Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселона баш архитекторы казаннарны төп трендлар белән таныштырды


Татарстан президентының паркларны тәртипкә китерү киңәшчесе Наталия Фишман (с) һәм Винсент Гуайарт
Татарстан президентының паркларны тәртипкә китерү киңәшчесе Наталия Фишман (с) һәм Винсент Гуайарт

3 июльдә Татарстан башкаласында Каталония башкаласының баш архитекторы Винсент Гуайарт казаннарны Барселона архитектурасындагы заманча үзгәрешләр, киләчәк заман шәһәре трендлары белән таныштырды.

1. Бүгенге шәһәрләр индустриал структурага нигезләнгән. Ресурслар шәһәрдән читтә җитештерелә, соңыннан шәһәргә китерелә. Шәһәр ул ресурсларны куллана. Хәзер без бүленгән икътисад моделен эшлибез. Ресурсларны шәһәр эчендә үк җитештерү күздә тотыла. Әлегә моны мәгълүмат турында гына әйтеп була. Мәгълүмат шәһәр эчендә барлыкка килә һәм шәһәр эчендә үк кулланыла да. Тиздән шушы ук система азык-төлек һәм башка ресурсларга күчәргә тиеш. Барселона акрынлап электрик транспортка күчә. Шуңа күрә безгә электрны шәһәр эчендә җитештерү кирәк.

2. Барселонаның чүплекләрне бакчаларга әйләндерү тәҗрибәсе бар. Шәһәр янындагы чүп тавын юк итеп, аның урынына кеше ял итә торган гөлбакча торгызылды. Бу архитектура һәм урбанистикада яңа алым. Шулай ук шәһәрнең бер җирендә тимер юллар үтә торган мәйданны каплап ял итү бакчасы оештырылды.

3. Бездә чүптән электр ясала. Чүп җыела, яндырыла, шуннан электр җитештерелә һәм шәһәрне яктырту өчен кулланыла. Ягъни ресурслар шәһәр эчендә җитештерелә һәм кулланыла.

4. Валенсиядә яңа торак системы булдырылды. Студентларның яшәү мәйданы өчкә бүленә: шәхси, уртак, гомуми. Кечкенә йокы бүлмәсе, уртача уку урыны һәм зур бина. Ул барысын да куллана ала, ләкин азрак акча түли. Уртак яшәү мәйданы шулай ук танышырга, тәҗрибә һәм белем уртаклашырга мөмкинлек бирә.

5. Хәзер Барселонада яшьләрнең машина алу теләге юк, чөнки транспорт системы яхшыртылды. Нәтиҗәдә шәһәр бушрак, өй каршында машина кую урыннары аз, буш мәйданнар күбрәк.

6. Барселона архитектурасы тарихында тагын бер кызык вакыйга. Күптән түгел 25 ел элек төзелгән зур машина боҗра-эстакадасы сүтелде. Ул дөрес урында төзелмәгән дип табылды. Аның урынында хәзер креатив үзәк, бакча, офислар.

7. Шәһәрләргә аларны яхшыга таба үзгәртергә теләгән кешеләр, архитекторлар кирәк. Казанга килгәндә, минемчә, ул хәзер үзгәрү, үсеш кичерү процессында. Киләчәктә аның яхшыга үзгәрү потенциалы бар. Казанның яшь һәм тырыш архитекторларын киләчәктә зур эшләр көтә.

XS
SM
MD
LG