Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильяс Халиков: "Татар эстрадасында да дини җырлар башкаручылар артсын иде"


Ильяс Халиков: “Татар эстрадасында да дини җырлар башкаручылар артсын иде”
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:10 0:00

Дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиков татар яшьләрен чит халыклардан кергән агымнарга бирешмичә, ата-бабалардан килгән милли-дини нигезне саклап татар булып яшәргә чакыра. Үзе исә татар-мөселман гореф-гадәтләренә таянып иҗат итүен әйтә.

Татарстанда үткән дини мәҗлесләрдә, хәйрия чараларында, никахларда Ильяс Халиков исеме еш яңгырый. Бер-ике еллап ул үз концертларын да үткәрә, республиканың диния нәзарәте дә аны үз чараларына еш чакыра. Татарча дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиков белән якыннан танышырга булдык.

Ильяс, синең бүген үз тамашачыларың формалашты. Кайчандыр дини җырлар Татарстанда сәерлек белән кабул ителде, бүген инде нормаль күренешкә әйләнеп бара. Ни өчен мөнәҗәт-бәетләр, дини җырлар хәзер генә зур сәхнәгә менде?

Бу җырларның тарихына күз салсак, алар йоклаган бала шикелле. Вакыт кирәк булган. Чөнки әби-бабайлар, өлкән буын вәкилләре безне мөнәҗәтләр, касидә-мәдхияләр, мәрсия-бәетләр, бишек җырлары белән тәрбияләргә тырышты. Мөселманнар яшәгән илләрдә ул иртәрәк, күбрәк җәелгән. Самми Йосыф, Йосыф Ислам, Маһир Зейн, Мишәри Рәшит дисеңме. Алар иҗатларын дини юнәлешкә борганнар, үзләре үк Коръән хафизлар да, изге китапны сәнгатьле итеп укыйлар.

Әмма безнең әби-бабайларның мөнәҗәт-бәет башкарулары Самми Йосыф, Йосыф Исламнардан нык аерылып тора, аларны бергә карау дөрес буламы?

Алай дип тә аңларга була. Һәрбер халыкның үзенә күрә бер үзенчәлеге бар. Мәсәлән, безнең татар түбәтәе бит бер төрле, дагыстаннарда да ул икенче, төрекләрдә бөтенләй башка. Дини җырларыбыз да төрлечә үсеш алган. Хәзер бит, күрәсез, без татарлыкны читкә, артка чигендереп барабыз, чит илнең үрнәкләре белән тәрбияләнәсебез килә. Шул ук вакытта үзебезнең асыл тәрбия артка кала. Шуңа күрә, менә бу дини җырларны да милләткә таба борсак, хәерлерәк булыр иде.

Син үзең бу эшне башкарасыңмы соң ?

Күпмедер башкарам дип уйлыйм. Концертларда, үткәргән чараларда татарча мөнәҗәтләр башкарам. Бигрәк тә Мәүлид кебек зур дини бәйрәмнәрдә пәйгамбаребезгә багышланган мәдхияләрне көйлим.

Татар әбиләре җырлаган мөнәҗәтләрне синнән ишетеп буламы?

Бар, андыйлар да бар, “Раббым Аллаһ диде Муса”, “Сабырлык мөнәҗәте” дисеңме, саный китсәң, алар берничә. Шул ук вакытта Аллаһы тәгалә турында булган мөнәҗәтләрне еш көйләргә тырышабыз. Әмма безнең яшьләргә хәзер заманчарак ритм белән генә үтеп кереп була. Егет-кызларның фикерләрен дөрес якка бору нияте белән заманча җырларга дини элемент, хәдис-гыйбәраләрне кушабыз. Чөнки көй белән мәгълүмат иясенә тизрәк барып ирешә.

Музыкасы заманча эшләнелгән, сүзләре дини булган җырлар турында сүз барамы?

Әйе, бик дөрес әйтәсез. Чөнки бүгенге яшьләр нинди генә җырлар тыңламый. Хыянәт турында, ярата-ярартмый, дискотекада шыксыз билдән түбән җыр-музыка ишетергә мөмкин. Ә безнең җырларны тыңлагач, халыкта яктылык, нур, илаһи уй-хисләр уяна. Безнең бу иҗатыбыз, дини җыр башкаруыбыз Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән намаз укымаучы, диннән ерагайган кешеләргә дә ярдәм итә ала.

