Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмәрдән Рөстәме Украина сугышыннан Сүриягә китәргә җыена


Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

Украинаның көньяк-көнчыгышында Мәскәүгә йөз тотучы сепаратистлар ягында сугышкан Рөстәм ноябрь аенда Сүриягә китәргә җыена.

Тумышы белән Шәмәрдәннән булган татар егете Рөстәм узган елның октябрь аеннан бирле Украинаның көньяк-көнчыгышында сугышта. Кремль үз гаскәрләренең Украинага кергәне юк дип белдереп килгәндә, Рөстәм Азатлыкка алар бер атнага керәләр, аталар-аталар да, кире Русиягә чыгып китәләр дип сөйләде. Аның сүзләренчә, Мәскәү өйрәтүче-инструкторларны да Украина көньяк-көнчыгышына җибәреп тора. Көзгә Рөстәм Русиядәге "Шәхси хәрби компания" аша Сүриягә китәчәген белдерде.

– Тумышың белән кайсы яктан?

Татарстанда туып үстем, Саба районының Шәмәрдән авылыннан.​

Мәктәпне бетергәч берәр кайда укыдыңмы?

– Мин тугызынчы сыйныфны бетергәч хәрби белем алырга теләгән идем, әмма барып чыкмады. Минем белем ягы бик үк әйбәтләрдән түгел. Аннары элемтәләр урнаштырып монда килдем.

– Син Украинаның көньяк-көнчыгышында кайчаннан бирле соң?

– Октябрьдан бирле.

– Хәзер ничә яшь инде?

– Күптән түгел генә 25 яшь тулды.

– 25 яшькә кадәр кайларда булдың?

– Шул хәрби эшләр белән инде, контрактлар төзеп, нитеп дигәндәй. (Рөстәм телефоннан сөйләшкәннән соң Вконтакте аша 2009-10 елларда Йошкар Оладагы ракета дивизиясендә хезмәт итүен, аннан соң ярты ел ял иткәч килешү нигезендә 2011-2014 елларда Чечняда булуын язды). Миңа хәрбиләр тормышы ошый. Башта мин контракт белән Чечнядә булдым. Аннан бөтен бу әйбер (Украинадагы хәрби низаг) башлангач, мине дә җибәрегез дип сорадым. Алар миңа "офицерларны гына җибәрәбез, гади рядовойларны җибәрмибез" дип әйттеләр. Шуннан соң мин контрактны өзеп, өйгә кайттым. Аннан бөтен әйберләрне җыеп үз теләгем белән монда (Украинага) килдем.

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Чечняда кайда хезмәт иткән идең?

– Грозныйда.

– Әниләрең белдеме соң Украинага киткәнеңне?

– Башта белмәделәр. Әти дә, әни дә "Газпром"да эшли. Алар башта мине эшкә урнаштырабыз дип йөрделәр. Мин качып китеп йөрдем. Алар хәрби эштән курка, сугыш, атышлар була калса, үлсә дип. Мин аларга: "Төньякка эшкә китәм, күп акча эшләп сезгә дә җибәрермен", дидем. Без сугышның кайнар урыны булган Широкинога кергәч, анда Русия телевидениесе килгән иде. Алар мине кадрга эләктереп алганнар, әни күргән. Шуннан шалтыратып миңа акырды. Ачулана инде, мин бит аңа эшкә барам дип әйтеп киттем.

– Син ничек барып җиттең анда? Үз юлың белән барып төштеңме? Кемнәр каршы алды?

– Мин башта Вконтакте-да малайлар белән языштым. Интернетта таптым да, алардан кешеләр кирәкме дип сорадым. Алар кирәк дип әйтте. Мин поездга билетлар алдым да шул көнне килеп җитәчәкмен дип яздым. Ростовка килеп җиттем дә шунда ук Луһанскига киттем. Алар мине Луһански автовокзалында каршы алдылар.

– Сине каршы алучылар татар малайлары, мөселманнар идеме? Әллә руслармы?

– Алар руслар иде. Үзләре Мәскәүдән, монда Украинага килеп җирле халыкны сугышырга өйрәтүчеләр. Монда беркем дә сугыша белми, рус офицерлары килеп аларны өйрәтә. Менә мине алар каршы алды.

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Бу офицерлар контракттагы хәрбиләрме?

