Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дәүләтләр фәннәр академияләренең берлеге төзелде


Азәрбайҗан академиясе вице-президенты Иса Габиббейли (с), Казакъстан академиясе президенты Мурат Журинов, Төркия академиясе президенты Әхмәт Аджар, Халыкара төрки академия президенты Дархан Кыдырали, Кыргызстан академиясе президенты Абдыганы Эркебаев, Башкортстан академиясе президенты урынбасары Венер Солтангулов, Татарстан академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов.
Азәрбайҗан академиясе вице-президенты Иса Габиббейли (с), Казакъстан академиясе президенты Мурат Журинов, Төркия академиясе президенты Әхмәт Аджар, Халыкара төрки академия президенты Дархан Кыдырали, Кыргызстан академиясе президенты Абдыганы Эркебаев, Башкортстан академиясе президенты урынбасары Венер Солтангулов, Татарстан академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тарихи вакыйгаларга карата уртак фикергә килү, булган проблемнарны киңәшеп чишү өчен берлекнең әһәмияте зур дип белдерә.

29 июньдә Казакъстан башкаласы Астанада Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Татарстан, Башкортстан фәннәр академияләренең президентлары катнашында җыелыш узды. Чарага Маҗарстан һәм Монголия илчеләре, күп кенә халыкара оешмаларның җитәкчеләре дә килде. Халыкара төрки академиянең президенты Дархан Кыдырали җитәкчелегендә үткән бу җыелышта Төрки дәүләтләр академияләренең берлеге төзелде.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов фәнни ачышлар белән уртаклашу, тарихи вакыйгаларга карата бер фикергә килү, булган проблемнарны киңәшеп чишү өчен берлекнең әһәмияте зур дип белдерә. Президент Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Астанада үткән җыенда Төрки дәүләтләр академияләр берлеге төзелде. Нинди максатларны күз алдында тотып оешты ул?

– Без глобальләшү заманында яшибез. Мондый заманаларда уңышның нигезе бергәлектә генә була ала. Татар халкында “Бергәлектә – көч” дигән мәкаль дә бар бит. Бергәләп тотынганда, һәр эштә зуррак нәтиҗәләргә ирешергә була. Бу очрашу шушы фикерне искә төшереп, шуңа нигезләнеп киләчәккә планнар кору өчен кирәк иде.

Узган ел Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та шул хакта сөйләде. Ул Казанның элек-электән төрки халыклар өчен тарихи-мәдәни арадашчы булуын әйтте.

Мәгъзүм Сәлахов
Мәгъзүм Сәлахов

Бергәлек идеясе фәнни прогресс өчен дә нигез булып тора. Чөнки төрки илләрдә, төрки телле төбәкләрдә эшләгән академияләр һуманитар проблемнарга өстенлек бирә, тарихи мирасны барлау һәм өйрәнү белән шөгыльләнә.

Берлек төзелүнең төп максаты – төрки академияләр белән бәйләнешләрне тагын да ныгыту. Без уртак мәдәни мирас белән эшлибез. Төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен бергәләп өйрәнү, фәнни потенциалны уртак зур проектларга туплау кирәк.

Дөрес, соңгы вакытта бу өлкәдә алга китеш бар. Ләкин эш системалы түгел, бер оештыручы үзәктән алып барылмый. Тарихи вакыйгаларга карата да еш кына уртак фикергә килә алмыйбыз. Бу иң җитди проблемыбыз иде. Очрашу вакытында бу хакта мин күтәреп чыктым һәм тарихка карата без уртак фикердә булырга тиеш дип белдердем. Киләчәктә тарихи вакыйгаларда уртак фикергә килү өчен бергәләшеп конференцияләр дә үткәрәчәкбез.

Мин төрки дөнья академияләре берлегенең ролен безнең уртак тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә караган фәнни эшләрне бергәләп, киңәшеп эшләүдә дә күрәм. Берлек җыелышы вакытында берничә юнәлеш билгеләнде, алар уртак проектлар булдыру, тарихи даталарны бергә уздыру, фәнни ачышлар белән уртаклашып тору һәм яшь галимнәр өчен халыкара мәктәпләр оештыру. Әйтик, Болгар җирендәге археологиядән фәнни мәктәп кебек.

