Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта татарча өйрәнәм дисәң


Яңа татар сайтлары ясаудан кала булган татар сәхифәләрен популярлаштыруга да игътибар булырга тиеш дип саныйм. Шуңа бәйле рәвештә, кулланылышта кулай булган сайтларга кыскача күзәтү ясап үтәсем килә.

"Туган тел" татар корпусы – web-corpora.net​

Әлеге сайт филологлар, лингвистлар, типологлар, галимнәр, тәрҗемәчеләр һәм, гомүмән, тел, бигрәк тә татар теле белән кызыксынучылар өчен актуаль була ала. Бу сәхифә Русия фәннәр академиясе президиумының "Корпуслы лингвистика" фундаменталь тикшеренүләр програмы ярдәмендә эшләнгән. Анда шулай ук башкорт шигърияте корпусы да тупланган.

​Тәрҗемә факультетында укучы студент буларак, тәрҗемә процессында бу сайтларның кулай якларын билгеләп үтәсем килә. Еш кына тәрҗемә барышында, тәрҗемәчегә, синонимик рәттән, үзенә кирәк эквивалентны сайлап алырга кирәк була.

Мисал итеп, рус телендәге “Душа” сүзенең татар теленә тәрҗемәсен карарга мөмкин. Әлеге сүзнең татар теленә тәрҗемәдә, контекстка карап, “күңел, җан, йөрәк, үзәк, калеб” дигән вариантлары очрарга мөмкин. Кайсы очракта нинди сүзне сайларга соң дигән сорау туа.

Бу сорауга җавап табарга безгә “Туган тел” корпусы ярдәм итә ала!

Сайтның эзләү юлына “күңел” һәм “җан” сүзләрен кертәбез һәм аларның кулланылыш ешлыгын ачыклыйбыз. Шулай итеп без "Күңел" сүзенең 1697, Җан сүзенең 1487 мәртәбә кулланылганын беләбез. Моннан нәтиҗә ясап, әдәби телдә “күңел” сүзе ешрак кулланганын ачыклыйбыз.

Шулай ук бу сайтта кайсы сүзнең сүз башында, ахырында яки уртасында ешрак килүен карага да була: "күңел" сүзе, сүз җөмлә башында 4176, җан сүзе 1656 мәртәбә кулланылган.

Шулай ук җан сүзенең ешрак “җан иясе” дигән контекстта кулланылуын күрәбез, Ә күңел сүзе “күңелле” сыйфаты рәвешендә актив.

Татар сөйләмнәре харитасы – atlas.antat.ru

​Әлеге сайтның чит телләрдә аналоглары юк. Ул тел белгечләре, тәрҗемәчеләр өчен кызыклы булырга мөмкин. Бу сайтта Русиядә яшәүче татарларның, татар авылларының бер өлеше диалекталь аспектта өйрәнелеп кертелгән.

Үз эченә лексика, фонетика, морфология, синтаксисны алган 215 сораудан торган гомум сораштыру буенча төзелгән. Сорауларга жаваплар картага төшерелеп, интерактив формада күрсәтелгән. Мәсәлән, лексика өлешендә, 125нче харитада, без ишегалды сүзенең 15 төрле вариантын күрә алабыз: ишегалды, кура, өйара, кәртә, йорт һәм башкалар. Ә фонетика өлешендә 15нче харитада “инә” сүзенең төрлечә әйтелү күренешенә тап булабыз. (Мин үзем Казанда туып үссәм дә, әби-бабаем Башкортстаннан. Шуңа күрә мин “инә”не “энә” дип әйтергә ияләшкән). Шулай итеп телнең җирлеккә карап ничек үзгәрүен карарга була.

Әлеге сайтның берничә кимчелекле ягын да ассызыклып үтәсем килә. Сораштыру инде күптән алынган булганга, кайбер әйберләр хәзерге чынбарлыкта булганнарга туры килмәскә мөмкин. Әлбәттә, атласка бөтен авыллар да кертелмәгән, сораштыру алынган вакытта зур һәм кеше күп яши торган авылларга өстенлек бирелгән. Моннан тыш, төрле җирлектәге татарларның традицион үзенчәлекләрен дә билгеләп узарга булыр иде.

Ана теле – anatele.ef.com

​Әлеге сайт татар телен үзлектән өйрәнүчеләр өчен бик файдалы һәм уңайлы булыр. Анда һәркем электрон адресын теркәп, кыска гына вакыт эчендә теркәлү үтә ала. Сайт кунакларына, ягъни укучыларга, төрле күнегүләр тәкъдим ителә. Шулай ук сайтта татарча кыска видеороликлар карау, яки аерым сәгатьләрдә укытучылар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар. (Укытучылар Казан федераль университетыннан).

Ә менә видеоларның кайберләре татар телен яхшы белүчеләр өчен бик кызык булып тоелырга мөмкин. Артистлар сүзләрне сузып, җөмләне тутырып, инде телдән төшеп калган һәм актив сөйләмдә кулланылмый торган сүзләр кулланып сөйләшә. Шулай да телне өйрәнүчеләр өчен бу бик кулай.

Сайтка теркәлүчеләр телне белү дәрәҗәсен сайлый алалар, күнекмәләрне дөрес үтәп барган саен телне белү дәрәҗәсе арта. Сәхифә бик сыйфатлы башкарылган, ул кулланылышта уңайлы һәм күзгә рәхәт.

Сайтның барлык кулланучылар өчен дә бушлай булуы шатландыра. Ләкин интерфейста (ягъни төп биттә) сайт белән танышу, сайт турында мәгълүмат юк диярлек. Теркәлү өч телдә: Татар, рус, инглиз телендә генә башкарыла. Шуңа да карамастан, мондый сайт татарларага бик кирәк. Татар телен өйрәнүдә һәм саклап калуда ул төпле нигез була ала.

Татар теленә ихтыяҗ арткан саен, интернетта татар сайтлары артачак, татар сайтлары арткан саен, ихтыяж барлыкка киләчәк.

Таныш бул һәм рәхим итеп куллан.

Зөләйха Камалова Казан

XS
SM
MD
LG