Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дөнья су спорты чемпионаты дәвам итә


Казанда Су спорты дөнья чемпионаты дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

26 июльдә Казанда 16нчы тапкыр оештырылган Су спорты дөнья чемпионаты дәвам итте. Казан-Аренада синхрон йөзү ярышлары үтсә, су спорты төрләре сараенда исә суга сикерү ярышлары оештырылды.

Казан-Аренада иртән һәм көндез синхрон йөзүдә хатын-кыз дуэтлар һәм хатын-кыз төркемнәренең сайлап алу ярышлары үтте. Бу сайлап алуларда Русия хатын-кызлары такымнары төгәл чыгышлары белән аералап торды. Шунысын да әйтергә кирәк, Русия синхрон йөзүчеләре төркемендә Лилия Низамова исемле татар кызы да чыгыш ясады.

Төштән соң исә хатын-кыз дуэтлар арасында финал ярышлары үтте. Алдан көтелгәнчә, 95,5 балл җыйган Русия такымы кызлары Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина беренче урынны алды. Икенчедә 93,3 балл җыйган Кытай, өченчедә 92 балл белән Япония кызлары.

Быел Дөнья чемпионатларына беренче тапкыр кертелгән ир-ат һәм хатын-кызлар катнаш синхрон йөзү дуэтында исә, аз гына аерма белән АКШ җыелмасы Русиянең Александр Мальцев һәм татар фамилияле Дарина Вәлитова парын артта калдырып тарихта беренче тапкыр бу төрнең җиңүчесе булды. Бронза исә Италия парына эләкте. Финалга чыгып болай да зур уңышка ирешкән Төркия җыелмасы исә ахыргы алтынчы урында калды.

Спортның су төрләре сараенда исә, иртән ир-атлар арасында 10 метрдан сикерү һәм хатын-кызлар арасында 1 метрдан сикерү буенча сайлап алу ярышлары үтте. Кичен исә, ир-атлар 10 метрдан синхрон сикерү буенча финалда ярышты.

Бу төрдән ярышуда Русия такымыннан тагын бер татар фамилиле спортчы Виктор Миңнебаев һәм Роман Измайлов уңышка ирешеп бронза медаль яулады. Икенче урында мексикалы Иван Гарсиа һәм Герман Санчес, ә алтын медальгә исә зур аерма белән көндәшләрен артта калдырган Кытай спортчылары Чэнь Айсэнь һәм Линь Юэ лаек булды.

XS
SM
MD
LG