Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев Думадагы Ирина Яроваяга каршы чыгачак


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

8 июльдә Дәүләт шурасында Разил Вәлиев депутатларны милли мәгарифнең тамырына балта чабачак канун өлгесен хупламаска чакыра.

8 июль көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Русиянең "Мәгариф турындагы" канунына үзгәрешләр дә карала.

Русиянең "Мәгариф турындагы" канунына үзгәрешләрне "Бердәм Русия"дән Ирина Яровая Думага узган елның көзендә үк тәкъдим иткән иде. Ул вакытта "төп дәреслекләр" ("базовые учебники") дигән исемлеккә тарих, рус теле һәм рус әдәбияты кергән иде. Инде быелның май аенда бу исемлеккә математика да өстәлде. Канун өлгесен Русия Думасының мәгариф комитеты башлыгы Вячеслав Никонов та хуплый. Яровая фикеренчә, бала нинди гаиләдән булуына, кайда яшәвенә карамастан, "бердәм мәгариф киңлегендә" белем алырга тиеш. "Хәзер Русиядәге мәктәпләр 52 меңләп төрле програмнар булдырды", ди ул.

30 июнь дә Татарстан Дәүләт шурасының Разил Вәлиев җитәкчелегендәге Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты канунга үзгәрешләрне хупламаска дигән карар чыгарды. Разил Вәлиев чәршәмбе булачак Дәүләт шурасы утырышында комитет карарын депутатларга җиткерәчәк һәм милли мәгарифнең тамырына балта чабачак канунга үзгәрешләрне хупламаска чакырачак. Татарстан Дәүләт шурасы карары аннан соң Русия думасына һәм илнең субъектларындагы парламентларга җибәреләчәк. "Без субъектларның парламентларын да бу канун өлгесен хупламаска чакырабыз", ди Вәлиев.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

​– Канунга үзгәрешләрдә ике төп әйбер күздә тотыла. Беренчесе –төп дәреслекләр булдыру һәм икенчесе – Русиядәге мәгариф кануннарын, програмнарын әзерләгән вакытта субъектларның ни дәрәҗәдә катнаша алу мәсьәләсе.

Русиядә төп (базовый) дәреслекләр булдыру безне һич кенә дә канәгатьләндерә алмый, чөнки Русиядә урнашып килгән демократиянең һәм плюрализмның тамырына балта белән чапкан шикелле була.

Русия Конституциясендәге 44нче маддәдә укытуның ирекле булуы турында язылган. Димәк, укытучы дәреслекләр буенча үзе теләгәнчә укыта алырга тиеш. Моңа кадәр Русиядә дәреслекләрнең төрле вариантлары эшләнә иде. Билгеле, теләсә кем дәреслек яза да, шуның нигезендә укыта дигән сүз түгел бу. Дәреслек язылгач биш баскычтан торган экспертизалар уза. Русия мәгариф министрлыгы раслагач кына, дәреслекләрне мәктәпләр алдыра ала. Мәктәпләр шушы төрле варианттагы дәреслекләр арасыннан үзләре теләгәнен ала иде. Төп дәреслек кенә булса, димәк аның төрле вариантлары була алмый дигән сүз.

Бүген мәгариф системына БДИ (ЕГЭ) кертелгән. БДИга әзерләнү өчен бер дәреслек кенә җитми, укучылар төрле дәреслекләр, төрле кулланмалар файдалана. Русия думасы исә бер төп дәреслек һәм аның янында укучыларның белемен тулыландыру өчен төрле кулланмалар булырга тиеш дип белдерә. Бу кулланмалар да киләчәктә дәреслекләр шикелле үк экспертиза узарга тиеш булачак. Экспертизаны теләсә-кайсы республика булдыра алмый, ул искиткеч катлаулы әйбер. Бүген Русиядә 85 субъект, 25 милли республика бар. Бүгенгә өч милли республика гына дәреслекләр экспертизасын үтә алган. Татарстанда бу экспертизаны 54 дәреслек үткән булган. Мең ярымнан артык кулланма икән, кемнәр генә аларга бу экспертизаларны ясап бетерә алыр икән? Педагоглар әйтүенчә, бу бүген була торган эш түгел.

