Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рәфис Кашаповны яклап пикет үтте


Рәмил Хөсәенов ялгыз пикетта
Рәмил Хөсәенов ялгыз пикетта

15 июльдә Уфада Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән ялгыз пикет үтте.

Пикет “Башкортстан” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда узды. Кырымны аннексияләүгә каршы интернетта тараткан мәкаләләре өчен экстремизмда гаепләнеп узган ел ахырында кулган алынган Рәфис Кашаповны яклаучы пикетчы – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов. Ул “Рәфис Кашаповны – иреккә!” дип язылган шигарь күтәреп торды.

Хөсәенов Азатлыкка: “Халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай: “Халкымны агартам дип үзем керләнеп беттем, дөньяны пакъли алмадым”, дигән. Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе, барыбызга да билгеле шәхес Рәфис Кашапов та татар халкын азатлыкка илтәм дип, үзе азатлыктан язды. Аны экстремистлыкта гаеплиләр. Чынлыкта аны гаепләүдә берниниди дә төпле дәлилләр юк. Чаллыдагы мәхкәмәләрне күзәтеп барабыз. Узган утырышта мин дә катнашкан идем. 16 июль узачак утырышка да Башкортстан татар иҗтимагый үзәгеннән өч вәкил китте. Без Рәфис Кашаповны ирегенән мәхрүм итүне, аңа карата булган басымны барлык татар халкына басым дип кабул итәбез. Мин ялгыз пикетка чыксам да, безнең теләктәшләр күп. Без барыбыз да Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез. Хакимият һәм көч структуралары бу гамәлләре белән беничә кешене сындырып, милли үзаңы булган татарларны куркытабыз дип уйлыйлардыр. Чынлыкта алар бу адымнары белән бездә аларга карата нәфрәт уянуын, мондый кысуларның безне берләштерүен аңлап җитми.” диде.

XS
SM
MD
LG