Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ШОC һәм БРИКСның яшьләр форумы башланды


Уфада БРИКС һәм ШОС илләренең яшьләр форумы уза
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

26 июльдә Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең яшь лидерлары форумы башланды. Анда 20-25 яшьтәгеләрнең йөзгә якын рәсми лидерлары катнаша.

Форумда Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан килгән 20-25 яшьтәге йөзгә якын яшьләр лидерлары катнаша. 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк чарада БРИКС илләре яшьләренә визасыз йөрү, ШОС һәм БРИКС илләренең халыкара эксперт үзәге төзү, Русия һәм Һиндстан яшьләре арасында алмаш проектлар булдыру кебек мәсьәләләр каралачак.

Төп эш юнәлеше – яшьләр арасында иҗтимагый һәм финанс контактлар урнаштыру һәм уртак проектлар эшләү.”Русия БРИКС рәисе булган вакытта без мөмкинчелектән файдаланып, күбрәк уртак проектлар булдырырга тырышачакбыз. Чарада Русиянең иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгән иң актив яшьләре катнаша. Алар бизнес, сәясәт, дипломатия белән шөгыльләнүчеләр. Безнең максат – аларга аралашу, тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен мөмкинчелекләр тудыру”, диде форум алдыннан журналистларга Русия Яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий.

Чарада катнашучылар БРИКС исеменең баш хәрефләре буенча оештырылган биш юнәлешнең берсенең эшендә катнаша ала. БРИКС аббревиатурасы буенча алар: B – business (бизнес), R – responsibility (җаваплылык), I – Innovation (инновацияләр), C – cooperation (хезмәттәшлек), S – science (фән). Форум яшьләр эшләре буенча тәҗрибә туплауга ярдәм итәр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG