Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Конгресс читтәге кырымтатарларның потенциалын күрсәтергә тиеш"


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Милли мәҗлес вәкиле 1-2 августта Әнкарада узачак II Бөтендөнья кырымтатар конгрессында яңа рәиснең сайлануын һәм милли мәсьәләнең халыкара дәрәҗәдә каралуын көтә.

Булачак җыен хакында Азатлык Кырымтатар мәҗлесенең Тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы, I Бөтендөнья кырымтатар конгрессының координация комитеты әгъзасы Али Хәмзин белән сөйләште.

Хәмзин беренче чиратта кырымтатар халкы язмышын халыкара дәрәҗәдә тикшерергә һәм халыкара нормаларга, кануннарга яраклы рәвештә хәл итергә кирәк дип саный.

Хәмзин фикеренчә, Әнкарада үтәчәк II Бөтендөнья конгрессы бу мәсьәләне куярга һәм Төркиядәге күпсанлы кырымтатарларны активлаштыру башлангычы булырга мөмкин. Билгеле булганча, Әнкарада кырымтатарлар төрле дәрәҗәдәге хакимият оешмаларына кергән.

– Али әфәнде, шундый авыр вазгыятьтә конгрессны үткәрүнең максаты нинди?

– Кырым һәм Русиядәге кайбер тарафларның кырымтатарларны ярымутрауда кинәттән килеп чыккан халык дип атавы Кырымдагы халыкның язмышы белән борчылучыларны кузгатты дип әйтергә була. Бу вакыйганың әһәмияте шунда ки, Төркиядәге миллионнарча кырымтатар үзләрен Кырымда яшәүче халыкның бер өлеше буларак торган саен күбрәк хис итә башлады.

– Кырымда яшәүче татарларга бу нәрсә бирә?

– Бу безгә теләктәшлек хисен бирә. Русия хакимиятләренең вәгъдәләре үтәлмәде, Кырым республикасы Югары радасы 2014 елның 11 мартында чыгарган "Кырымтатар халкы хокукларын торгызу гарантияләре һәм аның Кырым җәмгыятенә интеграциясе турында" дигән карары белән безгә вәгъдә ителгән өстенлекләр сүздә генә калды. Соңыннан Милли мәҗлесне деструктив хәрәкәт дип гаепләп, аларны үтәүдән бөтенләй баш тарттылар, хакимиятләргә безнең ышанычыбыз бетте.

– Конгресстан тагын нәрсәләр өмет итәсез?

– Аның бик тиз арада нәтиҗә бирүен көтү урынсыз булыр иде. Безгә Кырымдагы вазгыятькә тәэсир итә торган тарафларга, шул исәптән Русиягә дә, хәзерге вакытта Кырым халкына карата барган гамәлләр канунсыз дигән фикерне җиткерергә тиешбез.

Без бар якларның аңлавын телибез, шул исәптән Украинаның да. II конгресс ул – киләчәк юнәлешне, кырымтатар халкының потенциалын билгеләүче бер билге булачак. Конгресста хата ясаудан гына тыелып калырга кирәк.

– Нинди хата?

– Беренче конгресста рәис урынына намзәтләр бары тик Төркиядәге диаспорадан гына каралды. Ул вакытта мин билгеле җәмәгать эшлеклесе Намык Кемал Баярны тәкъдим иткән идем, әмма бу карарны хупламадылар. Ул вакытта Кырым вәкиле булсын дип әйттеләр. Мин шәхсән ул вакытта Рефат Чубаровны тәкъдим иттем. Әмма ул бер үк вакытта Милли мәҗлес рәисе дә булганга күрә, көтелгәнчә, вазифаларын башкарып чыга алмады. Белүемчә, кырымтатарлар бу урынга яңадан Чубаровны тәкъдим итмәкче, әмма, минемчә, бу хата булачак.

Ул Милли мәҗлес рәисе генә түгел, шул ук вакыта Украина президенты каршындагы Кырымтатарлар шурасы рәисе, Украина Югары радасы депутаты, Украина хакимиятләрендә башка вазифаларны да башкара. Конгресс рәисе булып системалы эшләргә ул каян вакыт табачак дигән сорау туа.

II Кырым татар конгрессы җитәкчесе итеп Төркиядәге диаспорадан вәкил сайланырга тиеш. Бу авыр вазгыятьтә безгә яңа әйдәп баручы шәхесләр үстерергә кирәк. Кырымнан читтә кырымтатар сәясәтчеләре катламы үсеп чыгарга тиеш. Без үзебез җитәкчеләр белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел.

– Кырымннан бу конгресска кемнәр бара һәм алар зыян күрмәсләрме?

– Вәкилләр иҗтимагый оешмалардан сайланырга тиеш.

XS
SM
MD
LG