Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митрополит Феофан vs. мөфти Сәмигуллин: Өммәтне туплауда кем остарак?


Митрополит Феофан (с) һәм Камил Сәмигуллин
Митрополит Феофан (с) һәм Камил Сәмигуллин

Татарстанга митрополит итеп билгеләнгән Феофанның православларны дингә җәлеп итү чаралары шактый булуы ачыкланды. Азатлык төрле чыганакларга таянып, Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның өммәтне туплау осталыкларын барлап чыкты.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан:

Тәҗрибәле җитәкче. Аңа 68 яшь. Дин тыелган совет чорында Израил, Сүрия, Африка, соңрак Кавказ төбәкләрендә эшләгән.

Оештыру һәм ораторлык сәләте зур. Сембердә эшләгән бер ел эчендә генә дә ул күпсанлы чиркүләрне төзекләндерә алган, өлкәгә 400 ел эчендә беренче мәртәбә урыс патриархын китергән.

Митрополит Феофан губернатор Сергей Морозов белән Казанга китү алдыннан үткәргән хушлашу гыйбадәтендә, Ульяновск, 19 июль 2015 ел.
Митрополит Феофан губернатор Сергей Морозов белән Казанга китү алдыннан үткәргән хушлашу гыйбадәтендә, Ульяновск, 19 июль 2015 ел.

Журналистларга ачык. Заманча технологияләр белән эш итәргә ярата. Аның матбугат очрашулары Youtube сәхифәсендә турыдан-туры алып барыла. Урыс православ чиркәвенең ВКонтакте челтәрендәге "Атакай онлайн" ("Батюшка онлайн") проектында сорауларга видеоҗаваплар бирә.

Дипломатик эш тәҗрибәсе зур. Аны "митрополитрук" дип тә йөртәләр. Сембердә эшләгән бер елда җирле губернатор Cергей Морозов белән дуслашып, аны чиркәү чараларына китертә алган. Чечняда эшләгәндә президент Рамзан Кадыйров белән дә уртак тел тапкын.

Яңа буынга багышланган конференцияләрдә актив катнаша, күңел ачуга корылган телевизон тапшыруларда чыгыш ясый.

Сембердә чиркәү каршында епархиаль православ яшләр клубы белән эш итә.

Спорттан, заманча шаукымнардан читләшми, картинг ярышларында катнаша.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин:

Татарстан мөфтияте тарихында иң яшь мөфти. Аңа бары 30 яшь. Күп вакытын китап укып, белем алып үткәрә. Китапханәдә еш булуы әйтелә. Элекке татар дин белгечләре тормышы белән кызыксына.

Камил Сәмигуллин телефоннан майлайга нәрсәдер аңлата
Камил Сәмигуллин телефоннан майлайга нәрсәдер аңлата

​Идарә итү тәҗрибәсе җитеп бетми. Журналистларга ачык түгел.

Яшьләрне үз артыннан тарту өчен заманча технологияләргә зур игътибар бирә. Былтыр Кол Шәриф мәчетендә Ураза гаетендә мөнбәргә планшет белән чыккан Русиядәге беренче мөфти булды. Инстаграм, Твиттер сәхифәләрен алып бара.

Мөфтилеккә керешкәндә урысча гына сөйләшсә, хәзер татар телен шомартты. Районнарда чыгышларын татарча ясарга тырыша. Apple һәм Google ширкәтләренә хат язып, аларның эшләү системын татар теленә тәрҗемә итүләрен сорарга җыенуын әйткән иде.

Ислам сайтларында блоглары бар. Укучыларның сорауларына җавап бирә.

Татарчадан тыш төрек, гарәп, урыс телләрен белә. Ораторлык осталыгы камилләшеп килә.

Яшьләр өчен ислам җәйләвен оештыруда катнашып йөрде.

Гаилә мөнәсәбәтләре нигезе турында дәресләр алып барды.

Bayat al-Hikma дигән интернет мәдрәсә булдырды.

XS
SM
MD
LG