Русиядә аерым бер фәннән бер генә төп дәреслек була икән, димәк бөтен ил күләмендә бер генә шаблон булачак. Русия бит күп милләтле дәүләт һәм бу бер дәреслеккә нинди үзенчәлекләрне кертеп булыр икән? Һәр төбәкнең, милли республиканың үзенчәлекләре бар. Дәреслекләрнең төрле варинатларын кулланганда бу үзенчәлекләрне дәреслекләргә кертеп була иде. Киләчәктә бу мөмкинлек тә юкка чыгарга мөмкин.

Милли мәгариф бүген үк аяныч хәлдә

Безнең өчен иң аянычы – әлеге дә баягы туган телебезнең, туган әдәбиятыбызның, милтәтебезнең язмышы. Без милли республика икән, безнең милли мәктәбебез, милли мәгариф системыбыз булырга тиеш. Бүген инде ул бик тә аяныч хәлдә. Әгәр бу канун өлгесе кабул ителсә, ул тагын да мөшкелрәк хәлгә дучар ителәчәк. Русиянең әлегә кадәр эшләп килгән "Мәгариф турындагы" канунында милли республикалар һәм Русиянең теләсә-кайсы субъекты мәгарифкә кагылган дәүләт програмнарын, нормативларны һәм башка документларны әзерләгән вакытта үзенең фикерен әйтә һәм аны эшләүдә катнаша ала иде. Бу канун өлгесендә субъектлар һәм милли республикалар бу хокуктан мәхрүм ителәчәк. Димәк, без үзебезнең сүзебезне әйтә алмаячакбыз. Безнең өчен дәүләт програмнарын да, документларны да, барсын да Мәскәү эшләячәк.

Хәзер эшләп килгән "Мәгариф турындагы" канунда федератив мәгариф стандартларын әзерләү ул хөкүмәт эше дип язылган. Бу канун өлгесендә әлеге хокук мәгариф министрлыгыннан алыначак һәм Русиянең мәгариф академиясенә тапшырылачак. Бу үзгәрешләр берсе дә безнең милли мәгариф өчен кулай түгел. Киләчәктә болар милли мәгарифнең тамырына балта белән чабу булып тора.

Бүген Русиядә ике фәннән – математика һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла. БДИ вакытында безнең укучылар, укытучылар, ата-аналар бик авыр хәлгә кала. Соңгы ике елда укучылар бөтен фәннәрне бер кырыйга куеп бары тик БДИга гына әзерләнә башлый. Бу баланың аңын да, белем алу дәрәҗәсен дә чикли.

"Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләрдә БДИны ике генә түгел, ә дүрт итү күз алдында тотыла. Тарих һәм рус әдәбияты да өстәләчәк. БДИга кергән фәннәр өстенлектә булачак, сәгатьләр дә, дәресләр дә күбрәк биреләчәк. Ни хисабына? Әлбәттә, һичшиксез, туган тел һәм туган әдәбият хисабына булачак. Бу канун өлгесе кабул ителсә, киләчәктә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнү өчен сәгатьләр саны кимиячәк. Димәк, Татарстанның телләр һәм мәгариф кануннарындагы татар һәм рус телләрен, дәүләт теле буларак, бертигез күләмдә укыту турындагы маддәләребез санга сугылмаячак.

Бу турыдан-туры Русия Конституция мәхкәмәсе карарына каршы килә. 2004 елның 16 ноябрендә Конституция мәхкәмәсендә бу мәсьәлә каралды. Татарстанның мәгариф һәм телләр кануннарындагы татар һәм рус телләрен дәүләт телләре буларак тигез күләмдә укыту Русия Конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарылган иде. Бу карар бөтен Русия өчен карар, аны тыярга беркемнең дә хакы юк. Димәк, Русия Думасына тәкъдим ителә торган канун өлгесе Русия Конституция мәхкәмәсенең карарына да каршы килә.

Бу канун өлгесе бик күп каршылыклардан тора һәм без аны Русиянең мәгариф системына зыян китерә торган, милли мәгарифнең мөмкинлекләрен киметә торган документ дип карыйбыз һәм хупларга җыенмыйбыз.

****
Элегрәк Татарстан мәгариф министрлыгы да, Татарстан Җәмәгать пулаты да канунга үзгәрешләргә каршы икәнлеген белдереп, Русия мәгариф министрлыгына һәм Җәмәгать пулатына үз фикерләрен җибәрде. Русия фән һәм мәгариф министрлыгының иҗтимагый шурасы да бу канун өлегесен тикшерде һәм хупламады.

XS
SM
MD
LG