Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан мэрлары инвалидларга әйткән вәгъдәләрен үтәмәде"


Ясәвиев: "Казан мэрлары инвалидларга тиешле вәгъдәләрен үтәмәде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:03 0:00

КФУдан китәргә мәҗбүр ителгән галим Искәндәр Ясәвиев, үзе белән булган хәлләргә түгел, Казандагы дистәләрчә мең инвалидның проблемнарына игътибар итәргә чакыра. Чөнки аларны башкала түрәләре читләтеп үткәннәр, мэрлар вәгъдәләрен үтәмәгәннәр. Бу көннәрдә аның белән ирекле татар журналистлары очрашты.

Җәмәгать эшлеклесе, ил һәм республикадагы сәяси, социаль проблемнарга үз фикерен белдереп килүче галим Искәндәр Ясәвиев белән бу атнада үткән очрашуга бары өч кенә татар матбугаты вәкиле килде. Искәндәр әфәнде белән журналистларны күрештерүче “Сираҗи сүзе” газеты мөхәррире Эльвира Фатыйхова социаль челтәрләрдә алдан хәбәр итсә дә, милли мәгълүмат чаралары вәкилләре, бигрәк тә дәүләтнекеләр, бу вакыйганы “күрмәде”.

Искәндәр Ясәвиев белдергәнчә, Татарстанның рәсми медиасы аның тирәсендәге хәлләр белән гомумән кызыксынырга батырчылык итмәгән. Бары ирекле чыганаклар гына элемтәгә кергәннәр. Ул исә үзенә түгел, башкала түрәләре читләтеп үткән дистәләрчә инвалидның проблемнарына игътибар итәргә чакыра. Чөнки мэрлар Казанның 1000 еллыгы, Универсиада алдыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә арбада хәрәкәтләнер өчен уңайлы юллар вәгъдә иткән булсалар да, бүгенгә кадәр алар үтәлмәгән, ди Искәндәр Ясәвиев.

Аның белән очрашуда Татарстандагы хаксызлык, гаделсезлек, түрәләр башбаштыклыгы, депутат Равил Җиһаншин, КФУда булган хәлләрне искә төшердек, ни өчен инвалидларга, хокуклары бозылган кешеләргә булышуын белештек.

“Бу юлы үзем китәргә мәҗбүр булдым”

КФУ доцентын әлеге җитди адымга этәргән төп сәбәп уку йортының гомум һәм этник социология кафедрасында фән докторы Жанна Савельева белән доцент вазифасын даулашырга теләмәү булып чыкты. Укытучының эштән китүе мәгълүм булгач, Ясәвиевнең хезмәттәшләре һәм студентлар уку йорты җитәкчеләренә хат язган. Анда, Ясәвиевнең китүе, кафедрада белем бирү сыйфатына тискәре йогынты ясаячагы турында фикер әйтелә. КФУның рәсми сайтыннан алынган мәгълүмәтләргә караганда, быел Ясәвиевнең эш стажы 20 елга тулган. Бу турыда ул шуларны сөйләде:

Узган елны КФУ ректоры Илшат Гафуров белән безнең арада туган каршылыктан соң, ике факультет берләшкән вакытта мине эштән чыгарырга теләделәр. Ләкин сайлау комитеты әгъзасы булганга күрә, эш урынымнан читләштерергә берәүнең дә хакы юк иде. Шуңа да карамастан, мине эштән чыгару турындагы сүзләр йөрде. Әгәр дә ул вакытта эштән алган булсалар, мәхкәмәгә барып, үземнең хокукларымны яклаган булыр идем. Быел исә мине үземнең укучыма каршы куеп, бер урын өчен көрәштермәкче булдылар. Моның белән килешергә теләмәдем, шуңа күрә дә гаризамны кире алдым, дип белдерде үз теләге белән КФУдан китәргә мәҗбүр булган Искәндәр Ясәвиев.

Казан җитәкчеләре гаепләрен ник танымый?

Искәндәр Ясәвиевнең “Каршылыксыз шәһәр” (“Город без преград”) инициатив төркеме координаторы булуы мәгълүм. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемнарын чишү максатында актив эшчәнлек алып бара. Форсаттан файдаланып, Ясәвиев үзен һәм шәһәр халкын борчыган проблемнарны да җиткерде. Активистлар белән берлектә, шәһәр җитәкчеләренә каршы барып булса да, әлеге каршылыклардан чыгу юлларын эзләячәген әйтте:

Казанда метро төзелгән вакытта Камил Исхаков: “Җир астына төшү һәм метрода хәрәкәт итү инвалидлар өчен каршылыклар тудырмаячак”, дип вәгъдә биргән иде. Ләкин аларның берсе дә үтәлмәде. Яңа метро станцияләрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус булдырылган лифтларның да эшләмәвен ассызыклап узарга кирәк, ди Искәндәр Ясәвиев.