Дөресен әйткәндә, бу берлекне оештыру баштан ук Татарстан фәннәр академиясенең теләге иде. Төрки академия президенты Дархан Кыдырали моңа кадәр булган очрашуларда да бу мәсьәләне күтәреп килде. Берлекне оештыру Төрки академия белән Татарстан академиясенең уртак теләге дип тә әйтергә була.

– Берлек алга таба ничек җыелып торачак?

– Без хәзер Төркия фәннәр академиясе президентын берлекнең җитәкчесе итеп сайладык. Киләсе утырышны Төркиядә үткәрергә килештек. Бу берлеккә кергән һәр ил дә үзләрендә була торган чараларга берлек әгъзаларын да чакырачак. Әлеге очрашулар вакытында үзебезнең планнар һәм алдагы эшләр турында да сөйләшәчәкбез.

Берлекнең җитәкчесен әлегә бер елга сайлап куярга дип сөйләштек. Киләсе елга очрашу Төркиядә була һәм анда яңа җитәкче сайланачак.

Алдыбызда Тукайның 130 еллыгы тора, Төрки академия президентлары барсы да бу чарага килергә вәгъдә итте. Киләсе елга сентябрь аенда Татарстан фәннәр академиясен оештырганга 25 ел була, алар шулай ук бу чарага да килерләр дип өметләнәбез.

Башта мин берлекнең киләсе җыелышын үзебездә, Татарстанда үткәрик дигән тәкъдим белән чыккан идем. Алар, әйдәгез, башта төрки дәүләтләрдә үткәрик дигән теләк белдерде. Русиядәге республикалар эченнән бу чарада Башкортстан белән Татарстан гына катнашты.

Без үзара бөтен басмалар белән алмашып торырга, үзебезнең сайтны булдырырга дип тә килештек. Аннары елга ике мәртәбә үзебезнең журналны чыгарып торачакбыз. Бу басмада һәр академия үзләрендәге проблемнар турында да язачак.

Төркия фәннәр академиясе президенты һуманитар өлкәләрдә генә түгел, ә башка, мисал өчен нефть химиясендә һәм башка өлкәләрдә дә аралашып торыйк дип белдерде. Алар хезмәттәшлекне тагын да киңрәк итеп күрә.

– Сайт нинди телләрдә булырга тиеш дип күзаллыйсыз?

– Без иң башта инглиз, казакъ һәм татар телләрендә булырга тиеш дип килештек. Һәр төрки телдә дә булса, бигрәк тә яхшы булачак. Рус теле дә булачак, чөнки ул гомум телгә әйләнде дияргә була. Очрашуда азәрбайҗаннар, кыргызлар һәм башкалар рус теленә дә күчеп сөйләде.

– Якын арада нинди уртак проектлар эшләнәчәк соң?

– ХХ гасыр башы газет-журналларын кириллицада кабат бастыру һәм ХХ гасыр башы төрки-татар вакытлы матбугатының сайтын булдыру; Идел буе халыклары телләренең сөйләүлеген төзү; 100 томлык төрки халыкларның мәкальләре басмасына татар мәкальләре томнарын әзерләү, Гали Рәхим һәм Газиз Гобәйдуллиннарның "Татар әдәбияты тарихы" хезмәте, Корбангали Халидинең (1846-1913) "Таварихе хамса шәркый" ("Биш шәрык халыкларының тарихы") кебек басмаларны текстологик яктан әзерләү һәм бастырып чыгару шундыйлардан. Татарстан "Бөек ефәк юлы" дигән зур комплекслы проектка кушылыр дип уйланыла.

– Сезнең Татарстан фәннәр академиясе президенты булып сайлануыгызга бер ел булды. Хәзер академиядә нинди үзгәрешләр бара?

– Институтларны академия базасында берләштерү төгәлләнде. Кайбер институтларда зур проектлар эшләү йомгакланып килә. Әйтик, Казандагы "Археология музее" ачылу алдында, Болгар музей-тыюлыгында Болгар һөнәрчелеге үзәге пәйда булды, төрки-татар язма мәдәнияте музей-экспозициясе эшләнә, ике томда "Татар теленең этимологик сүзлеге" басылып чыкты, "Тукай энциклопедиясе"н әзерләү төгәлләнде, "Татар энциклопедиясе"нең татар телендәге томнарын әзерләү дә төгәлләнеп килә.

Болгар һәм Алтын Урда шәһәрләрен комплекслы өйрәнүне дәвам итәбез, бу исемлектә Биләр, Касыйм, Искер, Хаҗи Тархан, Бакчасарай, Үкек, Сарай-Бату, Җүкәтау, Монголиядәге Орду-Балык та бар. Күп проектлар әзерләнү этабында: Зөядәге "Татар бистәсе" музее, 6 томлык "Аңлатмалы сүзлек", 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы", 3 томда Татарстандагы торак урыннар энциклопедиясе, Русиядә татарлар яши торган төбәкләр хакында белешмәлек, "Казакъстанда татарлар" дигән энциклопедик басма, югалган торак урыннары хакында белешмәлек һәм башкалар шундыйлардан.

Татар халкы белән бәйле энциклопедия проектларына химаячеләр дә таптык. Алар үзләре ярдәм итү теләге белән чыкты.

Менә мин бер ел академиягә җитәкчелек итәм, бу урынга килгәндә Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән Русиядә дә, башка бер җирдә дә татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән беркем дә шөгыльләнмәячәк дип сөйләшкән идек. Бу зур җаваплылык.

Университетта ректор булып эшләгәндә безгә АКШтан килеп татар халкын, татар тарихын өйрәнгәннәр иде. Хәзер исә академия татар халкын өйрәнүче үзәк булып калды. Югары уку йортларында да фән юлыннан китәрдәй белгечләр әзерләү проблемга әйләнде. Белгечләр әзерләү бара, әмма безне канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел.

Безнең академия каршындагы һуманитар институтлар тарихи миссия башкара. Алар булганны саклап калып, алга таба үстерү өчен эшләргә тиеш. Бу эшләрдә безнең хәзер төрки дөнья белән бергә булуыбыз да ярдәм итәр. Бер-беребез белән тәҗрибәләр уртаклашу мөмкинлеге дә туды. Безнең халыкта гына түгел, ә барыбызда да проблемнар җитәрлек. Ә иң әһәмиятлесе – төрки дөнья белән тамырлар уртак безнең.

– Сез югары уку йортларында белгечләр әзерләү проблемын әйтә башладыгыз. Булачак галимнәр татар фәненең киләчәгенең нигезе булып тора. Татар тарихы белгечләрен әзерләү дә проблемга әйләнде. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә белгечләрне әзерләгәндә хәзер педагогикага гына игътибар бирелә. Сез бу проблемнан чыгу юлын ничегрәк күрәсез?

– Бу чыннан да проблем булып тора. Хәзер төрле сөйләшүләр үткәрәбез. Үзебезнең академиядә, аспирантура белән беррәттән, докторантура булдыру өстендә эшлибез. Безгә беренче чиратта классик татар филологиясен өйрәнгән студентлар кирәк. Кызганыч, хәзер бу юнәлеш университетта юкка чыкты, педагогия юнәлешендә белгечләр әзерләү генә калды. Мәгариф министры һәм башкалар белән дә бу хакта сөйләшәбез.

Монда проблемнар бар. Хәзер Русиядә "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертәргә җыеналар. Татар телен укыту тагын да авырлашырга мөмкин. Без БДИны татарча бирә алмыйбыз инде, әгәр мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре дә юкка чыкса? Бу проблемнар президент алдында да, Дәүләт шурасында да күтәрелә.

XS
SM
MD
LG