Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда удмурт теле диалектологик атласының дүрт томы дөнья күрде


Риф Нәсибуллин дүрт томлы китабын тәкъдим итә
Риф Нәсибуллин дүрт томлы китабын тәкъдим итә

Риф Нәсибуллин удмурт теленең диалектологик атласының дүрт томлыгын тәкъдим итте. Ул Удмурт теленә башкалардан кергән сүзләрне тәфсилләп өйрәнүгә нигезләнә.

Удмурт галиме туган телендә һәм шулай ук татар-башкорт-рус телләрендә иркен аралаша. Аны удмурт теленә башка телләрдән кергән сүзләр кызыксындыра. Бу кызыксыну фәнни эшкә әверелә.

Удмурт теленең диалектологик атласынын төзү эшенә филология фәннәре докторы, Удмурт дәүләт университеты профессоры Риф Нәсибуллин үткән гасырның җитмешенче елларында керешә. Ул удмурт теленә кергән рус һәм татар сүзләренең чорын, географиясен күрсәтә. Атласның дүрт томы дөнья күрде. “Атласта удмурт халкының мең еллык тарихы чагыла”, ди галим.

Тел белгеченә бу эшен башкарып чыгу өчен Удмурт дәүләт университетының элеккеге җитәкчелеге ярдәмгә килә - лаборатория булдырыла. “Бу миңа эзләнү-тикшеренү эшемне дәвам итәргә канат бирде дисәм дә бер дә арттыру булмас”, дип уртаклашты Риф Нәсибуллин. Ул проектлар язып, грантларга ия була. Шушы акчага Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче удмуртлар яшәгән 175 авылдан материал җыюга ирешә.

Харитада Татарстан һәм Удмуртия чикләре
Харитада Татарстан һәм Удмуртия чикләре

“Удмуртиядән 119 авыл, Киров өлкәсеннән 14, Татарстаннан 15, Башкортстаннан 18, Пермь краеннан 3, Мари Иленнән һәм Свердлау өлкәсеннән берәр авыл һәм тагын берничә өлкәдән. Удмурт теленә рус һәм татар телләреннән алымнарны компьтерга кертеп, карталар төзи башладык. Болар сүзләрнең кулланыш географиясен күзәтү өчен эшләнә”, дип аңлатты Риф Нәсибуллин.

Республикада яшәүче удмуртларның сүз байлыгына килгәндә, галим кызыклы нәтиҗә ясый.

Республиканың төньягында яшәүче халыкның сөйләм теленә күбрәк рус сүзләре, ә көньяктагы халык теленә татар сүзләре керә. Риф Нәсибуллин берничә мисал китерде. Мәсәлән, республиканың төнъягында яшәүче удмуртлар “огурец” сүзен үзләренчә “огрыч” дип атаса, көнъяк районнарда татар теленнән “кыяр” кергән. Удмуртлар аны “кияр” дип атый. Шулай ук көньяк удмуртларда татар теленнән кергән башка бик күп сүзләр бар. Әмма алар үзенчәлекле итеп әйтелә: кабистә, сугон, мунчо, чугундер, миндәр һәм татар теленнән аермасы булмаган сүзләр дә бар – урам, капка һәм башкалар.

Сүзләрнең көнъяктан төнъякка һәм төнъяктан көнъякка кулланылып килеп очрашуына 100 еллап вакыт уза икән. Аларның килеп тоташуын галим сызыклар белән билгели. “Шушы сызыклар телдә булган үзгәрешләрне, аның тарихын күрсәтә дә инде. Һәр сүзнең удмурт теленә кайчан керүен белеп була”, диде Риф Нәсибуллин. Мисал өчен удмурт теленә кергән урам сүзе Риф Нәсибуллин фикеренчә, патшаның авылларда йортларны урам итеп төзү фәрманына бәйле. Шулай да, тел белгече фикеренчә, удмурт теленә башка телләрдән кергән сүзләр күп очракта көнкүрештә булган әйберләргә һәм авыл тормышына бәйле.

Тормыштагы үзгәрешләр телгә яңа төшенчәләр, аңлатмалар кертә. Башка телләрдән алынган сүзләр белән беррәттән, удмуртлар үзләре дә аларга яңа сүзләр уйлап таба. Мисал өчен – кишер. Удмуртлар кишер үстерә башлагач, көнъякта ул “кишер” дип татар сүзе белән кулланыла, ә төнъякта – чужкушман дип атала. Бу удмурт телендәге ике сүздән тора: чуж – сары, кушман – әче торма.

Телнең атласын төзү – катлаулы эш. Риф Нәсибуллин бу тармакта эшләүче Мәскәү галиме Борис Серебрянников һәм чит ил белгечләре эшләре белән таныша, хәтта алар белән хезмәттәшлек тә итә. Бергә эшләү аның өчен зур тәҗрибә була. Удмурт диалектологик атласын төзүдә һәм үзе җитәкчелек иткән лаборатория эшен җанландырып җибәрергә дә этәргеч бирә. Удмурт диалектологик атласының дүрт томы дөнья күрде.

Галим сүзләренчә, атласта удмурт халкының мең еллык тарихы чагыла. Удмурт телен үзләштерүдә гасырларга калачак хезмәт өстендә эшләү дәвам ителә.

XS
SM
MD
LG