Бик күп тикшерүләр уздырганнан соң, шәһәр урамнары, парк-скверларның да тиешле таләпләргә туры килмәвен, ягъни арбалылар өчен биредә хәрәкәт итү күп каршылыклар тудырганын ачыклаганнар. Шуңа да карамастан, шәһәр башлыгы Илсур Метшин шәһәр тормышы һәм инвалидлар өчен урамнарда тудырылган уңайлыклар тиешле дәрәҗәдә дип саный. Инвалидларның хокукларын яклаучыларның Метшинга да сораулары күп, аның да вәгъдә атып, аны үтәмәү гадәте беленгән:

Казансуның яр буйлары мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм өлкән яшьтәгеләр үтеп йөрерлек түгел. Әлеге яр буен “ҖЧҖ Казан” җитештерү төзелеш берләшмәсе төзи. Баскычлары текә, күтәртмәле итеп ясалган булуга да карамастан, аларда пандуслар юк. Димәк, биредә бөтен теләгән кеше дә йөри алмаячак дигән сүз. Бу хакта президентка мөрәҗәгать язып, дәлилләр белән беркетергә теләп фотолар әзерләгән вакытта 23 июнь көнне яр буена төштем,” дип Ясәвиев Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин белән булган хәлне искә төшерде.

Искәндәр Ясәвиев: "Җиһаншин бүгенге хакимиятнең чын йөзен күрсәтте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Искәндәр әфәнде Игенчеләр сарае каршындагы текә баскычны фотога төшерү өчен парапетка менеп баса һәм бер плитәнең җиңелчә генә селкенеп торуын сизә. "Яр буе сыйфатсыз итеп төзелгән. Чөнки плитә тиешенчә беркетелмәгән иде", ди ул.

Көчле яңгырлар яуган вакытта, кайбер урамнарның су белән тулуына да шәһәр җитәкчелегенең гаебе зур булуын әйтә Ясәвиев. "Урамнардагы канализация чокырларының күбесе ялган рәвештә генә ясалып куелган диярсең. Алар су үткәрми. Шуңа күрә дә, көчле яңгырлар яуган саен урамнарны су баса. Шушы уздырылган тикшерүләргә нигезләнеп, шәһәр җитәкчеләренең шәһәр проблемнарын чишүләренең ни дәрәҗәдә булуы ачык аңлашыла” диде галим.

“Халык берләшеп бик зур проблемнарны да чишә ала”

- Сүз иреге бар дип чаң каксалар да, күп кенә медиада шәһәр җитәкчеләренә каршы сөйләү һәм язуны тыялар. Шуңа да карамастан, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар бар әле. Шул исәптән мине яклап чыккан мәгълүмат чараларына рәхмәтемне белдерәм.

Өметсезлеккә бирелергә ярамый, ул чынбарлыкка туры килми. Әйе, үз хокукларыңны, мәнфәгатьләреңне якларга көч-куәт, энергия кирәк. Әгәр янда булышыр кешеләр күренми икән, хокук яклаучылар бар бит. Аларга мөрәҗәгать итеп юридик, мораль ярдәм алырга була. Кызганыч ки, кешеләр “барыбер берни булмаячак, бернәрсә дә яхшыга үзгәрмиячәк”, дип иң башта ук үз хокуклары өчен көрәшүдән баш тарталар. Чыннан да, болай уйласаң, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Үзгәрешләр тырышканда, хәрәкәт иткәндә барлыкка килә.

Бирешергә, үз дөньяга кереп чумарга кирәкми. Фикердәшләр, дуслар белән берләшеп, ярдәмләшеп эш итәргә кирәк. Түбәннән үк үзең башлап йөрү, үзоешканлык кирәк. Сивиль җәмгыять нәкъ шулай барлыкка килә дә инде. Кешеләр кемдер килеп булышканын, өстән фәрман көтмиләр, үзләре берләшеп проблемнарын чишә башлыйлар. Мәсәлән, бер җирдә Иделне ком белән күмәләр, икенче урында урманнарны юк итеп элит йортлар төзиләр, өчен җирдә кемнедер хаксызга эшеннән кумакчы булалар. Кешеләр бу мәсьәләләр хакында җыелышып хакимияткә әйтәләр, социаль челтәрләрдә күрсәтәләр. Иртәме-соңмы аның нәтиҗәсе булачак.

Шундый гыйбарә бар, күселәр яктылыктан һәм тавыштан курка, иң җинаятьчел, куркыныч эшләр караңгыда, тынлыкта эшләнелә. Шуңа күрә, халык, кешеләр яктылык һәм үз тавышлары белән тормышларын, республикадагы хәлне уңайга үзгәртә алалар!”, дип йомгаклады сүзен Искәндәр Ясәвиев.

Бу әле аның белән сөйләшүнең бер өлеше генә, әңгәмәбез сәгатьтән артык дәвам итте. Искәндәр әфәнде җәмгыяви, социаль проектларында гаиләсенең рухландырып торуын, өч баласына да тиешле ата-ана игътибарын бирергә тырышуларын сөйләде. Ул, КФУдан китсә дә, социологик, ватандашлар хокукларын яклау эшчәнлеген туктатмаячагын әйтте. Нинди генә хәлләргә очрасам да, гаделлек буласына ышанам, теләктәшлек күрсәтүчеләр көннән-көн арта бара, халыкка ышанычым һәм хөрмәтем бик зур, ди галим.

XS
SM
MD
LG