Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза гаете: Татарстан бәйрәмгә әзер, гарәпләр гает көнен әле белми


Бүген кояш баегач Төркия, Татарстан, Башкортстан мөселманнары Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итә башлый. Гарәпләр исә бәйрәм 18 июльдә дә булырга мөмкин дигән фикердә.

Татарстан һәм башка кайбер җирләрдә Ураза гаетенең көне инде Рамазан башланганчы ук билгеләп куелса, гарәпләр әле бүген дә бәйрәм көне билгеле түгел дип саный. Алар бары кояш баеп айны күргәч кенә мөселманнарга Ураза гаете турында игълан итәргә мөмкин дигән фикердә тора. Әгәр инде яңа ай күренмәсә, тагын бер көн ураза тоту тиеш булачак.

Татарстанда Ураза гаетен ничек алдан билгеләүләре хакында Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил Бикбаев белән сөйләштек.

Равил хәзрәт, Татарстан мөселманнары зурлап иртәгәге бәйрәмгә әзерләнә, гарәп илләрендә исә бәйрәм көне шимбәгә дә туры килергә мөмкин, дип әйтәләр. Ураза гаетен яңа ай күренгәнче хисаплап чыгарып буламы?

– Бу мәсьәләдә галимнәрнең ике төрле фикере бар. Күпчелек галимнәр айның үзен күрергә тиешле, дип саный. Кайберләре пәйгамбәребезнең хәдисләренә таянып, хисаплау рәвешендә дә белеп була, диләр. Бу фикерне инде Шиһабетдин Мәрҗәни дә яклап чыкты. Шуңа, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан бу мәсьәлә хәзер өйрәнелә.

Ә быел Рамазанны билгеләгәндә инде ай иртә белән тула һәм аны җир шарының берәр җирендә күрү ихтималы зур. Җир шарының берәр җирендә инде күренсә, башка җирләрдә дә бәйрәм үткәрергә ярый дигән фикер бар. Кичкә гарәп илләренең берәрсендә айны караучылар аны күрер дип өметләнәбез. Аллаһ насыйп итсен.

– Аны алдан билгеләүнең тәртибе ничек?

– Айның йөреше бит билгеле. Мәсәлән, без уразаны 18 июльдә башладык, ә ай үзе 16сы туды. Әмма аны күреп булмый иде. Шуңа аны 18нә билгеләдек. Ә бүген инде айны ахшам алдыннан күрү ихтималы зур. Гарәп илләрендә ул шул вакытта күренә. Хәтта кайсы җирдә айны ничек күреп булуы турында электрон сайтлар да бар. Шуңа Татарстан голамәләр шурасы Рамазан ае 29 көннән тора дип игълан итте.

Гарәпләр ислам дәүләте булгач, “менә айны күрдек, инде иртәгә бәйрәм” дип игълан итсәләр дә, аларда проблем түгел. Ә бездә бит хөкүмәтебез ял бирә. Алар безне бәйрәм көнен төгәл билгеләүне сорый. Әгәр без икеле-микеле торабыз икән, ул гади халыкка да зыянлы, чөнки күбесе ял алып гаеткә килә һәм бәйрәм итә алуы барысы өчен дә яхшы.

– Татарстан мәчетләрендә гает намазы ничәдә укылачак?

– Сәгать җидедә укылачак. Бәйрәм намазының вакыты өйлә намазына кадәр. Болай кояш чыккач ук укылса, аны иртәнге дүрттә укырга туры килер иде, ә ул вакытта бик сирәк кеше киләчәк. Шуңа, халык күбрәк мәчеткә килсен өчен, мөфти тарафыннан сәгать җидегә биглеләү турында карар чыгарылды.

– Гает җомгага туры килсә, җомга намазы укылмый дигән фикер дә йөри.

– Юк. Дүрт мәзһәбтә дә укыла, дигән. Кайбер хәдисләрдә укылмау әйтелә, әмма аны галимнәр зәгыйфь дип саный. Дөрес булса да, ул ерактагы кешеләргә генә кагыла. Пәгамбәр үзе җомганы укыды. Шуңа ул бөтен мәчетләрдә дә укылачак.

Равил Бикбаев ураза гаетен билгеләү турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:58 0:00
йөкләү

Акъярда Ураза гаете ял көне дип игълан ителде

Ураза гаете Акъяр (Севастополь) шәһәрендә ял көне итеп билгеләнде. Бу хакта шәһәр башлыгы Сергей Меняйло узган чәршәмбедә фәрман чыгарды.

"Ураза-бәйрәм уздыру белән бәйле рәвештә, бу бәйрәмнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Акъяр шәһәре җирлегендә 2015 елның 17 июлен бәйрәм көне дип игълан итәргә", диелә шәһәр сайтында дөнья күргән указда.

Шәһәр башлыгы төрле ширкәт хезмәткәрләренә, эшчеләренә бу көнне ял бирергә киңәш итә.

Әйтергә кирәк, аннексияләнгән Кырымда Ураза гаете былтыр ук ял көненә әйләндерелгән иде. Быел Кырымнан аерым идарә ителүче Акъяр шәһәрендә дә мөселманнар бәйрәмен ял көне дип игълан иттеләр.

Русиянең берничә төбәгендә мөселманнар өчен әһәмиятле көннәр – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре әле 1992 елда ук ял көннәре итеп билгеләнгән иде. Алар арасында – Башкортостан, Татарстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, Адыгея, Дагыстан, Чечен һәм Ингушетия республикалары.

XS
SM
MD
LG