Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә уйгырларга теләктәшлек җыеннары узды


Бремен, Германия, 2015 елның 11 июле
Бремен, Германия, 2015 елның 11 июле

Германиянең берничә шәһәрендә, шулай ук АКШта 2009 елның 5 июлендә Синҗанда һәлак булган уйгырларны искә алу чаралары узды.

11 июль Бремен, Штутгарт, Вольфенбюттель, Көльн, Дюссельдорф, 12 июль Франкфурт шәһәрендә Көнчыгыш Төркестанда яшәүче уйгырларның эзәрлекләнүенә протест чаралары узды.

Ял көннәре дөньяның уйгырлар күпләп яшәгән илләрендә алты ел элек Синҗанда булган канлы вакыйгаларны исә алдылар. Германиянең берничә шәһәрендә, шулай ук АКШта Кытай хакимиятләренең Көнчыгыш Төркестанда алып барган золым сәясәтенә каршылык белдерүчеләр уйгырларга иреклек таләп итеп урамнарга чыкты.

2009 елның 5 июлендә Өремчедә уйгырлар белән хан кытайлар арасында бәрелешләрдә 200ләп кеше, күпчелек уйгырлар һәлак булды, меңләгән кеше кулга алынды. Бәрелешләр Кытайның Гоандонг вилаятендә уенчык җитештерүче бер ширкәттәге низагтан башланды. 26 июньдә анда бергә эшләгән кытайлылар уйгырларга һөҗүм итеп берничә кешене үтергән. Кытайлар үлгән уйгырлар санын өч дип күрсәткән булса, Бөтендөнья уйгыр конгрессы мәгълүматларына караганда, бу сан 20дән дә ким булмаган. Бу хәлгә ачу белдергән уйгырлар Синҗан урамнарына чыккач полиция аларга һөҗүм иткән.

Франкфуртта уйгырларга теләктәшлек белдерергә төрекләр дә чыкты
Франкфуртта уйгырларга теләктәшлек белдерергә төрекләр дә чыкты

XS
SM
MD
LG