– Әйе. Алар рәсми рәвештә Путин фатихасы белән килгәннәр.

– Алар сине дә сугышырга өйрәттеме? Әллә тәҗрибәң бар идеме инде?

– Минем тәҗрибә бар инде. Күп җирләрдә булган бит инде мин. Теорияләрне бөтенесен белә идем. Барыбер белмәгән әйберләрне шулай ук өйрәтә иделәр.

– Бу өйрәтүче офицерлар күпме анда?

– Бер бригадага бер офицер. Мисал өчен, мин башта Александр Мозговойның "Призрак" бригадасына күзләүгә (разведка) килдем, анда берәү Русиядән иде. Ул безне бөтен нәрсәгә өйрәтте. Аннан Мозговой үлгәч, безнең проблемнар башланды да, мин Донецкига, 1нче Семеновски батальонына киттем. Анда шулай ук Русиядән өйрәтүче инструктор бар иде.

– Бригадада үз теләкләре белән килгән ничә солдат бар?

– Русиядән килүчеләр 15ләп, калганнары җирле халык инде.

– Алар үз теләкләре белән килүчеләрме?

– Әйе. Әгәр Путин (хәрбиләрне) җибәрә икән, аларны бригада белән генә тыгалар, анда җирле сугышучылар эләгә калмый. Бригада килде, атты һәм кире Русиягә китте.

– Алар килеп ата һәм чикне чыгып та китәме?

– Әйе-әйе! Алар эшлисе эшләрен эшлиләр дә, шунда ук чыгып та китәләр. Алар бер атнага, ротация белән килә.

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Син хәзер кайсы шәһәрдә?

– Донецки районында Широкино тирәсендә, дөресрәге Мариуполь ягындарак.

– Соңгы бер атна эчендә сугышлар, атышлар буламы?

– Мин ялда идем, менә июльнең 7ме, 8ме килдем. Бүгенгә кадәр бер тапкыр да атканым юк әле. Мински килешүләре диләр, аннары авыр артиллерия, танклар һәм гаубицаларны 3 чакрымга чигендерделәр. Хәзерге вакытта атарга ярамый.

– Соңгы бер атна эчендә кайбер шәһәрләрдә, Донецки ягындарак атышлар да бара дигән хәбәрләр булды.

– Әйе, аэропорт якларында, анда җирле кешеләр түгел, ә Сүриядән һәм башка илләрдән ялланып сугышучылар аталар.

– "ДНР" ягынан да атулар бар дип әйтәләр.

– Әйе инде, аталар. Әгәр хәзер миңа, минем якка таба ата башлыйлар икән, фәрман бармы-юкмы, мин карап тормыйм, шулай ук атачакмын. Алар миңа ата икән, нигә мин атмаска тиеш әле?

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Син нигә Донбасска килергә булдың? Күңелең нигә анда тартты?

– Күңелем түгел инде. Интернетлардан карап... Фашизм бит инде. Үлеп бетмәгән гитлерчылар, бандеровчылар, мин менә шулар белән сугышырга килдем. (Рөстәм, гомумән, Русия телевидениесе тараткан терминологияне куллана - редакция)

– Алар үз җирләрен саклый бит, һәркемгә үз җире якын булган кебек.

– Бу сүзләр дөрес түгел. Алар Киевның теге ягыннан. Донецки һәм Луһанскида безнең кешеләр, алар русча сөйләшәләр. Хохолча сөйләшә торганнар юк монда. Алар үтереп, нитеп аларның җирләрен алырга дип килгәннәр монда.

– Син ислам динендә күптәнме инде?

– Мин алты яшьтән 11 яшькә кадәр мәчетләргә йөрдем. Гарәпчә яза белә, укый ала идем. Аннары проблемнар чыгып, вакыт та булмады, укый да алмадым. Бөтен нәрсә онытылып бетте инде. Минем мәчеткә йөри торган, кичке намазларны үзләре укый торган иптәш малайлар бар. Алар мине озатып калганда "Ислам дине" дигән китап биреп җибәрделәр. Хәзер шуны укып ятам.

– Бүген күңелең ничегрәк, исламдамы?

– Әлбәттә, ислам юлында.

– Син Путинның "урыс дөньясы" өчен сугышып йөрисең булып чыга. Бу яктан караганда, син дөрес юлда булып чыгасыңмы соң?

– Монсын дөп-дөрес итеп әйтәм, минем монда сугышуым ул дөрес әйбер. Мин монда күпме мөселманнарны күрдем, шул ук чеченнар, азәрбайҗаннар һәм башкалар. Күпләгән илләрдән бар монда. Алар ополчение ягында, берсе дә исламны онытмый, намазларны укыйлар.

– Русиядә мөселманнарның ирекләре кысыла. Әле яңа гына Ураза гаетләре булып узды. Мәскәүдә мәчетләр булмаганга, кешеләр урамда намаз укырга мәҗбүр. Русия җитәкчелегенең сәясәте исламга карата уңай түгел бит.

– Ул хакта да ишеткәнем бар. Бездә дә, Казанда да әйтәләр инде, теге елларда мөселманнарны үтереп, нитеп...

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Украинадагы хезмәтең өчен түләделәрме?

– Түлиләр дип, мин монда бернинди документлар да имзаламадым. Минем фамилия, исемем һәм әтиемнең исеме юк. Минем турында бернинди мәгълүмат та юк, мин булышырга гына килдем. Миңа безнең җитәкчеләр киемгә, ашарга һәм күңел ачарга акча бирә иделәр. Болай рәсми алганым юк.

– Русия акчасы – рубль бирәләрме?

– Әйе.

– Бу акчаларны Мәскәүдән җибәрелгән өйрәтүчеләр бирәме?

– Монда бронированный машина килә, туп-тулы ул һәм шулай өләшеп йөри көн саен.

– Ул машина Русия ягыннан керәме?

– Менә ансын белмим.

– Русия ягы Украинада солдатларыбыз юк, ярдәм юк, өйрәтүчеләр юк дип әйтеп килә, ә синең сүзләреңә караганда, Путин анда солдатларын да җибәреп тора булып чыга.

– Әйе инде. Узган ел бөтен әйбер башланганда украиннар Таганрог шәһәре аша Русиягә керергә теләде бит. Мин монда Украинага килгәндә күрдем, Таганрогта рус авылы ул, аңа миналар килеп эләккән. Атышканнар, җимерелгән өйләр дә бар.

– Хәзер Украинада Татарстаннан, Саба якларыннан ничәләп кеше бар дип уйлыйсың?

– Саба районыннан мин үзем генә. Ә Татарстаннан 100-150 кеше бар. Күпмесе татар икәнне әйтә алмыйм, чөнки алар белән сөйләшмим. Минем янга төрле хәрби бүлекләрдән малайлар килә һәм алар бездә шулай ук Казан малайлары бар дип әйтә. Күп монда татарлар. Мин монда үзебездә (Мариуполь ягында) февральдән бирле. Без барлыгы 40 кеше һәм мин бердән-бер татар, калганнары җирле халык.

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Син монда калмыйм дисең. Кая юл тотмакчы буласың соң?

– Хәзер кайтып китеп, аннары берәр шәхси хәрби компания (Рөстәм аны "Частная военная компания Путина" дип сөйли) аша Сүриягә барырга телим.

– Бу нинди компания соң? Аңлат әле?

– Диверсантлар, күзләүчеләр, контрразведка... Яхшы сугыша торган кешеләр инде алар. Аларны сайлап алып, Сүрияне сакларга җибәрләр.

– Син андый компаниянең барлыгын каян таптың?

– Интернетта таптым. Анда видеолар да бар. Бер малай миңа: "Сине дә шунда чакырабыз", дип язган иде.

– Бу компанияне Русия хөкүмәте, Кремль күпмедер финанслый дип уйлыйсыңмы?

– Бу компанияне Путин үзе оештыра инде хәзер.

– Сүриягә кайчанрак китәргә планлаштырасың? Аңа кадәр Шәмәрдәнгә кайтасыңмы соң?

– Шәмәрдәнгә кайтам башта, йөргән кызым белән, аның укулары башланганчы, ял итеп кайтырга телим. Аннары укулары башлангач, сентябрь ахырларында китәм.

– Сүриягә китүеңне дә шушы син әйткән "компания" җайлаячакмы?

– Шушы компания хәзер кеше җыя. Яңа килгәннәрне өйрәтәләр. Безне ноябрь башында җибәрәләр.

