Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы Яровая канунына каршы чыкты


Разил Вәлиев чыгыш ясый, 2015 елның 8 июле
Разил Вәлиев чыгыш ясый, 2015 елның 8 июле

Татарстан депутатлары Дәүләт думасынннан Ирина Яровая тәкъдим иткән "бердәм мәгариф киңлеге" турындагы канун өлгесен кире какты.

Татарстан Дәүләт шурасы мәгариф турында, шулай ук дәүләт вә муниципаль кирәк-яракларны сатып алу турындагы федераль кануннарга үзгәрешләрне кире какты. Бу үгәрешләрне Дәүләт думасы депутатлары Ирина Яровая һәм Вячеслав Никонов керткән иде. Яровая "төп дәреслекләр" ("базовые учебники") дигән исемлеккә тарих, рус теле һәм рус әдәбиятын, математиканы өстәргә тәкъдим итте. Депутат фикеренчә, бала нинди гаиләдән булуына, кайда яшәвенә карамастан, "бердәм мәгариф киңлегендә" белем алырга тиеш.

"Бу канун өлгесе бик күп каршылыклардан тора һәм без аны Русиянең мәгариф системына зыян китерә торган, милли мәгарифнең мөмкинлекләрен киметә торган документ дип карыйбыз һәм хупларга җыенмыйбыз", диде кичә Азатлыкка Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Бүгенге чыгышында Вәлиев канунның Русия Конституциясендәге 44нче маддәдәнең, укытуның ирекле булуы турындагы маддәне бозачагы, белем бирү сыйфатын төшерәчәге турында әйтте.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әлеге канун өлгесен тормышка ашыруга күп акча кирәк булачагын белдерде. Депутатлар канун өлгесенә каршы тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG