Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда полиция демонстрантларны баррикадаларны алырга чакыра


Баграмян урамындагы чүп әрҗәләреннән ясалган баррикада
Баграмян урамындагы чүп әрҗәләреннән ясалган баррикада

Демонстрантлар дүшәмбе киченә таләпләр үтәлмәсә баррикадаларны президент идарәсе бинасына таба күчерәчәкләрен белдерә.

Ереванда полиция протест часында катнашучыларны Баграмян урамыннан чүп әрҗәләрен алырга чакырды. Полиция, әгәр пртестчылар баррикадаларны алмаса, машиналар йөрүгә үзебез юл ачабыз дип белдергән. Бу хакта "Әрмәнстан яңалыклары" порталы хәбәр итә. "Интерфакс" белдерүенчә, дүшәмбе бу урамга махсус көчләр китерелгән.

Ереванда протестчылар утка бәя күтәрүгә каршылык белдереп ике атнага якын Баграмян урамын ябып тота. Бу урамга президент идарәсе, парламент, Конституция мәхкәмәсе биналары урнашкан.

Шимбә каршылык чарасында катнашучылар дүшәмбе киченә кадәр таләпләр үтәлергә тиеш дигән ультиматум куйды. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, алар "бер адым алга" дигән гамәл кылып, баррикадаларны президент идарәсе бинасына таба күчерергә җыена.

Шимбә митинг вакытында бу чара координаторларының берсе протестчылар исеменнән президент Серж Саргсянга төп өч таләпне белдерде. Беренчесе – җәмәгать куллануы бәяләрен көйләүче комиссиянең утка хакны арттыру карарын кире алырга. Икенчесе – 23 июнь көнне демонстрацияне куып таратырга дигән карарны кем биргәнен халыкка җиткерергә. Өченчесе – электрга моңа кадәр булган бәяләрне киметүне карарга.

XS
SM
MD
LG