерге дөнья күзлегеннән бирә ул дини белемне. Кире какмыйм, ул нейробиология, психология фәннәрен дә бик яхшы куллана, ләкин мондый төр аңлату да кирәктер кешегә.

Руфинә, синең фикеренчә, татар телле ислам югалмас өчен бүгенге көндә нәрсәләр кирәк?

Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж
Руфинә Габдрахманова ясаган коллаж

Татар телендә ислам югалмасын өчен, дини лексиканы яшәртергә кирәк. Ә бу китап язу, радио, телевидениеләрдән чыгышлар ясаулардан кала, хәзер яшәүне ансыз күз алдына да китереп булмаган интернетта да үстерү белән генә бара ала. Кабат шул ВКонтакте, Facebook, Instagram, Youtube кебек мәйданчыкларда да эш алып барырга кирәк. Русча тәкъдим ителгән мәгълүмат арасында миңа исламның асылы булган яктылык, ак төсләр җитми. Кара төсләрдән арындырырга вакыт күңелләрне. Кеше яктылыкка ышанырга тиеш, минемчә.

XS
SM
MD
LG