Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кизнер авылы мөселманнары тәравихка йөри алмый


Кизнер мәчете каршында. Әмир Шакирҗанов (у) һәм Харрас Әкбәров
Кизнер мәчете каршында. Әмир Шакирҗанов (у) һәм Харрас Әкбәров

Удмуртиянең Кизнер авылы мөселманнары ислам кануннарын үтәргә тырыша: намазларга килә, сабакка йөри. Ләкин мәчет ерак булу сәбәпле өлкәннәргә Рамазан аенда тәравих намазларына йөрү кыенга туры килә.

Удмуртиянең Кизнер авылында меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Алар чыгышлары белән күбесе районның Борнаш авылыннан. Биредә алар гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үтәп яшәргә тырыша. Мөселманнар Рамазан аен ничек үткәрә? Ифтарлар уздырып, тәравих намазларына йөри алалармы?

Кизнерда мәчетне үткән гасырның 90нчы елларында төзиләр. Мөселманнарга бүген дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен урын җитәрлек. Дин сабагын алу, ислам кануннарын тирәнтен өйрәнү нияте белән мөселманнар мәчеткә килә. Кыш айларында биредә дин дәресләрен Можгадан имам килеп укыта. Бүген Кизнер мәчете имамы вазифасын авылдан 20 чакрымда булган Ягул авылыннан Әмир ага Шакирҗанов башкара. Әмма Әмир ага Кизнер мәчетендә махсус дини белеме булган имам булуын тели.

“Мин әти-бабамнан өйрәнеп калган догаларны беләм. Әмма махсус дини белемем юк. Шуңа да биредә яшь, белемле мулла булуын телим”, диде имам вазифасын башкаручы Әмир ага.

Мәчет эшен алып баручылар соңгы елда гына иман йорты тирәсен койма белән яңадан тотканнар. Шулай ук гыйбадәт кылырга килүчеләр җылы мәчеттә намаз укый, сабак ала. Мәчет газ белән җылытыла. Әле тагын күптән түгел тәхәрәтханә төзегәннәр. Су кертелгән. Болар барысы да халыктан җыелган хәер акчасына яисә иганәчеләр ярдәме белән башкарылган. Мәчетне карап торучы Харрас ага Әкбәров бу яңалыкларны сөенеп күрсәтеп йөрде.

“Кизнерда гомер итүче дин кардәшләребез ислам кануннарын үтәргә тырыша. Кеше артык күп булмаса да, намазларга килә, сабакка йөри. Әмма Рамазан аенда тәравих намазларына йөрү бик кыен. Мәчет Кизнерның бер почмагында, намаз да бик соң укыла, бу сәбәпле өлкән яшьтәге апа-агайлар килә алмый”, дип сөйләде Харрас ага Әскәров.

Кизнерда гомер итүче мөселманнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз – бала тугач, исем кушу, өйләнешүче парларга никах уку, ислам кануны буенча соңгы юлга озату – болар барысы да төгәл үтәлә. “Укуларга яшьләрне тартырга да тырышабыз, тик алар әле бик аз”, дип уфтанып куйды Харрас ага.

Рамазан ае керер алдыннан булган берничә истәлекле көннәрне дә билгеләп үткәннәр. Алар хакында кешеләргә аңлатмалар биргәннәр. Бу хакта милләттәшебез Наҗия апа Әхмәтшина җиткерде.

“Мәчеттә ифтарлар уздыру өчен тиешле шартлар юк. Дөрес, дин кардәшләребез гаиләләрдә авыз ачтыра. Тик бик аз, ит вакыты түгел бит”, дип дәвам итте Наҗия апа.

Яңа уку елыннан дин кардәшләребез белем алуларын дәвам итәргә ниятләп тора. Өлкән буын дини дәресләргә яшьләр, аеруча балалар килүен тели.

XS
SM
MD
LG