Бәлки, синең җырларны ишетеп ислам диненә иярүчеләр, кабаттан мөселманлыкка кайтучылар да булгандыр?

Аллаһның рәхмәте, андый кешеләр булды. Дини кичәләрдә, концертларда мөселманлыкның асылын аңлатырга тырышабыз. Шөкер, Аллаһы тәгалә турында уйлаучы кешеләр бар, алга таба да андыйлар артыр дип өметләнәм. Бигрәк тә мине бүген татар-мөселман никахларының милли-дини рухта, зурлап оештырылуы шатландыра.

Син үзеңдә никахлар, дини мәҗелесләр алып барасың түгелме?

Әйе. Никахларны хәзер туй форматында йөзләгән халык белән матур итеп алып бара башладык. Безнең дини җырлар әлеге мәҗлесләргә матур гына итеп кереп китте. Чөнки сикертеп, биетеп кешене аздырата торган җырлар урынына, никах табынында үз телебездә дини җырларны җырлау ул татар халкының гореф-гадәтенә туры килә. Безнең башкарулар белеме җитмәгән, исламның төп биш баганасын үтәп бетермәгән мөселманнарга ярдәмлек буларакта хезмәт итә. Бу җырларны дөрес аңлап, татар эстрадасы җырчылары арасында да дини башкаручылар артса, нур өстенә нур булыр иде.

Ислам дине музыка аша халык күңеленә тизрәк керә дисеңме?

Халык күңеле хәзер шуны таләп итә дип уйлыйм. Әлбәттә, тамашачы шаян җырлар белән дә үзләренең кайгыларын баса. Мәсәлән, гадәти эстрада җырлары, бию, күңел ачу җырлары алар кешеләрне ял иттерә ди. Әмма, ял итүнең дә үзенә күрә бит инде рамкасы булырга тиеш. Шуңа күрә, без мөселманнарга Аллаһ дөрес итеп ял итәргә насыйп итсен дибез. Яшьләребезне, үзебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны дөрес юлда, ислам юлында тәрбияләргә насыйп булсын!

Ильяс, синең белән сөйләшкәндә өстәмә сорау туа. Шул ук мөселман яшьләрендә ике төрле караш яши. Ходай каршында милләт түгел, ислам динендә булу мөһим, динилеккә басым ясыйк дип әйтәләр алар. Миллилеккә басым ясарга тиешме без, әллә динилеккәме?

Коръән кәрим китабында әйтелгән: Аллаһы Тәгалә безне төрле халыктан, төрле милләттән яраткан дип. Ни өчен? Бер-беребезне үрнәк, күркәм сыйфатлар белән баетып, аралашып яшәвебез өчен. Без татар, башка кеше үзбәк, икенчесе таджик, урыс, чуаш милләте. Ягъни, без – милләтләр үзебезнең матур сыйфатларыбыз белән бер-беребезне тулыландырырга тиешбез. Монда дин белән милләт бергә үрелеп бара. Без аны оча торган кош шикелле күрергә тиеш. Ике канатлы булганда гына ул оча ала.

Шул ук киемне генә алыйк, татар яшьләренә дә джинс чалбарлар, кыска мини-юбкалар кере китте. Алар каян килгән?! Без башка милләтләрнең кирәк булмаган гадәтләрен үз итеп алганбыз. Ә үзебезнекеләр кая китте, милләтебезнекен кырыйга куйдык, шулай бит. Әгәр тамырларыбыздан аерылсак, үзебезне-үзебез дөрес итеп рекламаламасак, татар-мөселман кыйммәтләрен алга куймасак, безне беркем кайгыртмаячак, хөрмәт тә итмәячәк.

Әйтәбез бит, русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел, икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел. Бүген инде болар гына җитми, инглизчә дә, гарәпчә, төрекчә дә өйрәнү файдалы, чөнки үсеш өчен дөньякүләм аралашу кирәк. Татарның тагын бер мәкале бар: “Татарга тылмач кирәкми”. Без күп телләр белеп татар-мөселманнарны белемле итеп күрсәтә алабыз. Шуңа күрә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бер-беребезне аңлап, шушы тормышта матурлык, гүзәллек белән, Ходай кушканча яшәргә насыйп булсын!

XS
SM
MD
LG