– Яңа килгәннәрне кайсы шәһәрдә өйрәтәләр?

– Краснодарда. Бөтен өйрәтүләр дә шунда бара.

– Башта син Краснодарга килеп өйрәнергә тиеш буласыңмы?

– Мин 30 июньдә барып кайтым һәм ату, чабу, кул сугышыннан бөтен нормативларны да бирдем. Алар: "Әгәр күбрәк өйрәнергә теләсәң, кил, ә октябрь башында китәргә әзерләнә башлаячакбыз", дип әйттеләр. Киенергә, автоматлар һәм башка кирәк-яраклар алырга барырга кирәк була инде.

– Аннан сезне Сүриягә ничек җибәрәчәкләр, поезд беләнме әллә очкыч беләнме?

– Ансын белмим.

– Сезнең кебек яшь егетләрне Сүриягә сугышка җибәрү Путинга нигә кирәк дип уйлыйсың?

– Сүрия хәзер яртылаш безнең ил инде ул. "Ислам дәүләте" хәзер Сүрия аркылы безгә үтеп керергә тели. Хәзер анда да сугышлар бара. Русиягә алар чик аша кермәсен дип әйтәләр инде. Безне сугышырга-нитәргә җибәрмиләр, ә карарга гына җибәрәләр. Керәләрме алар, юкмы? Ничә кеше алар? Без бу ягын тикшереп хисап биреп торачакбыз. Кремльгәме анда, ансын белмим инде мин.

– Син хәрби күзләү белгече булып чыгасыңмы?

– Без аны контрразведка дип әйтәбез. Вазгыять катлауланса, без чыгып китәбез, карыйбыз һәм (өстәгеләргә) хәбәр итәбез. Сугыш башланганда без аларга сулга, уңга, алгарак, арткарак дип әйтеп торабыз.

Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды
Фото Рөстәмнең Вконтактедагы битеннән алынды

– Син Рөстәм исемле татар малае. Читтә сугышып йөрисең, Татарстанда калсаң, өлешең анда күбрәк кергән булыр иде.

– Хәзер мин Сүриягә китәм. Алла сакласын, Татарстанда бер-бер нәрсә була башласа, мин Сүриядә ятмаячакмын, үз илемне сакларга кайтачакмын. Минем шәһәрне бомбага тота башласалар, атышсалар, миңа Сүриянең нигә кирәге бар?

– Күңелең белән Татарстанның бәйсезлеген телисеңме соң? Татарстан бәйсез була аламы?

– Юк, берничек тә була алмый. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм.

– Татар халкының үзе тапканга үзе хуҗа булуын телисеңме?

– Ничек әйтим... Татарстан, шул ук Шәмәрдән. Әнинең проблемнары булган, кибет ягында аңа этләр ташланган. Беркем дә әнигә булышмаган. Бүген ул миңа, кешеләр карап торды да китеп барды, дип язды. Татарстанда безнең халык үзе өчен генә яши, калганнар аны кызыксындырмый.

* * * *

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга һәм Башкортстанга кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә җәйдән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип чаң сугып торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

Азатлык белән сөйләшкәндә Рөстәм телгә алган "Шәхси хәрби компания"ләр булдыру турында сүзләр Русиядә 2012 елдан бирле йөри. Ул вакытта Русия президенты Владимир Путин мондый шәхси хәрби компанияләр булдыру идеясен хуплап "дәүләт турыдан-туры катнашмыйча да ил мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен аның бер җайлы юл булачагын" белдергән иде.

2014 елның июнь ахырында Русиянең саклану министрлыгы һәм Дума тепутатларының шәхси хәрби компания турында канун әзерләве турында да хәбәрләр булды. Бу канун өлгесе авторлары документ кабул ителгән очракта, дәүләтнең хәрби көчләрен юридик һәм сәяси яктан куллану кыен булганда, хөкүмәттән тыш хәрби оешмалар Русиянең чит илләрдәге теләкләрен тормышка ашыра алачак дип белдерде. Бу канун әлегә кабул ителмәсә дә, Рөстәм сүзләренә караганда, чит илләрдә төрле хәрби операцияләр үткәрү өчен, шәхси хәрби компанияләр үз эшләрен инде башлаган да булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG