Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Мөнәҗәт бәйрәме узды


Елена Вәлиева бу бәйрәмдә иң яшь башкаручы иде
Елена Вәлиева бу бәйрәмдә иң яшь башкаручы иде

Бәйрәмдә Төмән өлкәсендәге мөнәҗәт әйтү осталары катнашты. Өлкәннәрдән ишетеп калган, яисә язып алган борынгы мөнәҗәтләрне һәркем булдыра алганча башкарды.

Өлкә татар Конгрессы башлап җибәргән бу бәйрәм киләсе елга бәйге рәвешендә үтәчәк дип хәбәр итте оештыручылар.

19 июльдә бәйрәм башланыр алдыннан Татар мәдәният үзәгендә рәссам Әлфия Мөхәммәтованың ислам темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә ачылды. Аннары Мөнәҗәт бәйрәме башланды.

Бәйрәмне оештыручы – Төмән өлкәсе татарлары конгрессны башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров: "Без гореф-гадәтләребезне яңадан кире кайтару өчен тырышабыз. Онык әбисен, әни әнисен аңлаганда гына татарның алдагы көне булыр. Башлап җибәргән бәйрәмебезне алдагы көндә дә дәвам итәрбез. Әкрен генә үзгәрешләр бара бездә. Искитәрлек нәрсәләр була башлады. Мәсәлән, быел өлкә Сабантуе Рамазан аеннан соң булды. Ә элекке елларда аңа игътибар итүче дә юк иде. Бу инде аңлау башланды дигән сүз", диде.

Әлфия Мөхәммәтова исламга багышланган рәсемнәре белән таныштыра
Әлфия Мөхәммәтова исламга багышланган рәсемнәре белән таныштыра

Мөнәҗәтләр бәйрәмендә өлкә фольклор фестиваленең “Бәетләр.Мөнәҗәтләр” номинациясендә катнашкан өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты. Өлкәннәрдән ишетеп калган, яисә язып алган борынгы мөнәҗәтләрне һәркем булдыра алганча башкарды.

16 яшьлек Елена Вәлиева: "Мөнәҗәт әйтү миңа бик ошый, бу халык иҗаты белән авылыбыздагы ансамбльгә йөргәндә таныштым, хәзер ул таркалды, ә мин җырлавымны дәвам итәргә уйладым. Яңа мөнәҗәтләр эзлим, табып шуларны башкарам. Быел өлкә фольклор фестивалендә беренче урын алдым", диде.

Клара Кучковская бала чагыннан ук бәет-мөнәҗәтләр яратуын, аларны гел тыңлап үсүен, хәзер шуларны күңел түреннән чыгарып, онытылган җирен килештереп халыкка тәкъдим итүен белдерде.

Бәйрәмдә катнашучылар
Бәйрәмдә катнашучылар

XS
SM
MD
LG