Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан БРИКС илләрен яшьләр сәясәтенә өйрәтәчәк


Казанда БРИКС илләре яшьләр эшләре министрлары яшьләр һәм мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында белдерде.

Казанда БРИКС илләре яшьләр эшләре министрлары Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек нияте килешүенә кул куйды. Миңнеханов Татарстанның күптөрле яшьләр програмнары булуын сөйләде, "Алгарыш" програмын аерым телгә алды.

Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка министрлары алдында Миңнеханов Татарстанда спорт үсеше һәм Казанда үтәчәк су спорты чемпионаты турында сөйләде. Бу илләрнең яшьләр эшләре министрлары сәяси, мәдәни һәм гражданнар контроле өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килеште. Наркотикларның таралуы, терроризм һәм интернетта җинаятьләргә каршы чаралар күреләчәк, уртак фәнни һәм тикшерену проектлары, технопарклар, күршәзмәләр һәм БРИКС галәм станциясе планнары бар.

БРИКС иплләре яшьләре шулай ук көнбатыш мәгълүмат чараларына каршы торыр өчен үзләренең мәгълүмат агентлыкларын булдыру кирәклеге турында сөйләште.

Бу атнада Уфага 10 меңнән артык кеше килүе көтелә. Кытай, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка, Казаъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләре башлары, алар белән ярдәмчеләре, министрлары, сакчылары һәм берничә йөз гәзит һәм телеканал журналистлары киләчәк. Шулай ук Беларус президенты Александр Лукашенко да чарада катнашырга ышандырган, Әфганстан президенты Ашраф Гани Ахмадзай һәм Иран лидеры Хәсән Рухани да күзәтәчеләр буларак форумда катнашырга җыена.

Саммитлардан соң ШОС оешмасына Һиндстан белән Пакстан да керер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG