Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәчәтләрендә Ураза бәйрәм намазлары үтте


Акмәчеттә Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

17 июльдә Кырым мәчетләрендә Ураза бәйрәме намазлары үтте. Шундый бәйрәм намазы беренче тапкыр Карасубазарда 2015 елда төзелгән яңа мәчеттә узды.

Бу намазда шәһәрдә яшәүче мөселманнар, күбесенчә кырымтатарлар катнашты. Бәйрәм намазы алдыннан шәһәр мәчетенең Төркиядә укып килгән яңа баш имамы Сервер әфәнде Ураза бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. Аннары, сөйләгәннәрен, кырымтатарча аңламаган яшьләр дә бар дип, урысчага тәрҗемә итеп сөйләде. Моңа риза булмаган берничә мөселман мәчеттән чыгып китте. Ә тагын берсе урысча сөйләү нигә кирәк дип урыныннан торып басты. Шулай да, бәйрәм намазын имам башлап алып барды.

Намаздан соң мөселманнар мәчет ишегалдында куелган сәдака тартмасына үз сәдакаларыны салды.

Гадәттәгечә, намаздан чыгып мөселманнарның бер өлеше зиратларны зиярәт итеп, мәрхүм туганнарын искә алып, аларның каберләре башында да белгән догаларын укып Аллаһ тәгаләдән аларга Ураза бәйрәмендә укылган догаларны җитештерүне, бәян итүне сорадылар.

19 июльдә Ураза бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларының Акмәчеттә Гагарин паркында үзачагы игълан ителде. Моны Кырым мөфтияте, хакимияттә эшләгән кырымтатар түрәләре оештыруы билгеле.

XS
SM
MD
LG